Логотип
Журналда укыгыз

Ярты гасырлык сәнгать юлы

Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган артисткасы, Россия Федерациясенең театр әһелләре оешмасы әгъзасы, хезмәт ветераны Рәшидә Миншаиховна Утяева – гомеренең 54 елын театрга багышлаган актриса.

Автор: Альберт Гафуров

Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган артисткасы, Россия Федерациясенең театр әһелләре оешмасы әгъзасы, хезмәт ветераны Рәшидә Миншаиховна Утяева – гомеренең 54 елын театрга багышлаган актриса.

Актриса буларак беренче адымнарын Рәшидә Утяева әтисенең туган ягы Минзәлә шәһәренең дәүләт драма театрында ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Минзәлә театрының нигез салучысы Сабир Өметбаев җитәкчелегендә атлый. Биредәге театр студиясендә ул актёрлык һөнәренең нечкәлекләренә төшенә. Хәзер дә Рәшидә ханым «Сабир абый мине спектакльләрдә рольләрне башкару серләренә өйрәтте», – дип искә ала.

Яшь артистканың актёрлык хезмәте инде 1957 елда ук югары бәяләнә, Рәшидә Утяева ул елларда бик дәрәҗәле булып саналган ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1660 елдан артистка Әлмәт дәүләт драма театрында хезмәт куя. Шушы елларда Р.Утяева тамашачыга берсеннән берсе кабатланмас «Ай тотылган төндә»дә (М.Кәрим) Зөбәрҗәт, «Балыкчы кызы Зөмәрә»дә Зөмәрә, М.Сәлимҗановның диплом эше «Төнге Урал» спектаклендә Галия, Бөгелмә рус драма театрында куелган «Кремлёвские куранты»да (Н.Погодин) Маша һәм башка рольләренбүләк итә.

Гомеренең иң зур өлешен – 36 елын Р.Утяева Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына багышлый. 1990 нчы үзгәртеп кору елларында ул курчак театрының труппа җитәкчесе буларак Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә һәм авылларында театрның гастрольләрен оештырып, татар артистларын эш белән тәэмин итә.

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының куючы режиссёры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко Рәшидә Миншәиховна турында болай ди: «Заслуженная артистка Республики Татарстан Утяева Рашида Миншаиховна – легенда Татарского государственного театра кукол «Әкият». Пройдя долгий, удивительный, интересный, талантливый, творческий путь, она сохранила незабываемую атмосферу состояния театра в течении многих лет. Работая сначала актрисой, а впоследствии заведующей труппой театра, Рашида Утяева внесла в историю театра свою незабываемую творческую страницу».

Дәһшәтле сугыш елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган ветеран артист Утяева Рәшидә Миншәих кызының иҗатка килүе – аерым тарих. Ул елларга да күз салыйк.

Рәшидәнең үсмер еллары Минзәлә шәһәрендә, 1930 елларның аянычлы вакыйгалары белән башланып китә. 1937 елның март аенда әтисен Миншәихны әсирлеккә алып китүләре гаиләнең көнкүрешен тагын да катлауландыра. Балачактан биергә яраткан Рәшидәдә әтисе: «Минем кызым балерина булачак» – дип, кечкенәдән артист һөнәренә мәхәббәт уятып калдыра.Тик үзе, кызганычка каршы, кире әйләнеп кайтмый, 1938елда «халык дошманы» буларак атып үтерелә.

Кадерле әнисе Бикә апа, бер гаепсезгә гаиләсенә тагылган дошман тамгасын күтәрә алмыйча, каты чирли һәм берсеннән берсе кечкенә дүрт сабыен Алабуга шәһәренең балалар йортына озатырга мәҗбүр була. Хәтта аларны суга батырырга да нияте була... Могҗизалы рәвештә исән калган бу бичараларга приютта да тынычлык булмый, кечкенә энесе Маликны малайлар «халык дошманы» баласы дип гел кыерсыталар, кыйныйлар. Бу хәлләргә түзә алмыйча, 1942 елда Рәшидә энесе Малик белән балалар йортыннан качып китәргә тәвәкәлли. Ташкент шәһәрендә хәрби завод каршында СССРның сугыш барган көнбатыш шәһәрләреннән эвакуацияләнгән балалар өчен оештырылган интернатка урнаштырылгач, кечкенә Рәшидәнең хезмәт юлы башланып китә.

Рәшидә Миншәиховна 15 яшеннән, 1942 елдан 1945 елның 9 нчы маена чаклы олылар белән беррәттән Ташкент шәһәрендәге корал җитештерү заводында снарядлар җыючы булып эшли.

«Буем җитмәгәч,эш урынымда аяк астына өстәмә баскыч куйдылар», – дип искә ала ул.

Интернатта Рәшидәне һәм берничә кызны тәрбияче Агнесса бию осталыгына өйрәтә. Шул елларда ук яшүсмер Рәшидә үзе эшләгән заводта, төшке аш вакытларында эшчеләр өчен оештырылган кыска гына концертларда чыгыш ясап, үзендә бию осталыгын ача.

Корал җитештерү заводында эшләү дәверендәге хәлләрне Рәшидә ханым әле дә сагынып искә ала. Дәүләтебезнең сугыш елларында балаларга карата мәрхәмәтле булуын зурлап сөйли. Шуңа да күрәсең, 1943 нче елда, ватанпәрвәрлек хисендә тәрбияләнгән Рәшидә һәм интернаттан тагын ике кыз, интернат җитәкчелегенә белгертмичә генә, фронтка баручы санитар поездга утырып, дошманнар белән сугышка китәләр. Берничә көн барып, фронтка якынлашканда, инде горизонтта сугыш ялкыннары күренен торган мәлдә, кызларны поезд җитәкчесе күреп ала. Ул кыю кызларның каян-кая, нинди максат белән баруларын ачыклагач, ашатып, «сугышчы» кызларны, яралылар поезды белән кире Ташкентка кайтарып җибәрә. Рәшидә ханым шул вакытта дошман белән сугышырга килүче яшьләр арасында үзләренең беренче генә булмаганнарын аңлап кайта.

Интернатта кызларны җитәкчеләр шелтәләсә дә, иптәшләре аларны яшь геройлар итеп каршы алалар. Шул вакыйгадан соң кызлар туган ил өчен, чын мәгънәдә Ватанны саклау нияте белән сугыш кырына барып кайтулары белән горурланып, патриотик тойгылар белән, заводта фронт өчен корал җитештерүдә тырышып эшлиләр.

Бөек җиңү көнен шул заводта каршы алган ул. «Без, интернат балаларына, 1945 елның Бөек җиңү көне шул кадәр зур шатлык булды»,– дип сагынып сөйли Рәшидә ханым бүген дә.

Әлмәт дәүләт драма театрында эшләгән чорда Рәшидә Миншәиховна үзенең мәхәббәте Фатих Хафиз улы Утяев белән таныша. Нәтиҗәдә актёрлык һөнәре матур гаилә мәшәкатләре белән тулыланып китә.

1970 елдан Татарстанның театр һәм сәнгать үзәге булган башкалабыз Казанда Рәшидә һәм Фатих Утяевлар җиң сызганып татар сәнгатен үстерүдә барлык тырышлыкларын биреп эшли башлыйлар. Рәшидә Миншаиховна Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында актриса, ә Фатих Хафизович Татар дәүләт опера һәм балет театрында директор булып хезмәт итәләр.

Дәүләтебез Рәшидә Миншаиховнаны театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм театрдагы тырыш хезмәтен зурлап 2016 елда Татарстан Республикасы дәүләт бүләге «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.

Рәшидә Утяева – абруйлы, зур тәҗрибәле актриса бүген дә сафта. Ул Россия Федерациясенең театр әхелләре оешмасы әгъзасы, Казанның актёрлар йортында эшләп килүче ветераннар җәмгыяте; Казан шәһәре Совет районы ветераннар Советы; Казан шәһәренең 3 нче номерлы гимназия һәм 111 нче урта мәктәп укучылары белән дә тыгыз элемтәдә яши. Ул, сәяси репрессия корбаннары оешмасының Казан шәһәре Совет районы бүлегендә актив җәмгыять эше алып бара.

Олы бәйрәмебез – Бөек җиңүнең 75 еллыгын, Рәшидә Миншаиховна медалләре тагылган ак кителен киеп, горурланып һәм түземсезлек белән каршы алырга әзерләнә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк