Логотип
Хәбәрләр

«Артист сүзе» сәхифәсе

Рамай - Назлыгөл, Рамил - Алсу. «Айфара» төркеменең экс-солистлары белән әңгәмәдән: - Икегез дә иҗат кешесе булу турында сорыйсы килә – ике тәкә башы бер казанга һәрвакытта та сыйдымы? Гадәттә ике йолдыз бер-берсенә юл куя алмый интегәдер кебек...

  • Төрле вакытлар булды, – ди Алсу. – Рамилгә гашыйк булганда миңа 15 яшьләр булгандыр, яшь аермабыз 8 ел. Аңа 26, миңа 18 яшь булганда гаилә кордык: 1994 елның 7 октябре иде ул. 19 яшемдә мин әни идем инде – сәламәтлегем буенча табиблар ашыктыргач, шундук бәби алып кайтырга туры килде. Камилебез туды, авылда, Рамилнең әти-әнисе белән торабыз. Ләкин каенанам белән аңлаша алмадык. Рамил дә үз гаиләсе өчен баш була, мине яклый белмәгәндер инде. Балага ике яшьләр тирәсендә әйберләремне җыйдым да, әниләргә кайтып киттем. Үзем Казанга йөреп эшлим, Рәсим Низамов төркеме бел ән гастрольләргә чыгам, авыл чараларында да катнашам. Ике елдан артык аеры-чөере торгач, Рамил белән бер чарада эшләдек. Шунда ныклап сөйләштек тә – кайт, диде, кайтырга ризалаштым. Кабат әниләргә килеп, әти-әнием белән сөйләшеп, кулымны сорады. Шулай кушылдык. Башка тел-теш тидергән кеше булмады, Рамил дә гаилә өчен үлеп торды.

  • Мин Алсуны шул басынкы, минем ялкынны бераз басып, кызганда – суытып торганы өчен яраттым инде, – ди Рамил. – Еллар узган саен ныграк та яратам бугай әле. Минем кебек баламутка түзеп, чү дип яшәтә ул. Аерым торган елларда да шактый нәрсәгә нәтиҗәләр ясадым – Алсудан кала миңа беркем дә кирәк түгел иде.

Автор – Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021