Логотип
Хәбәрләр

Алсу Фазлыева: «Ярты ел җырлый алмадым...»

Социаль челтәрләрдә тамашачылары белән даими аралашып торучы җырчы Алсу Фазлыева тиздән гастрольләр эшчәнлегенең янәдән торгызылуы хакында хәбәр итте һәм озакка сузылган «пауза»ның сәбәпләрен аңлатты.

Алсу белән Азат Фазлыевлар иҗатын яратучылар йолдызлы дуэтның гастрольләр эшчәнлегенең берникадәр туктатылып торуын сизгәндер. 10 айлык кызлары үсеп килүче парның хәзер солянкаларда берничә җыр башкаруын яисә Азатның сольный җырларын гына ишетәбез.

Социаль челтәрләрдә тамашачылары белән даими аралашып торучы җырчы Алсу Фазлыева тиздән гастрольләр эшчәнлегенең янәдән торгызылуы хакында хәбәр итте һәм озакка сузылган «пауза»ның сәбәпләрен аңлатты.

«Соңгы концертларыбыз Казанда әтинең үлеме алдыннан булды. Аннары мин ярты ел җырлый алмадым.

Пандемия башланды, барыбыз да өйдә утырдык. Иҗат шуның белән тукталыбрак торды. Әмма без барыбер берничә җыр яздырдык һәм күпмедер ял иткәннән соң, яңа программа ясарга тотындык. Тик... Шулвакыт, минем йөкле икәнемне белдек. Корсаклы килеш гастрольләргә йөрүдән баш тарттым. Әмма Азат бик күп сольный җырлар яздырып, сольный гына программа әзерләмәкче иде. Узган көздә теге зәхмәтле чирнең ничәнчедер волнасы килде дә, әле болай, әле тегеләй иттеләр... Билгесезлек хөкем сөрде дә, Азат :«Алдагы елда бергә генә чыгабыз гастрольләргә», – диде.

Һәм, ниһаять, без бергәләп программа әзерлибез! Репертуарыбыз матур, эчтәлекле җырлар белән баетылган. Әлеге вакытта концерт сценариен иҗат итәләр, тамашабыз яшьләргә дә, өлкән буындагы тамашачыбызга да туры киләчәк. Аллаһы боерса, көздән шәһәр/районнарга чыгарга исәп, ә алдагы елның гыйнварында Казанда булырга тиеш. Өйдә – балалар, озак ывкыт гастрольләрдә йөреп булмас, әмма булдыра алганча тырышачакбыз. Тик менә алдан планлаштыру хәзер сәеррәк кебек. Бөтен әйбер шундый тиз үзгәрә. Илебездә бар да яхшы булсын, тынычлык булсын һәм барыбыз да исән-сау булыйк», – дип яза җырчы.

(Орфография һәм пунктуация авторныкы.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк