Логотип
Хәбәрләр

Беренче Халыкара Болгар укулары узачак

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). 11-13 февраль көннәрендә Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак. «Россия мөселман халыкларының дини мирасы» дип исемләнгән чарада Россия...

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). 11-13 февраль көннәрендә Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак. «Россия мөселман халыкларының дини мирасы» дип исемләнгән чарада Россиянең әйдәп баручы белгечләре, иҗтимагый-сәяси һәм дин эшлеклеләре, югары дини һәм дөньяви уку йортлары студентлары һәм укытучылары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән делегатлар катнаша, дип хәбәр итә Болгар ислам академиясенең матбугат хезмәте.

Беренче Болгар укуларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. Гуманитар фәннең актуаль бурычларыннан берсе буларак, дини эчтәлектәге язма мирас үрнәкләрен ачыклау, җыю, саклау, тикшерү һәм фәнни әйләнешкә кертү.

2. Заманча тенденцияләр, глобализация процессларының йогынтысын һәм үсешен исәпкә алып, Россия исламының җирле интеллектуаль традицияләрен Якын Көнчыгыш идеяләре һәм практикалары белән тыгыз чагыштырма аспектта өйрәнүдә методик нигезләр.

3. Ислам дини белем бирү оешмаларын укыту-методик әдәбият белән тәэмин итү өчен классик ислам текстлары үрнәкләрен реновацияләү һәм адаптацияләү проблемалары.

4. Заманча мәгълүмати технологияләрне исәпкә алып, Россия территориясе һәм аннан читтәге гарәп телендәге һәм гарәп графикасындагы кулъязма чыганакларны исәпкә алу һәм аларның каталогын төзүдә мәгълүмати тәэмин итү проблемалары.

5. Россия мөселман халыклары дини мирасының дөнья мөселман өммәтенең фәнни һәм иҗтимагый тормышына йогынтысы.

Халыкара Болгар укулары кысаларында «Болгар ислам академиясе фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре һәм перспективалары» дигән фәнни-гамәли семинар узачак.

Чара кысаларында Болгар музей-тыюлыгы территориясендәге истәлекле урыннар белән танышуны үз эченә алган мәдәни программа планлаштырыла.

Яшәү һәм туклану чыгымнарын конференцияне оештыручылар үз өстенә ала. Юл чыгымнарына түләү мәсьәләсе шәхси тәртиптә карала.

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк