Логотип
Хәбәрләр

1 декабрь. Бүгеннән пенсияләр арта

Ноябрь аенда 80 яшьлеген  бәйрәм иткән россиялеләргә пенсияләрне 2 тапкыр — 12 089 сумга кадәр арттырачаклар.

Бүген 1 декабрьдән кайбер үзгәрешләр гамәлгә керә.

- Ноябрь аенда 80 яшьлеген  бәйрәм иткән россиялеләргә пенсияләрне 2 тапкыр — 12 089 сумга кадәр арттырачаклар. 2021 елның августына кадәр эшләгән, әмма җәйнең соңгы аенда эштән киткән пенсионерларга 1 декабрьдән өч ай өчен өстәмә акча исәпләнәчәк.

- Социаль әһәмиятле сайтларга бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк. Мондый ресурслар исемлегенә дәүләт хезмәтләре порталы, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары, шулай ук бюджеттан тыш дәүләт фондлары сайтлары керәчәк.

- Финанс пирамидалары белән көрәш. Финанс пирамидаларын рекламалаучы сайтлар ябылырга мөмкин.

- Сөт һәм минераль суларны мәҗбүри маркировкалау. Товарларны мәҗбүри маркировкалау таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк