Хәбәрләр
2019 елда Бөтенроссия авыл Сабан туеның кайда үтәчәге билгеле
X Бөтенроссия авыл Сабан туе Самара өлкәсе Камышлы районында узачак. Бу хакта Курган өлкәсе Әлмән авылында узган IX Бөтенроссия авыл Сабан туенда Әлмән районы башлыгы Дамир Сөләйманов игълан итте. Са...
X Бөтенроссия авыл Сабан туе Самара өлкәсе Камышлы районында узачак. Бу хакта Курган өлкәсе Әлмән авылында узган IX Бөтенроссия авыл Сабан туенда Әлмән районы башлыгы Дамир Сөләйманов игълан итте.
Самара өлкәсе вәкиле, Сабан туе ябылганда, кунакларга мөрәҗәгать итеп: "Беренче Бөтенроссия авыл Сабан туе 2010 елда Самара өлкәсендә үткәрелгән иде. Ул кабат безгә әйләнеп кайта. Без Сезне көтәбез, кунакка килегез", - диде.
- Бөтенроссия авыл Сабан туе тәүге тапкыр Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында уздырыла. 2011 елда - Чуваш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында, 2012 елда - Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районы Дубравка бистәсендә, 2013 елда - Пермь краеның Барда район үзәгендә, 2014 елда - Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чупурники авылында, 2015 елда - Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында үткәрелде. 2016 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсе кабул итте. 2017 елда авыл сабан туе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында бәйрәм ителде.
Фото: tatarstan.ru, Расих Фәсхетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк