Логотип
Хәбәрләр

Алсу Фазлыева киңәш сорый

Алсу һәм Азат Фазлыевлар кызлары 1 ай тулган икән инде. Артистларның бәби ашы ясыйсылары килә, тик аны ничек оештырырга белмиләр. Шул уңайдан Алсу инстаграм тасмасында киңәш сорый.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар кызлары 1 ай тулган икән инде. Артистларның бәби ашы ясыйсылары килә, тик аны ничек оештырырга белмиләр. Шул уңайдан Алсу инстаграм тасмасында киңәш сорый.

«Вакыт тиз узганына шаккатып утырам. Кеше баласы тиз үсә, диләр, үзеңнеке тагы да тизрәк икән. Бар да кичә генә булган кебек. Ә бала табуга 1 ай кала вакыт бик озак үткән иде. Эсседә көтә-көтә хәлем бетте...

40 көн тулгач, бәби ашы ясыйсы килә. Тик аны хәзер ничек уздыралар икән? Бәлки сезнең тәкъдимнәр, киңәшләр булыр? Сез сабыегызның исем ашын ничек үткәргән идегез?» – дип яза Алсу.

Бәлки Сез берәр киңәш язарсыз?

Фото: @alsufazlyeva

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк