Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли уеннарны куллану кирәк – Ольга Павлова
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли уеннарны куллану кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шулай дип саный. Бу хакта ул бүген Казан IT-паркында – чемпионатның шәһәр матбугат үзәген...
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли уеннарны куллану кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шулай дип саный. Бу хакта ул бүген Казан IT-паркында – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә белдерде.
“Яңа спорт төрләре белән беррәттән, милли үзенчәлекләребезне, милли традицияләрне дә онытырга тиеш түгелбез. Милли уеннарны балалар бакчаларында да, беренче сыйныф укучылары өчен физик тәрбия дәресләрендә дә кертүне тәкъдим итәм”, - дип белдерде Ольга Павлова.
Бу уңайдан, ул Тимирясов исемендәге Казан инновацион университет тарафыннан эшләнгән “Татарларның балалар уеннары: XX гасыр башы журналлары битләре буенча” китабын мисалга китерде.
“Бу китап 2017 елда дөнья күрде. Карагыз әле, нинди шәп уникаль китап. Мин заманында Казан педагогика университетын тәмамлаган идем – ул вакытта да предметлар белән халык уеннары бар иде. Әлеге практик кулланмага татарча тасвирланган төрле хәрәкәтчел уеннар кертелгән. Татар теленә уен формасында булса гына да өйрәтергә кирәк бит. Мин мондый тәҗрибәне таратырга кирәк дип саныйм”, - дип белдерде Ольга Павлова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Китапта яшереш туп уены, әтәч кычкыруы уены, маэмай почмакта, белмәсәң үзең җырларсың, арт белән узыш, качыш-табыш, бер хәрефкә сүзләр, игезәк иҗекләр һәм башкалар бар.
“Без эшебездә иң яңа спорт тенденцияләрен исәпкә алырга тиешбез. Бүген юл картасына спортның сынау төре буларак, киберспорт кертергә тәкъдим итәбез. Бу спорт төре Россия Федерациясендә тәкъдим ителгән. Халыкара олимпия комитеты, Спорт министрлыгы тарафыннан танылган. Бу спорт төрендә катнашучы балалар спорт мастеры нормативларын ала. Без Мәгариф министрлыгына киберспорт буенча мәктәп лигалары ачарга тәкъдим итәбез. Проект кысаларында спорт блогеры мәктәбе дә ачабыз. Бу социаль челтәрләр аша сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү”, - дип белдерде Ольга Павлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк