Логотип
Журналда укыгыз

«Тормышка җитди карашлы кыз эзлим»

Йолдызлыклар арасында җәйнең кыл уртасында туучыларны тикшерергә булдык. Бу юлы без кысла ир-атларга хас билгеләрне барлыйбыз. Чынлыкта кыслаларның нинди булуын, шушы йолдызлык астында туган артистыбыз белән ачыклап бетерербез.

Йолдызлыклар арасында җәйнең кыл уртасында туучыларны тикшерергә булдык. Бу юлы без кысла ир-атларга хас билгеләрне барлыйбыз. Чынлыкта кыслаларның нинди булуын, шушы йолдызлык астында туган артистыбыз белән ачыклап бетерербез.

Кысла йолдызлыгы астында туган егетләр аралашучан, компромиссларга бара алалар. Алар йомшак холыклы, конфликтлар китереп чыгармыйлар, ныклы ихтыяр көченә ия һәм үз-үзләренә ышанган. Ул якын кешеләре турында кайгырта белә. Кыслалар өчен гаилә беренче урында тора. Алар табигате белән романтик, мәхәббәтләрен күрсәтергә оялмыйлар. Кысла ир-атлар бик яхшы психологлар, алар бөтен кешене диярлек үзләренә карата алалар. Аларның башка яклары да бар, мәсәлән, кәефләре еш алмашынып тора, кечкенә генә проблема да аларны чыгырдан чыгарырга мөмкин.

Бу билге вәкилләре килеп туган проблеманы күпертергә яраталар һәм шуның аркасында депрессиягә бирелергә мөмкиннәр. Кечкенә генә уңышсызлыкны да фаҗига буларак кабул итәләр. Көтелмәгән каршылыклар килеп чыкса, алар эшне ахырына кадәр җиткерә алмый. Проблеманы хәл итәсе урында, борчыла башлыйлар.

Кысла йолдызлыгы астында туган егетләр ‒ иң романтик билгеләрнең берсе. Ир-атның үз-үзен тотышы һәм кәефе күп очракта якын тирәдәге кешеләргә бәйле. Аларның юмор хисе әйбәт, дуслары күп. Бу билге вәкилләре белән төрле темаларга аралашырга була.

Кысла ир-атлар ябык кешеләр, алар үзләре турында сөйләргә, таныш булмаган кешеләр белән күңел ачарга яратмый. Аларның чынлыкта нинди булуын белү өчен, наз һәм сабырлык күрсәтергә кирәк булачак.

Кысла ир-атлар турындагы беренче фикер дөрес булмаска да мөмкин. Бу аның кәефе еш үзгәрү белән бәйле. Калган мәсьәләдә ул үзенә нәрсә кирәген бик яхшы белә.

Төп характеристикаларының берсе – кысла ир-атларның интуицияләре бик көчле, шуңа да алар күңелсез вакыйгаларга еш юлыкмыйлар. Кырыйдан бу сәеррәк булып тоелырга мөкин, ләкин алар нәрсә булачагын тоемлый алалар.

Бу билге астында туган ир-атлар бик ябык кешеләр, шуңа күрә аларга ышануы авыррак, үзләре теләмәсә, кирәкле мәгълүматны белергә бик кыен.

Кызлар белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, кыслалар бу мәсьәләдә бик җитди. Аңа гаилә корырга теләгән, җитди мөнәсәбәтләр эзләгән кыз кирәк. Ул хатынын гомерлеккә сайларга тели.

Кысла йолдызлыгы астында туган Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының талантлы артисты Булат Гатауллин:

«Күп әйберләр белән килешәм, килешми торган моментлар да бар. Әйе, чынлап та, минем кәеф бик еш алышынып тора, «человек настроения». Күп очракта кечкенә генә проблема, әйтелгән берәр кыек сүз аркасында да күңел тынычлыгым югала. Ләкин каршылыклар килеп чыкса, эшне ахырына кадәр җиткерә алмый дигән сүз белән килешмим, чөнки нинди генә эшкә алынсам да азагына җиткерергә тырышам. Интуиция турында да килешеп бетмим, миндә ул юк дәрәҗәсендә. Кайбер вакытта бар да кебек ул, кайчак юк та, аны аңлап булмый, ләкин кайбер эшләрне эшләмәскә кирәк дип уйлыйсың, шулай килеп тә чыга, ләкин тоемлау сәләте миндә көчле дип әйтмәс идем.

Әйе, күп кеше минем ниндилегемне белми, бәяне тышкы кыяфәтемә карап кына бирәләр. Минем белән якыннан аралашкан кешеләр, дуслар, туганнар гына минем чын асылымны беләләр. Алар да бик белмидер әле, чөнки мин дә үземне белеп бетермим кебек тоела.

Үземне ябык кеше дип әйтә алмыйм, киресенчә, ачык кеше. Яңа гына танышкан кеше белән дә мин әңгәмә кора алам, үзем турында, тормышым турында сөйләргә мөмкинмен. Кешеләр өчен бикле түгел мин.

Кызлар белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, 100% килешәм. Бу мәсьәләдә мин бик җитди. Гаилә корырга теләгән, тормышка җитди карашлы кыз эзлим һәм ул гомерлеккә булсын иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Акыллы егет