Логотип
Хәбәрләр

Башкортстанның мәдәният министры Фирдүс Тямаев белән чыккан хәлгә ачыклык кертте

Газетабызның 24 март санында «Җырланмаган җыр» дигән мәкалә басылган иде. Анда сүз Башкортстанда концерт куюга кагылышлы яңа кагыйдәләр, Фирдүс Тямаев концертының өзелүе турында барды.

Газетабызның 24 март санында «Җырланмаган җыр» дигән мәкалә басылган иде. Анда сүз Башкортстанда концерт куюга кагылышлы яңа кагыйдәләр, Фирдүс Тямаев концертының өзелүе турында барды.

Бу уңайдан без, Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкавага, өзелгән концерт уңаеннан ачыклык кертүен һәм «маршрут кәгазе» алуда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк булуы аңлатуын сорап, хат юллаган идек. Әлеге хатка җавап килеп иреште.

Анда түбәндәге юллар бар:

«Муниципалитетларда концертлар оештыру урындагы власть органнары вәкаләтенә карый. Миякә районы хакимияте мәгълүматы буенча, 22 мартта Кызгыз-Миякә үзәк мәдәният сараеның идән астында электр челтәрләре эшендә тоткарлык килеп чыга. Бәхетсез очрак булмасын өчен, үзәк мәдәният сараеның бинасында электр уты сүндерелә. Шул сәбәпле Фирдүс Тямаевның концерты үткәрелми.

«Маршрут битләре»нә килгәндә, Башкортстанда Мәдәни программалар һәм гастроль эшмәкәрлеге дирекциясе эшли. Муниципаль берәмлек үз биләмәсендә чыгыш ясаячак артистларның  гастрольләренең законлылыгы буенча эксперт бәһасен алу өчен дирекциягә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу бәһа мәҗбүри түгел һәм муниципалитет яки артистларның башлангычы буенча гына үткәрелә».

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк