Логотип
Журналда укыгыз

«Һөнәр» фестивале эзләре буенча

1-6 декабрьдә Казанда XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узды. 2009 елдан бирле оештырылып килгән фестиваль 10 ел дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үткәрелде. Соңгы ике ел исә, фестиваль Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан уздырыла.

«Һөнәр» көндәлеге: Хикмәтнең әкиятләре

1-6 декабрьдә Казанда XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узды. 2009 елдан бирле оештырылып килгән фестиваль 10 ел дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үткәрелде. Соңгы ике ел исә, фестиваль Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан уздырыла.

Ачылыш та әлеге театр бинасында узды. Ачылыш алдыннан театр тәнкыйтьчеләре «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының 2020 елда чыккан спектакльләрен карады. Быел театр гади тамашачылар һәм башкалабыз кунакларына «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» гыйбрәтле әкиятен (реж. — театрның талантлы артисты, Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов) һәм «Самоварлар» драмасын (реж. — Рафаэль Таһиров) тәкъдим итте.

Кариев театрына килгәндә, фестивальнең «хуҗалары» Казан тамашачысы яратып өлгергән «Хикмәт әкиятләре»н (реж. — Сойжин Жамбалова) күрсәтте. 2020 елның 31 гыйнварында узган премьера күпләрнең йөрәкләрен яулады һәм театр критикларында да уңай фикерләр калдырды. Ул хәтта фестиваль тәнкыйтьчеләре коллегиясе карары белән театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе дипломына лаек булды.

Спектакль үз эченә ике тарихны берләштергән. Ике очракта да сүз геройларның башкалар бәхете өчен үзләрен корбан итүләре турында бара. Шунысы да мөһим: Кариев театры репертуары төрле буын вәкилләре өчен каралган. Әлеге спектакль Назыйм Хикмәт әкиятләренә нигезләнеп куелса да, олы яшьтәге тамашачыларны да битараф калдырмас. Спектакль, чыннан да, тормыш мәшәкатьләреннән кечкенә сәяхәткә алып китә, һәм, кимендә, 2 сәгать эчендә режиссёр һәм артистлар тудырган дөньяга чумдыра... Артистларның искиткеч уены һәм сәхнә бизәлеше ярдәмендә геройларны да, аларның проблемаларын да үз итәсең. Иң мөһиме, һәрбер тамашачыга бик җитди әйберләр күңелле һәм шаян формада җиткерелә.

Минзәлә театры куелышында Ч. Айтматовның «Җәмилә»се

Быел «Һөнәр» фестивалендә 2 декабрьдә татар сәхнәсендә танылып килүче яшь һәм талантлы режиссёр Тимур Куловның ике эше тәкъдим ителде. Берсе — Буа дәүләт драма театры тарафыннан куелган «Барыня» (И.Тургенев) спектакле булса, икенчесе — С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры куелышында «Җәмилә» (Ч.Айтматов) спектакле. Ни кызганыч, икесе дә бер көндә һәм бер үк вакытта булу сәбәпле, миңа әлеге режиссёрның бер спектаклен генә карарга насыйп булды.

Чыңгыз Айтматов иҗатын белмәгән һәм яратмаган кеше юктыр, мөгаен. Аның әсәрләре һәркемне тетрәндерә, тирән уйга батыра. Кыскасы, беркемне дә битараф калдырмый. Минзәлә театры тарафыннан куелган «Җәмилә» спектакле бер сулышта карала. Театр тамашачысын алдап булмый, ул һәрнәрсәне тоя. Әгәр тамаша барышында кеше еш кына телефонга бүленеп яисә янәшәдә утырган башка тамашачы белән сүз алыша башласа, димәк, сәхнәдә нәрсәдер дөрес бармый. Әлеге спектакль башыннан ахырына кадәр тамашачының игътибарын бер үзәккә җыеп тотты.

Спектакльнең рәссамы Валерий Яшкулов декорация буларак ком кулланган. Бу бик тә кыю карар, аеруча фестивальгә кунак буларак килгән театр өчен («Җәмилә» Казан Яшь Тамашачы театры сәхнәсендә күрсәтелде). Аңа карамастан, артистлар сәхнәдә үзләрен кыю тоттылар, җан-тәннәре белән бирелеп уйнадылар.

Сәхнә бизәлеше, артистларның профессиональлеге, режиссёр кулланган символлар һәм алымнар театр критиклары тарафыннан югары бәяләнде.

Авыллар бетәрме?

Фестивальнең ахыргы көнендә ике спектакль тәкъдим ителде. Икесе дә «табадан» төшкән премьералар: Астрид Линдгренның «Мио, минем Мио» һәм Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым» спектакльләре.

Соңгы арада татар театрлары авыллар бетү темасына еш мөрәҗәгать итә башлады. Кариев һәм Әлмәт театрларында Мансур Гыйләҗевнең «Микулае» куелса, хәзер исә Камал театрының кече сәхнәсендә «Хуш, авылым» спектакле бара. Аның авторы һәм режиссёры Казан, СанктПетербург, Мәскәү тамашачысы яратып өлгергән Айдар Җаббаров.

Спектакльгә әзерлек 2020 елның июнь аенда башлана. Режиссёр үзе бер, ике, өч кеше генә калган татар авыллары буйлап экспедициягә чыгып китә. Ниһаять, декабрь башында экспедициядә тупланган материаллар нигезендә сәхнәләштерелгән спектакль дөнья күрә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: спектакль ике өлештән тора. Икенче өлешенең премьерасы 2021 елның башында көтелә.

Спектакль шулай ук бер сулышта карала, аеруча авылда туып үскән тамашачы тарафыннан якын кабул ителә. Биредә гади татар халкының тормышы, әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз туып үскән авыл күрсәтелә. Геройларны бары тик бер уртак сыйфат — ялгызлык кына бәйли. Тамашачы исә бөтенесен дә үз итә, чөнки һәрбер авылда сәясәтне яратучы, пенсия хакына зарланучы, тел өчен борчылучы әби-бабайлар табылыр. Башта аларны искә алып, артистларның шул дәрәҗәдә дөрес итеп фәлән абыйапаны уйнаганын күреп сокланасың, ә аннан соң моңсуланасың... Авыллар бетәрме? Бу сорауга җавапны һәр тамашачы үзе табар. Әмма спектакльдән соң, һичшиксез, авылга кайтып, туган-тамачалар белән күрешү теләге калыр.

Мәкалә «Сәхнә» журналының гыйнвар санында бастырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк