Логотип
Журналда укыгыз

Матурлык эзлим

...Зиннур Хөснияр — язучы, публицист. Кызыклы шәхес. Моңа кадәр язмаларымда: «Журналыбызның бу санында фәлән-фәлән кунак», — дип яза идем. «Сәхнә» журналына нигез салучы һәм баш мөхәррире Зиннур Хөснияр үз «өендә» үзе кунак була ала микән?!..

...Зиннур Хөснияр — язучы, публицист. Кызыклы шәхес. Моңа кадәр язмаларымда: «Журналыбызның бу санында фәлән-фәлән кунак», — дип яза идем. «Сәхнә» журналына нигез салучы һәм баш мөхәррире Зиннур Хөснияр үз «өендә» үзе кунак була ала микән?!..

«Без бит авыл малайлары...»

— Хәзерге заман журналистикасында үзгәрешләр булырга тиеш микән, Зиннур абый?

— Мин үзем яңалыкны, калыпларга туры килеп бетмәгән стильне үз итәм. Классикага нигезләнгән йолаларны кире какмасам да, үзгәрешләр кирәк дип саныйм. ТНВда бер журналист эшли иде. Исемен әйтмик, кирәкмәс. Арыш басуыннан репортаж бара. «Бу арышмы, ул ничек үсә?» — дип сорый журналист. Агрономга бирер башка соравы юк микән? Көтелмәгән сорау бир син. Әңгәмәң ихлас чын булсын. Шуңа күрә журналларны да үзгәртеп торырга тырышабыз.

— Сез үпкәчеме?

— Юк.

 — Сезне үпкәләтеп булмыймы?

— Белмим. Нинди мәгънәдә?

— Мәсәлән, нахак сүз әйтеп?

— Нахакны яратмыйм. Ялган сүз сөйләсәләр, сөйлиләр инде... Кем нәрсә генә сөйләми?.. Замананы гаеплибез инде. Әмма элек тә шулай булгандыр ул. Хәзер бары тик гайбәт сатучылар, нахакка гаеп атучылар күбәйде. Мин коммунистик илдә тәрбияләнгән. Безнең өчен әхлак тәрбиясе беренче урында иде. Аннан соң без бит авыл малайлары.

— Сез Биектаудан бит?

— Хәзер Биектау, дибез. Элек авылыбыз Дөбьяз районына кергән.

— Телегез каты.

— Син Актаныштан бит. Әйе, синең өчен телебез каты тоелырга мөмкин. Безгә кайтсаң, телебезне аңламассың да. Әмма бездә дә яхшы кешеләр яши. Без ата-ана тәрбиясенең ни икәнен белеп үстек.

Ата-ананың үзара мөнәсәбәте баланы тәрбияли. Бала гаиләдәге даирәне күреп, тоеп үсә. Көмәндә вакытта ук баланы тәрбияли башларга кирәк, диләр. Килешәм. Хатын-кыз эченнән генә татарыбызның матур көйләрен көйләргә, бары тик матур музыка гына тыңларга тиеш. Аның рухи халәте балага күчә. Баланың холкы нәкъ менә шушы вакытта формалаша да.

— Сез гаиләдә ничә бала идегез? Идегез дип сорыйммы, әллә һаман барыгыз да исәнме?

 — Без биш бала идек. 29 яшендә энем һәлак булды. Ул вакытларны искә дә төшерәсем килми... Аның Мәскәүдә кызы бар, аралашып торабыз.

Әниебез исән, шөкер. Әткәй 83 яшендә инсульттан китеп барды. Ул җан биргәндә, барыбыз да аның янында идек, үкенечле булмады. Танышларым бар — кайсы хастаханәгә генә: «Әтиемне терелтегез», — дип бармадым. «Хур кызлары» романын тәмамладым әле. Ул китап итеп әлегә басылмады, бары тик «Сәхнә» журналында гына аудио форматта чыгып бара. Әти турында да яздым бу әсәрдә. «Бирсен Ходай әтиле тәхет һәр гаиләгә. Дөнья әти тәхете тирәсендә әйләнә. Гаилә — ул ил, әти — ханы, без — гади халкы», — дип яздым.

— Үскәндә хулиган идегезме?

— Авыл егетләре белән бер дуслашып, бер сугышып үстек. Мәктәптә укыйсы килмәүдән дәресләрдән кача идек. Ике олы апам булуы белән мин бәхетле булдым. Алар китап укый иде. Шулардан күреп, миндә дә китапка, әдәбиятка карата кызыксыну хисе уянды. Татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән инша язганда, укытучы грамматикага — дәү икеле, ә эчтәлеккә бишле куяр иде.

— Авылларда күрше-күлән сүзе дә ишетелә әле ул.

— Безне авыл тәрбияләде. Кайчак усал әтәчкә яисә ата казга тондырасың килеп китә... Ә күрше апа тәрәзәсеннән карап тора. Менә шушы тәрәзәләр тәрбияләде безне. Урам тәрбияләде. Хәзер бу күренеш юк, кызганыч.

— Сез үзегезнең балаларыгызны ничек тәрбияләдегез?

— Зилә үзеннән-үзе китаплар укыды. 6-7 сыйныфларда ук фәлсәфә белән кызыксына иде. Кызыксыну гына түгел, ул аны аңлый иде. Улым ялкау булды, ул укымады. Аның өчен иң кызыгы компьютер иде. Аны мәҗбүр итеп китап укыттым. Бары тик китап укыса гына, уйнарга рөхсәт иде! Китапны кулына бирү генә түгел, әсәрнең эчтәлеген дә сөйләтә идем. Баланы тикшерергә кирәк. Эчтәлеген сөйли алмаган чаклар да була иде, әлбәттә... Әмма үзе: «Укыдым», — ди. Шулай итеп берничә тапкыр тикшергәч, эчтәлеген сөйләтми башладым, аңа карата ышанычым туды. Бер заман аны эзләп йөрим, ә ул карават артында китап укып утыра. Менә! Хәзер: «Тыңламыйлар, балаларны Интернеттан аерып булмый», — диләр. Ничек булмасын инде?! Эшкә киткәндә мин Интернетка пароль куеп китә идем. Улым, үсә төшкәч, ул парольне белде, үзенчә «чиште». Иренмичә, Интернетның кабельләрен тартып алып, үзем белән эшкә алып китә башладым. Бетте. Бала аңлый һәм синең шартың белән килешә. Башта өй эшләре, аннан соң 1-2 сәгать уйнап алу.

«Батырлык эшлисем килә иде...»

— Быел сезгә 60 тула. Әз түгел...

— Беләсеңме, менә 60 яшемне тутырам һәм аңлыйм: мин бу дөньяда батырлык һәм матурлык эзләгәнмен икән. Шушыларны гына. Батырлык — мәсәлән, лапас түбәсеннән сикерү һәм башкалар. Шушы батырлыкны эзләп, армия сафларына киттем. Махсус гариза яздым.

— Армиягә бармый кала ала идегезме?

— Качарга тырышучылар булды һәм булачак. Бәлки, мин дә, качасым килсә, төшеп калыр идем. Армиягә 18 яшьтә алалар, гадәттә, ә мин Педагогия институтында биш ел укыдым. Әгәр мәктәпкә эшләргә барып, 27 яшемә кадәр укытсам, бармый кала ала идем. Ә минем армияне күрәсем килде... 18 яшьлекләр белән бер рәттән киттем. «Ялкын» журналында эшли идем бу елларда. Акчасы да бар иде, киенүем дә яхшы гына иде. Ә бу 18 яшьлекләр такыр башлы. 19 яшьтәгеләр «дед» булып йөри, ә мин әле «салага»... Әфганстан сугышының бик кызган вакыты иде бу. 1984 еллар. Шунда барырга дип гариза яздым.

— Утның үзенә сикердегезме?

— Батырлык эзләдем бит. Берәү: «Син сугышка барырга тиеш түгел, син укыган», — дип, мине кире Казанга алып кайтты. Украинаның Остер шәһәренә эләктем. Бу шәһәрне армиядә хезмәт иткән һәркем белә. Анда иң кырыс таләпләр иде. Шушы вакытларда Әфганстанга барам дип тагын бер гариза яздым.

— Ник ашкындыгыз?

— Күреп кайтасым килде. Аннан соң Әфганстанда хезмәт иткәннәргә фатир бирәләр иде. Мин кечкенә чактан ук десантник булырга хыялландым. Батырлык эшлисем килә иде...

— Батырлык эзләү башкалардан аерылып тору өчен түгелме?

 — Юк, килешмим. Язучы кеше тормышны күрергә тиеш дип уйлыйм мин. Авыл белән Казан арасын гына күрү җитми. Чит илләрдә булырга, армиянең ни икәнен үз җилкәләреңдә татырга кирәк. Армия күпкә өйрәтте. Йокы һәм ашау эләкми иде диярлек. Якшәмбе көнне чәйханәгә барып, коржик белән бер стакан лимонад эчсәк тә, үзебезне бик затлы ресторанда утырган кебек хис итә идек.

— Курку хисе булгандыр?

— Үлем бар инде ул. Аллаһ үзе саклап калды. Мин Әфганстанга бармадым. Әмма баручылар арасында кире әйләнеп кайтмаучылар булды. Мин дә алар белән барырга тиеш идем... Белүемчә, кайберләре беренче атышта ук һәлак булган. Алты-җиде бер гаепсез егет...

— Сезнең яки якындагы роталарда татарлар бар идеме?

— Юк, мин татарлардан бердәнбер идем. «Татар-монгол» дигән төшенчә бар иде ул вакытта. Аларның миңа шикләнеп карауларын сизә һәм белә идем. Мин монгол бит, шуңа курыктылар. Конфликтлар чыкса: «Кирәк булса, татарны мәңге онытмаслык итә алам», — дия идем. Котлары оча иде тегеләрнең. Безне, татарларны, нәкъ менә «монгол» дип белүләре миңа ул вакытта бик ярдәм итте дип шаяртырга яратам мин.

— Улыгыз хезмәт иттеме?

— Юк. «Атаң синең өчен дә хезмәт итте инде...» — дип шаярткалыйм. Ул армия дигәнен кайчак төштә күрәм. Әле хезмәт итү вакытым бетмәгән, һаман мине чакыралар икән...

— Ник бармады? Ул батыр түгелме?

— Укырга керде дә бармый калды. Әмма бу армиядән качу түгел.

— Акча түләп, армиядән качучылар турында ни әйтә алырсыз?

— Берни әйтә алмыйм, чөнки армиядәге бүгенге хәлләрне белмим. 1986 елда армиядән кайттым, 90 нчы еллар башланмаган иде дә. Хәзер анда нәрсә икәнен белмим... «Дедовщина»сы да бардыр. «Тәре тәнемә тиде — мин югалып калдым»

— Батырлыгын тапкансыз, ә матурлыгы?..

— Беләсеңме, яшь вакытта ук матурлык эзлисе калган икән. Матурлыгы булса, батырлыгы да була икән аның. Матурлык булмаса, батырлык була алмый.

— Армия дигәннән, Украина, Белорусия кызлары матурмы соң? Татар кызлары чибәррәктер, ә?..

— Кызлар белән аралаштык. Качып та чыга идек инде... Европага якынрак булганга микән, анда мәхәббәт иреклерәк. Әмма дөньяда татар кызларыннан да матуррак кызлар юк. Башка милләт егетләре дә нәкъ менә безнекеләргә кызыга. Матурлык — ул татар кызы. Халкыбызның милли стратегиясе нигезендә дә әхлаклы татар кызларын тәрбияләү ятарга тиеш. Менә, Алинә, син дә матур чиста татар кызын тәрбиялә. Ул татар милләтенең дәвамчысы булсын.

— Армиягә киткәндә, хатыныгыз Нурия апа белән сез таныш идегезме? Ул сезне озатып калдымы?

— Без таныш идек. Армиягә китүемне мин аңа хатта хәбәр иттем. «Әйләнеп кайткач, өйләнешербез...» — дип яздым. Хат барып җитүгә, ул яныма килеп җитте. Елады... Әфганстан, армия турында төрле сүзләр йөри иде бит. Тегенең туганы үлгән, монысы кайтмаган һәм башка хәбәрләр. Аның сүзенә, үтенеченә колак салу да Әфганстанга бармавыма бер сәбәп булды.

— Катнаш никахларга ничек карыйсыз?

— Рус кызлары кайнар була, диләр иде. Яшермим, рус кызы белән йөрдем. Чибәр, матур иде... Кочаклашу, бер гаепсез мөнәсәбәтләр булды. Әмма берсендә тәресеннән ток суккан кебек булды. Чит һәм ят! Тәре тәнемә тиде — мин югалып калдым. Гафу үтендем һәм без башка күрешмәдек.

Катнаш никахка мин объектив фикердә. Татар кызы башка милләт егетенә кияүгә чыкса да, татарлыгын югалтмаса, бик яхшы. Әмма, руска чыкса, тиз вакыт арасында руска әйләнә бит хәзергеләр. Татар халкын саклап каласы иде. Әле татарларны мишәрләргә бүлеп маташтылар. Нинди мишәр булсын ул?! Татар бит ул! Дөбьязның да сөйләме башка төрле. Әйдәгез, дөбьяз халкын оештырыйк алайса.

— Диалект.

— «Диалектология» фәне — бер тиенгә дә кирәкмәгән фән ул. Бүлделәр инде... Татар бит алар!

— Бу рус кызын яратмагансыздыр сез...

— Тәре барысын да хәл итте. Ярату бит ул химик процесс. Беренче тапкыр студент чакта гашыйк булдым. Укудан кайтып барам, бер кыз күрдем... Яндым, беттем! Өстәвенә татар кызы иде әле.

— Таныштыгызмы?

— Юк, яна-яна, тулай торагыма кайтып киттем. Кабат күрдем соңыннан. Әмма йөргән егете булган икән. «Егетем бар шул...» — дип үкенгән формада әйтте ул миңа. Шуннан соң бер атна авырдым — дөнья бетте.

— Нурия апа бу хатын-кызга охшаганмы соң?

— Бу кызның тормышы фаҗигале булган дип ишетелде соңыннан. Аңа охшаган кызны мин берничә елдан соң Бауман урамында күрдем. Кыяфәтләре — копия. Ул минем бүгенге хатыным!..

— Сезгә кызыгучы кызлар булгандыр? Нурия апа көнләшми иде микән?

— Булды инде, күп булды хәтта... Көнләште микән, белмим. Кайткач, сорыйм әле. Мин үзем көнче түгел. Мәхәббәт мәсьәләсендә генә түгел. Хөсетлек һәм көнләшүне мин кабул итмим. Тарихка карасак, татар үзен хөсетле булу сәбәпле югалтты да инде. Ханнарның һәрберсе беренче булырга тырышкан, алар үзара көндәшлек иткән, бер-берсеннән көнләшкән. Бүгенге заманда кеше бигрәк тә көнче.

— Кызларны рәнҗеткәнегез бар идеме?

— Хатлар яисә дусты аша мәхәббәтен белдерүчеләр булды. Җавап алмаганнары бар иде инде. Һәммәсе дә бераз рәнҗегәндер. Алар миннән игътибар көткәннәрдер, әмма мин берәү генә бит.

— Иҗатчылар да бер-берсеннән көнләшәме?

— Журналистлар, язучылар, артистлар арасында хөсетлек бик көчле. Әмма минем табигатемә бу сыйфат салынмаган. Менә син уңышка иреш, кем генә сөенер икән?.. Мин үзем берәүнең әсәрен укысам, сөенәм. Үзенә барып әйтәм, кешеләр арасында шушы әсәр турында сөйлим. Алтынчы дистәне түгәрәкләр алдыннан уйланам: хөсетлек кешене эченнән кимерә, үтерә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк