Логотип
Журналда укыгыз

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Татар эстрадасында сылу гәүдәле нинди артистларны беләсез дип сорасалар, күз алдына никтер иң беренче Алсу Әбелханова килә.  Ул һәрвакыт яхшы формада. Шуңа күрә дә Татарстанның атказанган артистыннан матурлык серләрен  белешергә булдык.

Татар эстрадасында сылу гәүдәле нинди артистларны беләсез дип сорасалар, күз алдына никтер иң беренче Алсу Әбелханова килә.  Ул һәрвакыт яхшы формада. Шуңа күрә дә Татарстанның атказанган артистыннан матурлык серләрен  белешергә булдык.

– Алсу ханым, Сез һәрвакыт сылу, чибәр. Моның сере нәрсәдә? Генетикамы бу, яки үз-үзеңне кулда тоту нәтиҗәсеме?

– Әйе, бу генетикага бәйледер дип уйлыйм. Ләкин үзеңне кулда тоту да бик мөһим, иркенәергә ярамый. Гәүдәмдә үзгәрешләр сизә башлыйм икән, әйтик, йөрү кыенлаша, көзгедәге сурәт канәгатьләндерми башлый, мин шунда ук спортзалга барам. 

– Сез күбесенчә нинди ризыкларга өстенлек бирәсез? Гомумән ашамый торган әйберләрегез бармы?

– Туклану рационы турында мин элек уйламый идем, камыр ризыкларыннан кала барлык әйберне дә ашадым. Әйткәнемчә, хәзер дә камыр ризыкларын бөтенләй ашамыйм. Ләкин шикәрсез, шоколадсыз, баллы әйберләрсез тора алмыйм, шуңа күрә соңгы вакытларда марафоннарда катнаша башладым, үземнең туклануым өстендә эшлим. Ашаганда уйлап кына ашыйм, сәламәтлек өчен зыянлы әйберләр кулланмаска тырышам. 

– Сез спорт белән дусмы? Спортның кайсы төре белән шөгыльләнәсез?

– Спорт белән инде мин егерме елдан артык шөгыльләнәм. Спортны бик яратам, спортзалга барып кайту минем өчен авыр түгел. Бала тапканнан соң да, үз халәтемә кайту өчен спортзалга йөрдем. Элек үземнең тренерым бар иде, хәзер дә аның программасы буенча шөгыльләнәм. Әгәр мин спортзалга берничә көн бара алмасам, кәефләрем начарлана. 

– Сәламәт яшәү рәвеше хәзер бик популярлашты, күп кеше марафоннар уздырып акча эшли. Үзегезнең мондый марафоннарда катнашканыгыз бармы? Ябыктыручы коктейльләргә карашыгыз нинди?

– Ябыгу өчен коктейльләр эчкәнем юк, ләкин чистарыныр өчен, детокс дип әйтик һәм организмны витаминнар белән тәэмин итү өчен үзем коктейльләр ясарга тырышам. ППчизкейклар ясарга яратам, алар инде әлбәттә гадәтиләреннән аерылып тора. Барыбер файдалы да, тәмле дә булган ризыклар әзерләргә була.

Мәсәлән, мин балаларга да, үземә дә ПП-туңдырма ясаганым бар. Рәхәтләнеп, сезнең белән дә уртаклашам.

Кирәк була:

• 5-6 данә хөрмә җимеше;

• банан;

• бераз кокос сөте;

• әстерхан чикләвеге.

Ингредиентларның барысын да блендер белән болгатабыз һәм суыткычта катырабыз. Табынга куяр алдыннан бөтнек яфраклары белән бизәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк