Логотип
Хәбәрләр

22 ноябрьдән кабат чикләүләр!

60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның ташламалы транспорт карталары гамәлдән чыгарыла.

22 ноябрьдән Татарстанда коронавирус пандемиясенә каршы көрәш буенча яңа чикләү чаралары кертелә. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә.

18 яшьтән өлкәнрәкләргә җәмәгать транспортыннан QR-код күрсәткәндә генә файдаланып булачак. Тик искәрмә бар. Төбәкара маршрутлар буенча пассажирлар һәм йөк  ташуны гамәлгә ашыручы җиңел такси һәм транспорт чараларына бу кагыйдәләр кагылмый. Шулай ук 22 ноябрьдән QR-кодсыз кешеләргә  автовокзалларда һәм автостанцияләрдә билет сату тыела. 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның ташламалы транспорт карталары гамәлдән чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк