Логотип
Журналда укыгыз

Кыйбланы барлап

Тормыш ул шул кадәр катлаулы, шул кадәр чуалчык, бигрәк тә киләчәккә юл ярам дигәндә, төрле  сукмаклар каршында тукталып, аптырап каласың...

Рәдиф Сәгъди

Тормыш ул шул кадәр катлаулы, шул кадәр чуалчык, бигрәк тә киләчәккә юл ярам дигәндә, төрле  сукмаклар каршында тукталып, аптырап каласың.  Ялгыш кереп киттеңме, уй-хыялыңда йөрткән омтылышың төптән үзгәрә. Кемдер табиб булырга тели, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында йә укытучы, йә хәрби кеше хезмәтен сайлый. Дөрес, күпчелек үз теләгендә нык торса – һөнәрен таба. Моның өчен бары тик тырышлыгың, түземлегең генә җитәрлек булсын. Борынгырак сүз белән әйтсәк, кыйблаңны гына югалта күрмә!

1976 нчы елның 30 июнендә Яшел Үзән районының Норлат авылында механизатор әтисе Фәрит Кәлимулла улы белән хастаханәдә пешекче булып эшләүче әнисе Әминә Кыяметдин кызының гаиләсендә уллары Фернат дөньяга килә. Әтисе, җор телле Фәрит ага мәзәкләр, кызык хәлләр сөйләргә ярата. Аның ике абыйсы да гармунчылар булу сәбәпле, бәйрәм-кичәләрдә җырлап-уйнап мәҗлесне алып барганнарын Фернат кечкенәдән күреп үсә. Әнисе бик матур җырлау сәбәпле, яшь чагында, дөресрәге кияүгә чыкканчы, авыл мәдәният йортында концертларда чыгыш ясаган, ә Фернат исә мәктәптә укыган чорда сәхнәдән бөтенләй төшми. Спектакльләрдә катнаша, җырлый. Өстәвенә вокал укытучылары Клара Хәйруллина үсмернең талантын күреп, аңа ныграк игътибар итә. Җырларга, әнисеннән күчкәндер инде, бик ярата ул. Үсә төшкәч Норлат халык театрында да артист буларак рольләр башкара. А.Әхмәтнең «Үги кыз»ында, Ә.Атнабаевның «Мәхәббәт турында җыр» драмаларында һәм башка әсәрләрдә дә уйный. Ул чактагы халык театрының режиссёры Рәмил Калимуллин, мәдәният-агарту училищесына гына керергә ниятләп йөргән үсмер егеткә: «Сәләтең бар, турыдан-туры Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына кереп кара», – дип хәер-фатихасын бирә. Остазының теләктәш булуы, аңа күпмедер дәрәҗәдә кыюлык өсти. Яңа гына Норлат урта мәктәбен уңышлы тәмамлаган егет 1993 нче елны Казанның сәнгать институтына актёрлар әзерләү бүлегенә укырга барып керә. Театр тарихында беренче тапкыр, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия иҗат йортында эшләр өчен махсус группа туплана. Әлеге театрның элеккеге баш режиссёры, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин абитуриентлар арасыннан унике кешене сайлап ала. Алты кыз һәм алты малайның танылган остаз кулына эләгә алу сөенечләренең чиге булмый. Бу группада бүгенге көндә халык алдында танылган артистлар Гөлчәчәк белән Ирек Хафизовлар, Гүзәл Гайнуллина, Зөлфия Вәлиева, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов һәм, әлбәттә, Фернат Насыйбуллин да бар. Курс җитәкчеләре Рәшит Заһидуллин тырышып, театрның киләчәген кайгыртып, бөтен көчен биреп К.Тинчурин театрына алмаш әзерли. Аның ярдәмчеләре итеп бу иҗат эшенә Татарстанның халык артистлары Тәслимә Хәләф белән Зөфәр Харисовлар билгеләнә. Шулай итеп дәртле, кызыклы, маҗаралы, романтик, гыйшык-мыйшыклы уку чоры башлана. Беренче курста укыганда ук Рәшит Заһидуллин аларны Н.Фәттахның «Итил суы ака торур», Б.Маршеның «Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе», К.Тинчуринның «Назлы кияү»ендә, Ш.Фәрхетдиновның «Йолдызлы яңгыр»ында, күмәк, эпизодик күренешләрдә катнаштыра, зур тарихлы театрның сәхнәсенә ияләштерә башлый. Шул ук вакытта институтта да диплом эше итеп Ф.Г. Лорканың «Канлы туй» спектаклен сәхнәләштерә (Тәслимә Хәләфнең инсценировкасы). Анда Фернат Насыйбуллинга Ата роле тапшырыла. Т.Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» дигән кәмитендә, комсомол секретаре, каты бәгырьле Ризван, Ш.Фәрхетдиновның бу төркем өчен махсус язылган «Алтын алма» әкиятендә сиам игезәге Агылый да аңа ышанып тапшырыла. Соңыннан бу спектакльләр театр репетуарын баетты. Ә «Канлы туй» диплом спектакле «Подиум-97» Халыкара театр фестивалендә дә катнашып «Иң яхшы бишлеккә» керә. Мәскәү театр белгеченең спектакльдән соң – Ата – Фернат уенына бик җылы бәя бирүе, яшь шәкертне тагын да ныграк иҗат итәр өчен җилкендерә, тәвәкәллек өсти.

Бу төркем 1998 нчы елның 20 августында, инде кулларына диплом алган килеш профессиональ драма артистлары буларак рәсми рәвештә К.Тинчурин театрында эшкә керешә. Рәшит Заһидуллин аларның берсен дә маяда тотмый, җиң сызганып иҗат итәргә мөмкинлек тудыра. Фернат Насыйбуллинның актёрлык амплуасы галимнәрне, күзлекле гашыйкларны, интелигентларны, мескенрәк, юаш адәмнәрне күбрәк уйнарга туры килә. Баш режиссёр аңа шул үзенчәлекләрен истә тотып, рольләр бирергә тырышса да, кайсы чакта, әлбәттә, бүтән дулкындагы, үзеңнең холкыңа хас булмаган образларны да башкарырга туры килде яшь актёрга. Ләкин ул бирелгән персонажларны профессиональ югарылыкта уйнап чыкты. Әйтик, Э.Яһудинның «Мәхәббәткә мәдхия»сендә – Фәрхади, И. Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм»ендә – Айдар, К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ында – Исхак, Т.Миңнуллинның «Саташу»ында – Надир рольләрен иҗат итеп, узенең җитди, психологик катлаулы  образларны да тудыра алганлыгын  исбатлады. Шулай ук аның амплу- асына хас кәмит әсәрләрдәге  кызыклы шәхесләрне дә бик теләп,  бирелеп уйнады. Х.Ибраһимовның «Бәхетле килен»ендә — Вилдан, К.Тинчуринның «Американ»ында –  Апуш, Т.Гыйззәтнең «Башмагым» спектаклендә – Галимҗан,  И.Зәйниевнең «Шәкүр карак»ында француз егете – Жан (режиссёры Р. Әюпов) кебек кәмит геройлар шуларның бер өлеше генә. Ул да түгел, аның, көтмәгәндә Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театрына күчкәнен күреп аптырап калдым. Һәм, әлбәттә, актёр буларак аның биредә икенче сулышы ачылды. Яңа сәхнәдә иң беренче роле, бүгенге көндә әйдәп баручы драматург Х.Ибраһимовның «Ак барс маҗаралары»нда Көнгерә роле. Ул да түгел П. Коэльоның «Алхимик»ында Алхимикның үзен башкара. Аманулланың «Супер светофор»ында – Светофор Светофорович насыйп була аңа. Әлеге роле өчен театр администрациясе «Икенче пландагы иң яхшы ирләр роле» номинациясендә җиңүче итеп таный аны. Р.Вәлиевның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклендә исә ул Хисмәтне, аннан соң Хикмәтне дә уйный. Бу җыр-биюле мюзиклда аның яшь чагында тупланган, эшләү чорында чарланган бөтен таланты ачыла. Шулай ук күренекле драматургыбыз Т.Миңнуллинның бик гыйбрәтле «Нигез ташлары» пьесасында Хәниф образын үз итеп, яратып уйный ул. Соңыннан ошбу әсәрдә тагын Хәлимне дә, Хәмитне дә башкара. Аның бер спектакльдә 2-3 роль уйнавы традициягә әверелә. М.Фәйзинең «Башмагым»да – Шәкерт тә, Вафа да, Шымчы да ул. Г.Тукайның "Печән базары" әсәрендә читек сатучы, аннан Г.Кариевны, аннан Карәхмәт образларын да гәүдәләндерә. Соңгы тапкыр мин аның уенын 2017 елның көзендә, үземнең тәүге әсәремдә төп геройларның берсе елгыр генерал Исмаилов нисбәтендә күрдем. Биредә алар Илфат Камалиев белән алмаштилмәш уйныйлар. Икесе ике төрле уен күрсәтте актёрлар. Илфат нык кырыс хәрбине уйнаса, Фернат сабыррак, ләкин таләпчәнрәк офицерны башкарып чыкты. Мин инде, әллә автор үзе дә килгәнгә микән, каушабрак һәм кирәгеннән артык тиз сөйләгәнлеген күреп, премьерадан соң читкә алып китеп: «Фернат энекәш, уйныйсың ышандырып, ләкин сүз дикцияңә игътибар ит, зинһар! Сүзләреңнең һәрбер авазын да тамашачы аңларлык итеп чәйнәп бир, ашыкма!» – дип үтендем. Ике көннән алар Татарстанның кайсыдыр районында «Гашыйклар утравы»н кабат уйнадылар. Мин шалтыратып Фирүзә ханымнан «Фернатның генералы нихәлдә?» – дип сорыйм. Ул «Во!» – ди урысчалатып. «На ура уйнап чыкты» диеп шатландыра. Кайвакыт, кайбер кимчелекләрне режиссёр үз контролендә тотарга тиеш булса да, барысын да рәтләп җиткерә алмый. Кайчагында партнёрларың, иптәшләрең төзәтеп җибәрүе дә актёрга зур ярдәм ясый. Артистлык һөнәре бит ул, гомер буе өйрәнүне, үзеңә игътибарлы булуны таләп итә. Шул чагында гына хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрәсең! Әлбәттә, актёр Фернатның минем сүземә колак салып, ролен тиешле югарылыкта уйнап чыгуына нык куандым. Чөнки вакытында әйтелгән җайлы тәнкыйть сүзе артистка нык ярдәм итә. Бу мәсьәләдә Фернат әдәпле шәхес, тәкәбберләнми. Әйткәнеңне аңлап төзәтә белә торган артист. Сүземне дәвам итеп Фернат Насыйбуллинның тагын бер иҗат юнәлешенә тукталасым килә. Миңа, моннан бер егерме биш еллар элек башланып китеп, бүгенге көнгәчә үзешчән театрларның иҗатына бәя биреп йөрергә туры килә. Ул үзенең актёр-педагоглык хезмәтен 2000 нче елның көзендә Совет районының 79 нчы номерлы мәктәбендә «Чулпан» театр берләшмәсендә башлап җибәрә. 2001 нче елны ук «Виват актёр» дигән бәйгедә Р.Корбановның «Куркуын җиңгән куян» спектакле белән җиңүче була. 2007 елны балалар иҗаты белән «Алтын битлек» конкурсында Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ы белән лаеклы өченче урынны яулады. Шулай ук аның шәкертләре 149 нчы лицей укучысы Марат Әмиров «Татар егете – 2008» шәһәр бәйгесе, Совет районы биләмәләренә кергән 125нче мәктәп укучысы Миләүшә Хәмидуллина «Татар кызы – 2009» шәһәр бәйгесе җиңүчеләренә әйләнәләр. Шул уңышлары өчен остазлары Фернат Насыйбуллин «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесенә лаек була. Шулай дәвам итә, безнең тәкъдимнәргә колак сала торгач, театрда тупланган тәҗрибәсен дә ныклап куллангач, 2013 нче елның көзендә Т.Миңнуллинның «Иптәш командир» әсәре белән Татарстан Республикасының «Иделкәем» балалар-үсмерләр театрлары конкурсында җиңеп чыгып «Гран-при» яулады. Фернат әфәнденең үзе куйган әсәрләре ике дистәгә якын. Шулар арасында Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт»е, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» әсәреннән өзек, А.Әхмәт «Үги кыз», Р.Сәгъди «Кыргын» драмасыннан өзек, Т.Миңнуллинның «Кәрлә мәктәп баласы», А.Алишның «Чукмар белән Тукмар», «Сертотмас үрдәк», Ф.Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун», А.Гыйләҗевның «Шомырт чәчәк атканда», Г.Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр»еннән дә өзек бар. 

Театр өлкәсенә тугры калып, кайчагында, дөресен әйтергә кирәк, тиеннәр санап яшәсәләр дә шул юлдан, кыйблаларын югалтмыйча атлаган бик күп сәнгатькәрләрне беләм. Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Вера Минкина, Наилә Гәрәева, Дамира Кузаева, Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Роза Хәбибрахманова, Исламия Мәхмүтова, Хаҗәр Шәкүрова, Илгизәр Хәсәнов, Нуриәхмәт Сафин, ирле-хатынлы Илфат һәм Энҗе Камалиевлар барысы да шул кавемнән! Үз һөнәренә тугры калган Фернат һәм алар буыны бу четерекле Россия тормышында югалып калмадылар. Буш вакытлары килеп чыктымы гаиләләрен мохтаҗлыкта яшәтмәс өчен, икенче хезмәткә дә чабалар, иренеп тормыйлар. Ирек тә, Харис та, Алмаз да өстәмә хезмәт таптылар, шул исәптән курсташлары Фернат исә эшеннән соң, вакыт табып, балаларга белем бирергә чаба. Яратып эшли ул мәктәп укучылары белән. Шуның нәтиҗәсе буларак яшүсмерләргә, үзенең балаларына багышлап шигырьләр дә иҗат итә.

Улы Булат әтисе язган шигырьләрне укып, төбәкара конкурста катнашып лауреат исемен дә алды инде. Кызлары Алия дә сәнгать-иҗат кешесе. Бүгенге көндә биюгә, музыка дәресләренә яратып йөри, матур итеп скрипкада уйнарга өйрәнә. Алмалары агачыннан ерак төшмәгән дигән фикер туа. Әлбәттә, балаларының иҗатка тартылулары, күңелләрен бирүләрендә, әтиләре Фернатның да йогынтысы зур. Сабыйлары кечкенәдән аның спектакль концертларын күреп үскәннәр бит. Ир кешегә тормышта куйган максатына, шул юлда югарылыкларга ирешер өчен, ышанычлы, терәк булырлык хатын-кыз кирәк. Миңа калса хатыны Гүзәлия ханым аның ныклы тылы! Бухгалтер булып хезмәт кылучы тормыш иптәше югары сәнгатьне, театрны ярата. Ире һәм аның хезмәттәшләре уйнаган әсәрләрнең премьераларына чәчәкләр күтәреп, балаларын җитәкләп чаба.

…Фернат турында сүз чыккач Г.Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов авызыннан: «Фернат ул артист буларак кына түгел, кеше буларак та тәртипле, тәрбияле. Шул холкы аның сәхнәдә дә ачык чагыла. Аның образ өстендә эшләгәне, каһарманының холкына яңалыклар да өсти белгәнлеге куандыра мине. Коммуникабельный ул – олыны олы итә, кечене кече итә белә торган кеше. Тагын сәхнә өчен бик мөһим  сыйфаты – моңлы бала ул!» – дип үз фикерен җиткергән иде.

2018 елның ноябрендә Яшьләр театры сәхнәсендә яңа премьера уйналды. Күренекле язучы Зиннур Хөсниярның «Ут чәчәге» әсәрендә наркотиклар бай балаларын да, хәерченекен дә бертигез юк итә. Заман авазына яраклаштырып иҗат ителгән бу спектакльдә, режиссёр Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев артистлар уенын, пластика-биюләрне, вокал-җырларны бер гармониягә салган.

Зиннур Хөснияр, бүгенге наркомания чоңгылына батып барган яшьләребез язмышына борчылып, чаң сугып иҗат иткән пьесасын. Өлкәннәр дә, яшүсмерләр дә битараф калмады бу әсәргә. Режиссёр белән драматургның уңышлы иҗатында Фернат Насыйбуллин – гашыйк авыл егете Әкбәрдән башлап, соңыннан әллә ничә шәхси клиникаларын ачып баеп киткән, мин-минлеге арткан баш табибны уйнады. Яшь чагында аны ташлап, бик бай кеше малаена кияүгә чыгып киткән Миләүшәсенә рәнҗеп яшәгән ул. Ләкин аның күңелендә, сөйгәненә менә мин кем булдым, байлыгым да, дәрәҗәм дә җитәрлек хәзер дигән вәсвәсә тупланган. Эчкечелеккә баткан ире байбичә улын куып чыгарганлыгын ишеткән Әкбәр (Фернат) шунда ук, яшьлек мәхәббәте Миләүшәне эзләп таба. Үзенең һаман яратып, аны сагынып яшәгәнлеген, бүгенге көнгә хәтле шул сәбәпле өйләнмәгәнлеген аңлата. Тик байлыкка гына табынырга өйрәнгән, масаючан, бәгыре каткан Миләүшә: «Мин сине яшь чагында да, хәзер дә яратмыйм!» – диеп, ӘкбәрФернатны нык рәнҗетә. Артист, үзенең йөрәге аша үткәреп, күңел кичерешләрен тамашачыга җиткерә алды. Ул сөйгән яры Миләүшәнең сүзләреннән котычкыч тетрәнү кичерә, рәнҗи. Ләкин, шуңа карамастан, яшьлек мәхәббәтенә тугры калып, наркомания чоңгылына төшеп баткан Миләүшә кызы Мәликәне үлем кочагыннан тартып алып кала. Бу артистның тәүге уңышы, шундый четерекле, психологик киеренкелекне таләп иткән рольне җиңеп чыгуы иде. Режиссёр Илфат Камалиев исә артистларны рольләргә дөрес билгели белүе, куелышның ачкычын таба алуы белән сокландырды. Ул Әкбәр ролендә Фернатны актёр буларак яңадан ачты. Үзем профессиональ артист буларак шуны гына әйтә алам – артистның үсеше бары тик режиссёр кулында. Бүген ошбу чынбарлыкка тагын бер кат инандым!

Фернат кебек актёрларга, холкын, тәрбиялелеген һәрвакыт истә тотып, режиссёрлар махсус рольләр яздырырга тиеш драматурглардан. Шул чагында әсәр тагын да җанланып, баеп китәчәк! Чөнки, андый шәхесләр безнең дөньяда җитәрлек, янәшәдә генә. Шулар арасында безнең күз алдында зур сәнгатькәр булып җитлеккән Фернат Насыйбуллин да бар.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк