Логотип
Журналда укыгыз

«Миңа пиар кирәкми!»

Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы концерты тагы өзелергә тора. Бу юлы артистның Уфада концерты кичектерелә.

Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы концерты тагы өзелергә тора. Бу юлы артистның Уфада концерты кичектерелә.

Артистка күрше республикадан рәсми хат килеп җитә. Биредә Тямаевның Уфада узачак концерты булмаячагы турында язылган. Җырчы хатка җавап итеп инсатаграмында пост урнаштырган.

«Уфа, гафу үтенәм. 25 апрель концерт булмый, бүген шундый хәбәр килде. Алай гына да түгел, октябрьгә кадәр Тямаевны Башкортстанга кермәскә диеп әйтелде!

Моңа кадәр директор белән килешенгән иде, рекламалар бирелгән. 25 нче апрельдә буласы концертка тәки аяк чалдылар. Ай ярым билетлар сатылды. Ярты зал тулган, бүген сатуны туктаттылар. Аларның үзләренең чарасы булган икән! 

Ярар, дуслар, кәефне төшермибез! Рөхсәт биргәч килербез, бер елданмы, ике елданмы. Гади артистлар белән булышып яткан җитәкчеләргә башка сүзем юк, молодцы! Ә Башкортстанда яшәүче тамашачыма зур рәхмәт! Баш иям сезнең алдыгызга! Хөрмәт итәм, яратам! Сезне сагынып мин – юләр Тямаегыз! Миңа пиар кирәкми – минем халыкка концерт куясым гына килә!» – дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк