АТНА ХӘБӘРЛӘРЕ
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
9 сентябрь Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан инде 30 ел сәхнәдән төшмәүче «Гөргөри кияүләре» спектакле тамашачыларны сөендерде. Бу дата артистканың юбилей кичәсе буларак кына түгел, ә Камал театрының Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинада соңгы спектакль уйналган көне буларак та тарихта кала. -
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
«Алтын Мөнбәр» халыкара кинофестиваль кысаларында Камал театрында «Кеше китә - җыры кала» сериалының 1 нче сериясе күрсәтелде. Серия тәмамлангач, аз гына арада режиссёр Александр Далматов тамашачылар белән аралашып өлгерде. -
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
4-5 сентябрь Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды! Автор - Туфан Миңнуллин, режиссёр - Ренат Әюпов. -
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
“Тинчурин театрының директор урынбасары, маркетинг бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева театрдан киткән, аның артыннан командасы да ияргән” дигән кисәк кенә килеп ирешкән бу хәбәргә ачыклык кертергә теләп, Лилиянең үзенә яздык. -
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Тинчурин театрында 92 нче сезонның беренче премьерасы - «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» (автор Айгөл Әхмәтгалиева) спектакле көтелә. Премьера 4-5 сентябрьгә билгеләнгән. -
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
30 август - Татарстан Республикасы һәм Казан көнендә шәһәр үзәгендә «Уйнагыз, гармуннар» фестивале гөрләде! -
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче ел үткәрелүе уңаеннан игълан ителгән «Бию көрәше»нең җиңүчесе билгеле! 1 нче урын алучы Илнар Закиров 300 000 сум, 2 нче урын алучы Лилия Сайдуллина 70 000 сум, 3 нче урын алучы Айгиз Төхвәтуллин 50 000 сум, 4 нче урын алучы Гөлирә Сәмигуллина 30 000 сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды! -
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
28 август Казан Мэриясе балконнарыннан кабат «Казан тавышлары» ишетеләчәк. Мэрия бинасы уникаль театр мәйданчыгына әйләнә. Бишенче, юбилей, «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы гадәттәгечә шәһәр һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел Мэрия бинасы балконнарында шигырьләр генә түгел, ә дөньякүләм билгеле «Летучая мышь» опереттасы да куелачак. -
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
«Сеңелкәш» (»Ася» И. Тургенев) спектакле премьерасының икенче көненнән соң туган фикерләр. -
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
«Сәхнә» журналының сентябрь санында иҗади гаилә Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмә чыгачак. Әлегә әңгәмәнең бер өлешен сезгә тәкъдим итәбез. -
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
21 август Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача. Шушы чарага багышланган матбугат чарасында директордан тыш, Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие, Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле җитәкчеләре дә катнашты. -
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
Бар яктан килгән, сокланып һәм шаккатып карый торган кешеләр була. Әңгәмәдәшем – шундыйлардан. Без бу интервью көнен билгели алмыйча озак йөрдек, ә инде күрешкәч сөйләшә башлый алмый интектек. Ник дигәндә, әңгәмәдәшемнең эш телефоны, мобиль телефонының ничә тапкыр шалтыравын саный башлап карадым да, соңыннан бу эшне ташладым. 24/7 режимында яшәүче бу ханым ничек кенә барысына да өлгерәдер – исең-акылың китәр... Әңгәмәдәшем – “Яңа Гасыр” Телерадиокомпаниясенең башкарма директоры-баш мөхәррире Лилия Кадыйрова! Без аның белән эш турында гына түгел, балачак һәм гаилә турында да сөйләштек. -
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
Агымдагы елның сентябрь аеннан Айдар Җаббаров Тинчурин театрының баш режиссёры итеп билгеләнә. Моңа кадәр Җаббаров Камал театры штатында исәпләнә иде. Тинчурин театрында 4 ел баш режиссёр булып эшләгән Туфан Имаметдинов әлегә кайсы да булса театрга берекмичә, «ирекле йөзүне» сайлый. Ул башка театрларда чакырылган режиссёр буларак спектакльләр куюны дәвам итәчәк икән. Шуңа өстәп, әле чагыштырмача күптән түгел Казан Кирмәне территориясендә ачылган чәйханәсен исәпкә алганда, Имаметдиновның эше җитәрлек булыр төсле… -
«Гөргөри кияүләре» Дания Нуруллина истәлекләр белән уртаклаша
Күренекле татар драматургы Туфан ага Миңнуллинның кайсы гына пьесасын алсак та, ул халык тарафыннан яратылып каралган, ә заллар тулы булган... Июль аенда Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган «Гөргөри кияүләре» 600 нче тапкыр уйналды! Халык күңеле йозагына ачкычны яраткан Туфан аганың нәкъ менә шушы пьесасы буенча куелган спектакль турында 600 нче куелыш көнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дания Нуруллина истәлекләр белән уртаклашты. -
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
Камал театрының 120 нче сезоны традицион «Зәңгәр шәл» белән ачылды. Әмма 2011 елдан бирле шушы рольдә булган Ришат Әхмәдуллин урынына бу юлы Алмаз Борһанов уйнады. Тамашачылар Алмазның уйнавын бик уңай кабул итте. «Алга таба ике состав - ике Булат, ике Мәйсәрә булачак» дигән сүз дә таралды. Анысын күз күрер...
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!