Логотип
Хәбәрләр

«Алла сакласын! Андый әйбер булырга тиеш түгел»

Җырчы сүзләренә караганда, бу яңалык Хәкимовлар гаиләсе өчен көтелмәгән була...

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова ТНВ каналына биргән интервьюсында ничек 4 нче балага узганын белүе хакында сөйләде. Җырчы сүзләренә караганда, бу яңалык Хәкимовлар гаиләсе өчен көтелмәгән булса да, баланы алып кайту мәсьәләсендә икеләнүләр булмый.

Карынында кемне йөртүен Уразова әлегә сер итеп калдырырга тели. «Белсәк тә, әлегә әйтмибез», ‒ дип җавап бирә ул.

Партнерлы бала табу, ягъни баланың дөньяга килү барышында хатын-кыз янында тормыш иптәшенең катнашуын Гүзәл күз алдына да китерә алмый. «Алла сакласын! Андый әйбер булырга тиеш түгел. Бу минем фикер. Бу хатын-кызның бердән-бер сере һәм ул борынгы заманда ничек булган, шулай булып калырга тиеш. Минем өчен ул күренеш ‒ җүләрлек» ‒ дип тискәре карашын белдерә халык артисты.

Чыганак: www.youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк