Логотип
Журналда укыгыз

СӨННӘТЧЕ БАБАЙДА КУНАКТА

Ә. Шакиров күпләр өчен талантлы артист кына түгел, ул суверенитет эпохасында күпләрнең дөньяга карашын формалаштырган шәхес, мәйданнарга чыгып үз фикерен ярып сала торган җәмәгать эшлеклесе дә. Шуңа күрә мин бу рольне тагу Н. Игъламов тарафыннан бөек татар артистының иҗади биографиясенә бәреп керү дип кенә бәяли алам. Мин «актуаль темаларга» каршы түгел, мин аларны сәхнәдән куертуга каршы.

 

Г. Кариев театры Г. Исхакый әсәрләре буенча куелган «Сөннәтче бабай» спектакле премьерасын күрсәтте. Бу Р. Әюповның бөек классигыбыз, җәмәгать эшлеклесе иҗатына багышланган беренче эше түгел. 2002 елда Яр Чаллы театрында ул «Кәләпүшче кыз»ны (театр белгече А.Б. Иняхин әлеге постановканы татар тормышы энциклопедиясе дип атады), Минзәлә театрында «Сөннәтче бабай» белән «Остазбикә»не куйган иде. Соңгы икесе өчен Минзәлә театры коллективы М. Җәлил исемендәге республика бүләгенә лаек булды. 2018 елда режиссёр Г. Кариев театрында ХХ гасыр башы татар гаиләсе, аның көнкүреше, бәйрәмнәре чагылдырылган «Кәҗүл читек»не куйды.

 

«Сөннәтче бабай»ны мин Г. Исхакый иҗатына бер нәтиҗә буларак кабул иттем. Р. Әюповның төп казанышы – ул татар тамашачысына Булат кебек (К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е), Әлмәндәр бабай (Т. Миңнуллиның «Әлдермештән Әлмәндәр»е), Мирвәли (А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»е), Галикәй (А. Гыйләҗев «Җомга көн кич белән»е) кебек милли герой тәкъдим итә. Төп рольне Әзһәр Шакиров уйный. Р. Әюповның нәкъ менә шушы артистны чакырганына сөенеп бетә алмыйм. Ул артистның масштабына туры килеп тора. «Томан» (реж. Ф. Бикчәнтәев) премьерасыннан соң, мин бик озак аңыма килә алмый йөрдем: хәзерге заман татар сәнгать әһелләре эксперимент ясауда нинди чикләргә барып терәлерләр (гомосексуализм темасы, бала үтерү, мәхәббәт һәм хыянәт темалары) дигән сорауга җавап эзләдем. Тәнкыйтьчеләр һәм диван комментаторлары бер авыздан бер үк сүзне тәкрарладылар, имеш, Ә. Шакиров үз җенесендәгеләргә тартыла торган персонажны уйнап, актёрлык батырлыгы кылган. Иреклеме, ирексезме, актёр татар мәдәниятен реформалаучы, аны постмодернизм пычагы белән тураклаучы кешеләрнең уенына кереп китәргә мәҗбүр булды. Ләкин нәрсә дә булса тудырып булмый әле: җепләр ятларныкы, җитмәсә, черегән.

Реформаторларга тамашаның төп фразасы булган «мин – зәңгәр» дигән җөмләне татар аксакалы, татар иҗтимагый хәрәкәте символы булган мәртәбәле артист авызыннан әйттерү кирәк булган. «Яшьләр сишәмбесе» аудиториясенең масштаблары әлләни киң булмаганга, әлеге эксперимент авторлары тагын да ераграк китте, үз уңышларын беркетеп калдыру өчен «Тантана» премиясендә аны сәхнәгә чыгардылар. Алар тыелган темага булган табуны җимерүләре белән горурланды. Йөрәк авыртуым бигрәк тә менә нәрсәдән: Ә. Шакиров күпләр өчен талантлы артист кына түгел, ул суверенитет эпохасында күпләрнең дөньяга карашын формалаштырган шәхес, мәйданнарга чыгып үз фикерен ярып сала торган җәмәгать эшлеклесе дә. Шуңа күрә мин бу рольне тагу Н. Игъламов тарафыннан бөек татар артистының иҗади биографиясенә бәреп керү дип кенә бәяли алам. Мин «актуаль темаларга» каршы түгел, мин аларны сәхнәдән куертуга каршы. Кызганыч, сәхнә әһелләренең кайберсе бу чикне тоя алмый әле. Нәкъ менә шушы сәбәпләр аркасында Р. Әюповның олуг артистыбызга аксакал ролен бирүе мине бик сөендерде, мәңгелеккә китәр алдыннан аны реабилитацияләү булып тоелды. Мин генә түгел, спектакльгә килгән тәнкыйтьчеләрнең күбесе һәм журналистлар шушы фикердә иде. Болар барысы да Әзһәр абыйга булган олы ихтирам һәм яратуны дәлилли. Театр – халкыбызга хезмәт итүче күпкырлы шәхесебезнең бер ягы гына.

Әзһәр абыйның Г. Кариев театры сәхнәсенә чыгуы әле ул труппа өчен дә зур тәрбияви әһәмияткә ия вакыйга. Р. Әюпов яшь артистларның мэтр белән иҗади аралашуы өчен кирәк булган бөтен шартларны да булдырган. Бу бик әһәмиятле әйбер. Әлеге осталык дәресләре турындагы истәлекләрен яшь артистлар гомер буе истә тотар мөгаен.

Р. Әюпов спектакле безне татар авылы белән таныштырып кына калмый, татарның рухи дөньясына тартып кертә. Күз алдында юкка чыгып бара торган татар милли характерын тотып торучы: өлкәннәргә ихтирам, гаилә кыйммәтләре, дини тормыш рәвеше, артык сүзләр сорамый торган ярату, кайгыны да, шатлыкны да бердәй кичерү, сабырлык, хезмәт сөю, сөйләшүдә йомшаклык кебек сыйфатларны сурәтли. Тамашачыны бу «көзгедә» күрсәтергә курыкмаган Р. Әюповка рәхмәт. Г. Исхакый иҗатына сак караганнары өчен инсценировка авторлары Б. Минкин белән Л. Әбүдаровага да рәхмәт. Р. Әюповка заман режиссёры исемен күтәрер өчен бөек классикны үзенчә «укымаганы», аны тарткалап-йолыккаламаганы, татар дөньясыннан көлмәгәне, ХХ гасыр башы әдәбиятына сак караганы, «нафталин исе чыгаруда» гаепләүдән курыкмаганы өчен рәхмәт. Ә. Шакиров монологларын тыңлаганда таатр җанының чисталыгын күреп сокландым да, сөендем дә. Инсценировка сюжеты хатирәләрдән тора: төп персонаж Г. Исхакыйның элек мәктәп программасында булган, хәзер шактые төшереп калдырылган әсәрләрен энә күзеннән үткәрә. Кызганыч, татар баласы бүген әти-әнисе мәктәпкә барып гариза язмаса, татар әдәбияты белән танышудан мәхрүм, гаризалары бар икән, атналык расписаниедә аның өчен йә ярты, йә бер сәгать әдәбият каралган. Бу еллар фаҗигасе безне киләчәктә каравыллап торачак әле. Шулай итеп цивилизациягә буйсынабыз дип буын артыннан буынны югалта барабыз... Мәктәпләрдәге вазгыять шуның ачык дәлиле... Режиссёр Р. Әюпов татар халкының узганы белән киләчәге арасында ныклы күпер салырга, буыннарның дәвамчанлыгын күрсәтергә тели. Ул тамашачыны комфорт зонасыннан чыгарып, ситуациягә төрле яктан карарга мәҗбүр итә. Р. Әюповның соңгы ике спектаклендә коллектив сәхнәләр бик дәвамчан килеп чыккан: бердәмлек хисе музыка (комп. А. Әсхәдуллин) һәм хореография аша бирелә. Әлбәттә, кемдер татарларда йоланың музыкаль бизәлеше булмаган, көйгә салу төрек бәйрәм культурасы чагылышы да дияргә мөмкин. Мин режиссёрның бу эшен мантыйкый дип саныйм, чөнки ул моның белән спектакльне гомумтөрки яссылыкка чыгара. Янәшәдә Мәсгудә Шәмсетдинова шикелле консультант композиторлар булмавы гына кызганыч.

Композицион алымнарның кинематографик, мозаик булуы сәхнәгә динамика өсти, проза инерциясеннән качарга мөмкинлек бирә. Тамашачыга тәкъдим ителгән тормыш вакыйгалары хәзерге заманга күпер салырлык итеп сайланган. Спектакльдә без тормышка үз «Мин»ебез аша гына карап калмыйбыз, янәшәбездәгеләрнең терсәген дә тоябыз. Бу да спектакльнең кыйммәтен билгели. Сәнгать белгече Рауза Солтанова фикеренә кушылып, коллектив сәхнәнең шәрык миниатюрасы стилендә башкарылганын билгеләп үтәсем килә. Татарның материаль культурасы предметлары сәхнәдә көнкүреш кирәк-ярагы гына түгел, яшәеш нигезе буларак кабул ителә: ак яулык, мәрҗән, сөннәт пәкесе, шәҗәрә язуы, бишек.... Сәхнә читендәге кәҗәләр исә миңа артыграк тоелды.

Спектакль һәр куелышында ныгыр, аңа яңа мәгънәләр өстәлер. Яшь артистларның күбесе сәхнәдә үз рольләрендә яшиләр, шунысы да сөендерә. Илсаф Нәҗиповның Ибраһимы сокландыра. Актёр бик уңышлы сайланган. Репликалар интонациясендәге ышандыру көче, мимикада, жестлардагы эмоциональлек... Эчке экспрессия ике явызны, заманының «бәләкәй шайтаннарын» уйнаган Илназ Хәбибуллин белән Рәис Әхмәтзакировта да җитәрлек иде. Үзләренең ялгыш гамәлләрен алар бала-чагалык аша җиткерә, шуның белән әсәрнең дидактиклыгын, бертөрлелеген таратып җибәрә. Алсу Фәйзуллина белән Муса Камалов уйнаган пар дулкынландыргыч... Илфат Габидуллинның күңелен ачып салулары сискәндергеч... Диләрә Зиннәтованың тәүбәсе күңелгә үтә торган... Фернат Насыйбуллинга хәзрәт образын эстрада һәм театр элпәсеннән чистартасы бар әле. Нәкъ менә аның персонажы тамашачыны финал мизансценасында сәер һәм зирәк Сөннәтче бабайның якты инануларын дәвам итәргә тиешлегенә ышандырырга тиеш.

Сценографиянең чишелеше дә кызыклы гына, ул татар капкасының соляр бизәкләренә нигезләнгән (рәс. Б. Гыйльванов).

Сәхнәдәге вакыйгалар куркыныч төш эстетикасында бирелә. Сәхнә читендә утырган төп геройның аңы шул төшләр әсирлегендә. Төп сюжетка башка әсәрләрдән кертелгән эпизодлар киләчәктә аниме, кинематография графикасы, утлар ярдәмендә тагын да ныграк көчәйтелеп, мираж булып кабул ителер. Карт истәлекләр йомгагын сүтә, шулай итеп, тамашачы белән бергә хәлиткеч ситуацияләрдән чыгу юлларын эзли. Ә. Шакиров Геракл шикелле (юк, Сизиф түгел) тауга менә, анда безнең өчен сукмак кына түгел, милләт киләчәгенә киң юл салып бара. Гәрчә финал мизансценасында җанланган шәҗәрәсе буйлап горизонталь өслектән барса да, интонацион рәсем, мимика, акрынайтылган кинодагы кебек хәрәкәтләренә һәм еракка төбәлгән карашына карап, аның югарыга омтылуын, күтәрелүен күрәбез. Рухи яктан да, физик яктан да героебызның халык рухы биеклегенә күтәрелүенең шаһиты булабыз, рухи мәдәниятебенең югалып барган офыкларын киңәйтәбез.

Мондый вакыйгаларның шаһиты булу хәзерге заманда бик сирәк эләгә. Әлеге катарсис өчен зур рәхмәт! Уңышлы премьера булсын! Спектакль бәхетле язмышлы булыр, замандашларыбыз күңелендә үз урынын табар дип ышанам.

 

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Тәрҗемә: Айсылу Галиәхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк