«Библиотөн»
Теркәлү кирәк
27-29 май көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Библиотөн» узачак. Килүчеләрне 27 майда билгеләп үтелүче Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган махсус программа көтә.
Өч көн дәвамында казанлылар һәм шәһәр кунакларын «Китаплар китабы» күргәзмәсен ачу, китапларның бәяләрен төшереп сату, «Читашки» һәм «Укымыш» клубларының очрашулары, балалар өчен «Китапстан» китап марафонын тәкъдим итү, комикслар һәм локаль мәдәният турында лекцияләр, шигъри перформанс, шулай ук Sak-Sok музыкаль импровизациясе, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышы турында «Дезадаптация» дигән документаль иммерсив спектакль, буккросинг һәм «Китапханәдә төн» дигән экскурсия көтә.
Һәр көн буенча тулы программа Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында урнаштырылган. Күп чараларга теркәлү кирәк.
Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк