Баһ белән Тямаевка атказанган исемен кем бирә?
Соңгы арада яңа гасыр эстрада җырчыларына мактаулы исемнәр бирелүен ишеттек. Матбугатта без аны эстрада дисәк тә, үзара сөйләшкәндә попса дибез – популяр музыка сүзенең кыскартылган варианты. Ландыш,...
Соңгы арада яңа гасыр эстрада җырчыларына мактаулы исемнәр бирелүен ишеттек. Матбугатта без аны эстрада дисәк тә, үзара сөйләшкәндә попса дибез – популяр музыка сүзенең кыскартылган варианты. Ландыш, Иркә, Баһ, Тямаев... Болары минем күзгә чалынганнары. Иртәгә Салават Миңнеханов белән Мөнир Рахмаевка мактаулы исем бирелде дисәләр дә гаҗәпләнмим. Аннары эстраданың бөтен проблемалары хәл ителде дигән сүз.
Мәдәният министрлыгы бу җырчыларга мактаулы исемнәр биреп дөрес эшлидер. Дәрәҗәле исемнең асылында ат (исем) казану сүзе ята бит. Бу җырчылар халыкның музыкаль белеме булмаган катлавына иң якын торган поп стилендә җырлап йөреп халык мәхәббәтен, ягъни, ат казанганнар бит инде. Димәк, алар лаек. Ә инде төрле категория кешеләренең, ягъни драма артистының да, опера артистының да шул ук исемдәге бер үк дәрәҗәдәге премия алуларына килгәндә, аңа зарлануыбыз – эмоцияләр генә. Артистны бәяләвебез дә – субъектив фикер. Хәзер массалар фикере модада. Ә массалар аяклар белән, ягъни концертка килеп тавыш бирә. Күпчелек – эстрада яклы.
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Тулырак:intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк