Логотип
Хәбәрләр

Бер-бер артлы авыр югалтулар

Бүген Илсөя Бәдретдинова кайгылы хәбәр белән уртаклашты. Җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиеваның әнисе бакыйлыкка күчкән.

Бүген Илсөя Бәдретдинова кайгылы хәбәр белән уртаклашты. Җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиеваның әнисе бакыйлыкка күчкән.

«Гүзәлнең әнисен җирләдек бүген. Барыбызны да барлап, киңәшләрен биреп тора торган, киң күңелле, нык уңган, пөхтә, бик современный әби иде ул. Пешергән ризыклары ашап туймаслык иде... Котлет рецепты истәлеккә калды.
Флюра апа, урының оҗмах түрләрендә булсын!

Кызлары әниләрен бик тәрбияләделәр. Аллаһ зурласын үзләрен! Бер-бер артлы авыр югалтулар кичерделәр. Сабырлык телим!» – дип яза ул инстаграм битендә.

Искәртеп китик, күптән түгел Гүзәл Карамиева бертуган абыйсын соңгы юлга озатты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк