Логотип
Журналда укыгыз

Театр – бердәм организм

Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Радик Бариев 2020 елның 30 июнендә 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Төрле холыктагы кызыклы образлар иҗат итүче, импровизация жанрына тартым артист белән күрешү бәхете миңа да тиде. Редакция кунагы Радик Бариев белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Радик Бариев 2020 елның 30 июнендә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Төрле холыктагы кызыклы образлар иҗат итүче, импровизация жанрына тартым артист белән күрешү бәхете миңа да тиде. Түбәндә редакция кунагы Радик Бариев белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Һәрбер тормыш юлы үзе бер иҗат. Укучыларыбызны иң элек шул тарих белән таныштырыйк әле.

– Мин Казанда шофёр һәм бухгалтер гаиләсендә тудым. 10 сыйныфны тәмамлагач, «Вакууммаш» заводында газосварщик булып эшләдем. Укырга ни өчен кермәдегез дип сорасагыз, мин мәктәптә начар укыдым. Дөресен генә әйткәндә, 9-10 сыйныфны утырып кына чыктык. Без, хулинаннар, нибары 5-6 кеше идек. Мәктәптә безне хәтта «академиклар» дип йөрттеләр. Имтихан тапшырганда безнең белән сөйләшү юк, чакыралар да, өчлене тезеп кенә чыгаралар иде.

Әни мине медицина өлкәсендә күрде, ә мин мәктәптә укымаган килеш институтта укымаячагыма төшендем. Карыштым, булмый болай, дим. Үземә нәрсә кирәген аңламыйча, әтинең энесе белән бергә заводта эшли башладым.

Аннан соң армиядә ике ел хезмәт иттем. Ә 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын (хәзер университет) тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында хезмәт куя башладым.

Артист булу теләге Сездә кайчан уянды?

– Кечкенә чактан ук андый хыял белән яшәмәдем. Артист булу теләге кинәт, үзеннән-үзе барлыкка килде. Әмма сәхнә белән балачактан ук таныш булдым. Ул вакытта Казанда пантомима һәм клоунада дигән сәхнә сәнгате киң таралган иде. 1990 елларда әлеге сәнгать буенча түгәрәкләр оештырылды.

9 сыйныфта укыганда шуның белән шөгыльләнүче сыйныфташымның бертуган абыйсы безне җыеп, «Маяковский» мәдәният йортында спектакль куярга чакырды. Акча эшләп, сыйныф белән Прибалтикага барабыз, имеш. Без, әлбәттә, ризалаштык. Бер ай дәвамында К.Чуковскийның «Муха Цокотуха» әсәре буенча спектакль әзерләдек һәм кышкы каникулларда көн саен шуның өстендә эшләдек. 1986 ел тирәсе, «гопниклар» заманы. Спектакльне дә шул стильдә куйдык, хәтта үрмәкүчебез телогрейка һәм шапкадан иде. Беркая да бармадык, акчасын да күрмәдек, билгеле. Теге абый безне матур гына эшләтте дә, акчасын алып: «Булмады акчасы», – дип югалды (Көлә). Безгә нәрсә инде? Үзенә күрә рәхәт булгандыр, күрәсең...

 Бу спектакльне сәхнәләштергәннән соң күңелемдә театр ялкыны кабынуын сиздем. Әзерләнгәндә бик күңелле иде, ләкин без бу эшкә җитди карамадык бугай. Ә минем эчемдә соңыннан гына нәрсәдер кайный башлады, шушы хисләрне кабат кичерәсе килә иде... Җаныма урын таба алмагач, безне «алдаган» абзыйга мөрәҗәгать итәргә булдым (Елмая). Ул миңа ЭВМ заводы каршында эшләп килгән студиягә барырга киңәш итте. Студиянең җитәкчесе Наил Ибраһимов (әлегә танылган «Пантера» бию ансамбленең җитәкчесе – Г.В.) иде. Әйтергә кирәк, Наил Ибраһимовның миңа йогынтысы зур булды, ул минем беренче сәнгать остазым.

Студиянең нигезе – «КАИ» егетләре, һәммәсе интеллигент. Мин урамда тәрбия алган кеше буларак һәрчак аларның сөйләшүенә, үзүзләрен тотышына шакката идем. Минем өчен бу ачыш булды...

Биредә 3 ел кайнадым. Шактый вакытны студиядә уздырдым, урам малайлары белән аралашырга вакыт калмый иде. Миңа еш кына аларны алдаларга туры килде. Әни авырды, укырга керергә әзерләнәм, дип ике ут арасында йөрдем.

18 яшь тулгач, Наил Казан мәдәният һәм сәнгать институтына керергә киңәш бирде. Мин әзерләнәм, үзем армия турында уйлыйм. 30 июньдә туган көн бит, бәлки, алмаслар. Булмады, чакыру килде: 4 июльдә мин солдат формасыннан, кырылган чәч белән Иваново шәһәрендә басып тора идем инде.

Армиядә хезмәт иткәндә дә Наил белән элемтәне өзмәдек, хатлар аша аралаштык. Ул Казанда Фәрит Бикчәнтәев белән Марсель Сәлимҗанов җитәкчелегендә беренче эксперименталь татар курсы ачылачагын җиткерде. Әле ул вакытта татар телен сөйләм дәрәҗәсендә генә белә идем. Китапханәгә йөреп, Наил кушкан китапларны укыдым, укырга керергә әзерләндем.

Институтта кабул итү имтиханнарын биргәндә беренче тапкыр җитәкчеләрне һәм булачак труппадашларымны күрдем. Миңа 20 яшь, ә калганнарга – 17, күбесе театр училищесын тәмамлаган. Коеп куйган артистлар, кыскасы. Габдулла Тукайның «Пар ат» шигырен сөйләгәч, миннән барысы да көлделәр. Аннан соң артистлар ярдәме белән шигырьне тулаем сөйләп чыктым (Көлә).

Укыган чорда ике остазның мәктәбен үттек: Марсель абый Сәлимҗанов һәм Фәрит абый Бикчәнтәев. Алар икесе дә үзенчәлекле шәхесләр.

25 ел хезмәт итү дәверендә театрны ташлап китү уйлары булмадымы?

– Юк, әлбәттә. Бүгенге вәзгыятьне мин бик авыр кичерәм. Өлкән артистларыбыз 50-60 ел сәхнәдә уйный, алар шуңа күнеккән. Ә хәзер барысы да чәлпәрәмә килде, моны кабул итүе шактый кыен.

Аннан соң Камал театрыннан ничек китәсең инде? Мин театрны яратам, ул да мине үзенчә ярата. Сине яраткан җирдән китеп буламыни? Әгәр сине хөрмәт итмәсәләр, тамашачы да кабул итмәсә, китәргә кирәктер...

Биредә инде 2-3 ел эшләгәч тә бәхетемә ышанып бетә алмый идем. Трамвайда театрны узып киткәндә, тирә-яндагы кешеләргә «мин артист!» түгел, ә «мин шушында эшлим!» – дип кычкырасы килә иде. Мин бик бәхетле. Үзизоляция чорында театрга кертмәделәр, хәзер бинаны күрүгә йөрәкләр әллә нишли.

Безнең театр – бердәм организм. Олылар кечеләрне хөрмәт итә, кечеләр – олыларны. Әлбәттә, организм буларак, театрыбыз авырып алырга мөмкин, әмма аны тиз арада «дәвалыйлар». Камал театрын ватылмас механизм кебек күзаллыйм. Мин аны нык организм дип хис итәм, ә мин шунда кечкенә генә молекула.

Һөнәри юлыгыз дәвамында ничә роль башкардыгыз?

– Төгәл әйтә алмыйм. Минем беркайчан да рольләр иҗат итүдән туктаганым булмады, Аллага шөкер. Уйнаган рольләрне санап бару, миңа калса, масаю. Бөтенесе белеп, күреп торсыннар өченме? Юк, кирәкми. Саннар берни үзгәртми, рольнең сыйфаты мөһимрәк.

Әгәр элек өлкән буын артистларыбыз аена 40 спектакль куйган булса, без яшь чакта 15-20дә катнаша идек. Бу бик күп дип саналган. Ялгышмасам, Константин Райкин: «Артист сәхнәгә ай эчендә 15 тапкыр чыгарга тиеш», – дип әйткән. Бүгенге көндә безнең буын сәхнәдә 5-7 чыгыш ясый.

Яшь артистлар да җитәрлек. Аларга юл бирергә кирәк дип уйламыйсызмы?

– Юк, ул юл бирүдән тормый. Бу күренеш һәрбер зур труппалы театрга хас. Яшь артистлар күпчелек массовкада катнаша. Пьесаны да яшьләр турында язалар бит.

Театр дөньясына алып кергән беренче ролегезне хәтерлисезме?

– «Ромео һәм Джульетта»да Пётр роле. Баш рольләрне Илдус Габдрахманов һәм Люция Хәмитова башкардылар. Әмма Фәрит Бикчәнтәев куелышы буенча минем чыгышым икеләтә күбрәк булды. Укыган дәвердә минем 4 ролем бар иде. Ә артист буларак беренче ролем — «Җанкисәккәем» спектаклендә Шүрик роле. Ул 1995 елда «Гөргери кияүләре» белән беррәттән чыкты. Шунысы кызык: икесе дә сәхнәдә әле дә уңышлы куела.

Ә теләп тә уйный калмаган рольләрегез бармы?

– Миндә күбрәк башкарган ролемне дөрес уйнамадым дигән үкенеч бар. Бу бик җитди рольләргә кагыла. Мәсәлән, диплом спектакленә А.Чеховның «Чайка» әсәрен сәхнәләштердек. Биредә мин 52 яшьлек доктор Дорнны уйнадым. Миңа анда нибары 25 яшь, һәм, әлбәттә, мин аның күңел халәтен аңламый идем. Хәзер генә төшенә башладым.

Сезне «Сөясеңме, сөймисеңме...», «Кечтүкле уен», «Ут күршеләр» спектакльләренең режиссёры буларак та беләбез. Күптән түгел «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле белән «Гөргери кияүләре+» спектакле дөнья күрде.

– Әйе, кызык килеп чыкты ул. Коронавирус авыруы таралу сәбәпле аны туктатып торасы булды, билгеле. Спектакльгә тотынганда бик куркыта иде, барып чыкмас шикелле тоелды. Җиңеп чыктык, нәтиҗәсе канәгатьләндерде.

Гомумән алганда режиссёр эше турында сөйләп китегез әле. Ул актёрлык һөнәренә йогынты ясыймы?

– Әйтеп китәргә кирәк, икесе дә төрле һөнәр. Йогынтысын ясамыйча калмый, әмма яхшымы бу, начармы – әйтә алмыйм. Артист кеше артист булып калырга тиеш, режиссура белән мавыкса да.

Фәрит абый Бикчәнтәев һәрчак артист белән киңәшләшеп эшли. Ул акрын гына үз карашын җиткерә, артистны да аңларга тырыша. Нәтиҗәдә, аның фикерен үз итәсең. Ул – чын мәгънәсендә режиссёр, ә мин – артист. Режиссёр бик җаваплы эш башкара.

Әңгәмәне фәлсәфи сорау белән тәмамлыйсы килә. Сезнеңчә, яшәү мәгънәсе нәрсәдә?

– Мәңгелек авыр сорау. Күптән түгел аны Алсу апа Гайнуллинага бирделәр. Ул: «Яшәү мәгънәсе – яшәүдә», – дип җавап кайтарды. Мин дә шулай дип әйтер идем.

Тик ни рәвешле яшәү? Мин әлеге көндә авылда яшим, еш кына авылдашларымның тормышын күзәтергә яратам. Артист халкы да алардан ерак китмәгән икән. Авыл халкы көне-төне эшли: иртән торып мал карыйлар, аннары эшкә чабалар, кичкә таба кайтып янә өй мәшәкатьләре белән мәшгуль. Бу аларга кызык, канәгатьлек китерә. Димәк, яшәү мәгънәсе башкарган эшеңнән ләззәт алуда. Мин шулай дип уйлыйм.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Ихлас күңелдән күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз!

Әңгәмә «Сәхнә» журналы 2020 елның июль санында бастырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк