Логотип
Журналда укыгыз

Очкын чәчрәгәндәй дөньям яктырды…

Көз җитте исә, бакчада сусыл эре алмалар тып та тып җиргә коела. Аларның өлгереп җиткән иң матур чагы! Ә мәхәббәт туып, үсеп, йөрәккә тамсын өчен ел фасылы алай ук мөһим микән? Юк, билгеле. Кар-буранлы кышмы ул, әллә урамнарда гөрләвекләр аккан язмы? – аңа барыбер. Моны Динә һәм Илнур Закировлар да инкяр итмәс иде.

Көз җитте исә, бакчада сусыл эре алмалар тып та тып җиргә коела. Аларның өлгереп җиткән иң матур чагы! Ә мәхәббәт туып, үсеп, йөрәккә тамсын өчен ел фасылы алай ук мөһим микән? Юк, билгеле. Кар-буранлы кышмы ул, әллә урамнарда гөрләвекләр аккан язмы? – аңа барыбер. Моны Динә һәм Илнур Закировлар да инкяр итмәс иде.

Беренче битләре генә язылып куелган мәхәббәт тарихын бәян итәр алдыннан кунакларыбыз белән танышыйк әле. Хәер, укучыга бу исемнәр биш былтыр ук мәгълум инде. Шулай булмый ни, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илнур Закиров сәхнәдә Хәйретдин (Ф.Бурнаш, «Яшь йөрәкләр»), Граф Риверс (У.Шекспир, «Ричард III»), Дон Карлос (Дж.Г.Байрон, «Дон Жуан»), Акбай (Т.Миңнуллин, «Авыл эте Акбай») кебек рольләрдә уйнап тамашачының мәхәббәтен яуласа, шушы ук театр оркестры музыканты Динә Закирова теләсә кайсы көйне скрипкада оста итеп башкаруы белән таң калдыра. Кыскасы, әлеге матур пар, ике талант иясе – берсе Чаллы кызы, берсе – Әтнә районы Күшәр авылы егете ничек табышкан да, ничек кавышкан икән?

Скрипка кыллары…

Динә башта илһамланып беренче дусты, сердәше скрипка турында сөйләргә тотынды. Бу үтә нечкә һәм нәзберек уен коралы, минемчә, бары тик йомшак күңелле кешеләрнең кулында гына җанланадыр.

– Әни мине биш яшемдә үк татар музыка мәктәбенә бирде. Ул бәләкәй вакытта скрипкага кызыккан, шушы хыялының дәвамын инде миндә күргән. Хәер, бу безнең нәселнең кайтавазы түгел микән әле? Чөнки әнинең бабасы үзе скрипка ясаган. Элгәре авылларда Сабан туйларына ат җигеп, арбага төялеп гармун тартып китсәләр, ерак бабай бәйрәмгә үзенең скрипкасында уйнап барган. Мәктәптән соң мин музыка училищесын, аннары скрипка классы буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым. Егетләр турында уйларга вакытым юк иде, чөнки өченче курста ук килешү нигезендә Г.Камал театры оркестрында эшләдем. Айдар абый Фәйзрахманов җитәкләгән фольклор ансамблендә һәм артист-солист буларак «Алканат» рок төркемендә уйнадым. Кыскасы, шәхси тормышым арткы планга күчте шикелле.

Моның хатыны нәрсә ди икән?

Ә скрипка кыллары, сизенгәндәй, сөю аһәңнәрен таратмый микән? Оркестр – аста, ә өстә – сәхнә. Сәхнәдә – Илнур… – Мин, гадәттә, уеннан туктап торган арада, аягүрә басып артистларның уенын күзәтергә ярата идем, – дип дәвам итте Динә. – Илнурны таный идем инде. Әмма без аралашмый идек. Мәһабәт буй-сынлы, сары чәчле, зур күзле егет нигәдер өйләнгәндер кебек иде. Аннары, җитди, теләсә кем белән гәп куертмый иде ул. «Яшь йөрәкләр» спектаклен мин ятлап бетердем диярлек, анда геройлар бер-берсенә мәхәббәтен белдерә, кочаклаша һәм мин моңа бик сәерсенә идем. «Моның, ягъни Илнурның хатыны нәрсә ди икән инде?» – дим. (Бүген үземне шул сорау белән аптыраталар. Борчылмагыз, безнең арада көнләшү җил кебек буталмый дип көләм). Берсендә шулай сәхнәгә караган идем, Илнур да миңа текәлгән. Ялгыш кына борылгандыр, дисәм, икенче почмактан да миңа карый. Шунда кисәк кенә күзләребез очрашты да очкын чәчрәгәндәй дөньям яктырды. Ә кич белән телефон зеңгелдәде. Егет СМС юллаган: «Сәлам. Бу – Илнур. Камал. «Алканат»ның киләсе концерты кайчан була?» дигән. Аптырадым. Нинди Илнур икән? Аннары башыма сукты: «ул!» Егет безнең төркемнең җанатары да иде. Көнен, сәгатен әйтеп җавап яздым инде. Төнлә «җанатарыбыз» шылтыратты: «Динә, сиңа сүзем бар, – диде. – Әйдә, икәүдән-икәү генә очрашыйк әле», – диде. «Туктале, син бит мине белмисең! Менә иртән тагын шылтыратып шушы сүзләреңне кабатла, шуннан соң күз күрер», – дидем. Иртән телефон тагын «аваз» салды… Илнур: «Динә, мин шаяртмадым, минем тәкъдимне кабул итәсеңме?» – дигәч, кире какмадым.

Нурлы кеше…

Әйе, адәм баласы үзенә тиң пар сайларга тырыша. Әмма күктә никах укылмаса, юллар бик тиз аерыла. – Динә миңа Ходай биргән насыйп ярым, – ди Илнур. – Ул – гади, табигый, чибәр, уңган. Серле күз карашы белән үзенә тартты инде. Беренче очрашканда ук йөрәктә дөрләп ут кабынды һәм бүтән сүнмәде.

…Алар көн саен күрешә башлый. Күрешү димәктән, Илнур Динәне шәһәр үзәгеннән Пионерлар урамына хәтле озатып йөри. «Хәзер шаккатам, машина белән дә тиз генә үтмәслек чакрымнарны без ничек җәяү тәпиләдек икән?» – дип баш чайкаган Динәгә: «Мәхәббәт канатландырган», – диясе килә. Бары тик мәхәббәт! Югыйсә ярты елдан соң уртак оя корылыр идеме? 2010 елда яшьләр Чаллыда никах мәҗлесе җыя. Туган-тумача, дус-иш фатирга сыймый.

– Һич онытасым юк, – Динә ханымның тавышында сагыш та шәйләнде. – Театрыбызның директоры Шамил Зиннур улы Закиров Казаннан кадәр үк котларга килгән иде. Бер кочак лилия чәчәкләре күтәргән! Шамил абый безнең өчен шатланып туя алмады. Бигрәк ярдәмчел, ихлас зат иде. Туебызда да ул табын түрендә утырды. Без аны әле дә юксынып яшибез. Илнур намаздан соң аның рухына дога кыла.

Уртак ояда, әлбәттә, кош баласы да үсә. Зәлия атлы кызчык Закировларның тәүге сандугачы. Аның киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын күзалларга бик иртә, аңа нибарысы бер яшь тә тугыз гына ай.

– Ирең егет чакта ук искәргән күркәм сыйфатларыңны санап чыкты. Ә син Илнур турында ике генә сүз әйт әле, – дигәч, Динә озак уйламады:

 – Аның исемен дөрес кушканнар. Ул, чынлап та, нурлы, якты кеше, – диде.

Мәкалә «Сәхнә» журналы 2016 елның май санында бастырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк