Логотип
Хәбәрләр

Без бәяләрне күтәрмибез!

Ташламалы язылу декадасы 2022 елның 14 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2022 елның икенче яртыеллыгына ташлама белән язылу декадасының 4 апрельдә башлануы турында игълан итә. Бу чорда Татарстанда яшәүчеләр 13 процентка кадәр ташлама белән яраткан газета һәм журналларына языла ала. Медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шул турыда җиткерде.

«Җитештерүдә, шул исәптән кәгазьгә дә, чыгымнар артуга карамастан, бәяләрне күтәрмибез. Әлеге карар уйланылган, бу республика халкына хәзерге икътисади шартларда ярдәм итү өчен эшләнелә», - диде Садыйков.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте укучыларга «Сөембикә», «Идел», «Сәхнә» кебек популяр журналларга, «Казан» шәһәр журналына, «Казанские ведомости» газетасына, «Татарстан» журналына, шулай ук районнарның вакытлы басмаларына язылырга тәкъдим итә. Балалар өчен чыга торган «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» кебек татарча басмаларга да махсус бәядән язылырга мөмкин.

Ташламалы язылу декадасы 2022 елның 14 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Газета-журналларга барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук медиахолдинг сайтында онлайн рәвештә язылып була.

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F2357

Чыганак ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк