Логотип
Хәбәрләр

«10 ел буе омтылган хыял»

Җырчы Элвин Грей турында документаль фильм чыкты. Без әлеге фильмны карадык һәм сезгә иң әһәмиятле урыннары турында сөйләргә булдык. Элвин Грей: «хыялга юл» документаль фильмы режиссеры – Ранил Гыйль...

Җырчы Элвин Грей турында документаль фильм чыкты. Без әлеге фильмны карадык һәм сезгә иң әһәмиятле урыннары турында сөйләргә булдык.

Элвин Грей: «хыялга юл» документаль фильмы режиссеры – Ранил Гыйльметдинов. Сценарий авторлары – Рамилә Хәмидуллина, Ранил Гыйльметдинов.

- Уфа – музыка өлкәсендә иҗат итүче күренекле шәхесләр ватаны. Алар арасында бөтен дөньяга билгелеләре дә бар. Мәсәлән, дирижер, скрипкачы Владимир Спиваков, җырчы Земфира, рок-музыкант, җырлар авторы, “ДДТ” группасы лидеры һәм бердәнбер алыштыргысыз катнашучысы Юрий Шевчук. Әлеге кешеләр туган якларын данладылар һәм шаккаттыргыч карьера ясадылар. Башкортстан каласы музыка дөньясына дистәләгән сәләтле башкаручы бүләк итте. Шуларның берсе – Черниковка торак районында дөньяга килгән гап-гади малай, - дигән сүзләр белән башлана әлеге фильм.

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: "Татар-информ" архивы, фильмнан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк