Логотип
Хәбәрләр

Бүген - премьера!

Студиянең беренче эше Габдулла Тукай иҗатына багышланган.

Бүген 16.00дә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясенең спектакле күрсәтеләчәк. Искәртеп узыйк, проект Казан Мэриясе тарафыннан тормышка ашырыла. Студия үз эшен февраль аенда башлап җибәрде: кастингта Казан шәһәреннән, Арча, Лаеш, Балтач районнарыннан 100гә якын укучы катнашты. Кастинг нәтиҗәләре буенча студиягә кече һәм урта яшь төркемнәрендә 9-15 яшьлек 30 укучы сайлап алынды, алар атнага өч тапкыр шөгыльләнә. Студиягә йөрү бушлай.


«Апуш» студиясенең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу, милли мәдәниятне үстерү. Укучылар сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал дәресләренә йөри. Аларга танылган шәхесләр: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина белем бирә. Студия җитәкчесе – актерлык осталыгы буенча педагог, «Перспектива» гранты иясе Алия Фәйзрахманова.
Әйтергә кирәк, «Апуш» театр студиясе укучылары Халыкара театр көненә багышланган видеоролик төшерүдә катнашты һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә узган Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясады.


Студиянең беренче эше Габдулла Тукай иҗатына багышланган. Тамашачыларга драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле тәкъдим ителәчәк. Постановкага музыканы композитор Зөлфәт Вәлиуллин язды. Спектакльнең сценографы, рәссамы – Казан сәнгать училищесы студенты, Г.Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховның укучысы Анна Новикова.


Тәүге премьерада «Апуш»ның барлык шәкертләре дә катнаша. Репетицияләр нигездә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды. Спектакльгә махсус костюмнар тектерелде. Тәүге тамашаны укучылар, аларның әти-әниләре, башка театр студияләре шәкертләре, гомумән алганда, «Апуш» эшчәнлеге белән кызыксынучылар тамаша кылачак.
Уңышлы нәтиҗәләр күрсәткән очракта «Апуш» театр студиясен 2023 елда Ленин исемендәге мәдәният сараенда ачу планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк