Логотип
Журналда укыгыз

"Хисмәтләр басты сәхнәне!"

Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» әсәре буенча Илдар Хәйруллин 6 серияле фильм төшергән иде. Беләсез, мин анда Акбай ролен башкарам. Күп еллар үткәч, бер туй мәҗлесен алып барырга туры килде миңа. Яшь парны табын түренә каршы алдык. Кияү утырды, кәләш басып тора. Бер-бер хәл булганмы әллә дип куркып киттем. Үскәнем нәрсә булды, дип сорадым. Ул миңа текәлеп карады да: «Һо! Акбай абый килгән, Акбай абый килгән!» - дип сөенеп кул чәбәкли башлады. Акбай абыйсын карап үскән кыз булып чыкты кәләшебез.

 

“Сәхнә”нең яңа елы Әсхәт Хисәтне кунакка чакырудан башланды. “шушындый тыгыз вакытта мәшәкатьләдек инде”, - дип аклана башлаган идек, кунак үзе бүлдерде: “Ниткән мәшәкать?! Авыл җирендә ул әнә, иртән торып кар көрисе, мал карыйсы, ә монда, шәһәрдә, мич ягылган, су кергән, кибеттән ризык кайткан, бер вафасыз яшибез, ялкауланып барабыз...” – диде дә, рәхәт итеп көлеп җибәрде. Аның көлүен сәхнәдән дә, экраннан да күргәнегез бардыр. Ул көлгәндә яшисе килә башлый. Татар халкының киң күңелен, сафлыгын, риясызлыгын, җорлыгын һәм шул сыйфатлар арасында укмашып яшәгән хәйләкәрлеген чагылдыручы рәсем төшерергә теләсәләр, Әсхәт Хисмәтнең көлеп торган портретын сайлап алырга кирәктер, мөгаен. .

“Йә, ярар, - диде аннары кунагыбыз, - Аллага тапшырып башлыйк. Сез бит мине юбилей интервьюсы алырга чакырдыгыз, шулаймы?”  Халкыбызның сөекле бер улы, театр һәм кино актеры, җырчы, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт белән әңгәмә менә шулай башланып китте.

 

-  Безнең укучыларыбыз белә, моннан 70 ел элек нәкъ шушы көнне Әлки районының Түбән Әлки авылында Әсхәт исемле бер малай дөньяга аваз салган.

 

- Синеңчә булсын, бәхәсләшмим. Ләкин чын дөресе болай. Мин 1951 елның 28 декабрендә кичке сәгать 5 тә туганмын. Тик менә, яңа елда яңа кеше булсын, диптер инде, 1952 елның 1 гыйнваренда туды дип яздырганнар.

 

-  Кем ничектер, мин үзем Әсхәт Хисмәт диюгә, “Зәңгәр шәл”дәге Булатны күз алдына китерәм. Шушы роль Сине дөньяга танытты. Без бит бу спектакльне бәләкәйдән күреп үскән кешеләр. Наил  абый Әюпов уйнаган Булатны да беләбез. Әлбәттә, үзеңә кадәр зур осталар башкарган рольне яңартып сәхнәгә алыйп чыгу бик катлаулы булгандыр.

 

- Марсель абый Сәлимҗановка рәхмәт, җырлавымны, буй-кыяфәтемне исәпкә алгандыр, ул мине шушы рольгә билгеләде, үземә генә хас үзенчәлеләр кертеп уйнарга өйрәтте. 2026 елда бу әсәрнең язылуына 100 ел тула. Бер гасыр! Һаман да ул сәнгатебезнең йөзек кашы, тамашачы аны инде ятлап бетергән, ләкин ел саен килә, карый, безнең белән бергә уйный, бергәләп кичерә, дулкынлана, көлә...  Бу рольне башта Кәрим Тинчурин үзе башкарган. Аннары Азат Аббасов, Мәсгуть Имашев уйнаган. Бер тапкыр Айрат Арсланов та уйнап караган. Аннары Наил Әюпов, соңрак 10 сезон дәвамында Нариман Гарифуллин белән без уйнадык. Бездән Рамил Төхфәтуллин кабул итеп алды, хәзер инде менә Ришат Әхмәдуллин Булат булды, Ирек Кашапов та уйнап алды. Яңа Булатлар әле туып торачак, чөнки татар халкы яшәгәндә “Зәңгәр шәл” театр репертуарыннан төшмәс, дип уйлыйм.

 

-  Ниндидер бер тылсымы бар бу әсәрнең, әйеме?

 

-  Әйе, Булат бит ул гади генә персонаж түгел, ул - татар халкының рухи азатлыкка, иреккә омтылышын чагылдыручы бер символ, халык аны шулай дип тоемлый. Гомумән мин “Зәңгәр шәл” белән нык бәйле. Училищеда укыганда Камал театрына аяк баскач та, мин “карурман эризоды”нда  “Шәкерт җыры”н җырладым. Аны иң башта кем җырлагандыр? Кәрим Тинчуринны кулга алгач, әсәр репертуардан югалып тора бит. Тинчурин аклангач, Ширияздан Сарымсаков спектакльне яңартып куя. Ул вакытта “Шәкерт җыры”н җырларга Илһам Шакировны чакыралар. Аның әле училищеда укыган чагы була. Ай буе куялар спектакльне, Илһам абый ай буе җырлый. Әле кайвакытта кул чабып икешәр тапкыр да җырлаталар.

 

-  Спектакль баргандамы?

 

-  Әйе, элек шундый гадәт булган бит. Мәсәлән, качкыннар күренеше ахырындагы биюне икешәр тапкыр кабатлый торган булганнар, чөнки халык тукталмый кул чапкан. Миңа ышанмасаң, өлкән артистлардан сорап кара.1986 елда яңа бинага күчкәндә без Венера Ганиева белән без Мәйсәрә һәм Булат булдык. Аннары, вакытлар узгач, Наил Әюпов белән икебезне Марсель Сәлимҗанов Шәйхи бабай роленә билгеләде. Беркадәр вакыт спектакль тукталып торгач, аны Фәрит Бикчәнтәев тагын сәхнәгә алып чыкты. Хәзер мин анда ишан хәзрәтне уйнап йөрим менә.

 

-  Әсхәт абый, безнең әңгәмә дөрес юлдан бармый бит әле. Безгә иҗат юлыңның иң башыннан башлап китәргә кирәк иде.

 

-  Минем иҗат юлы үзебезнең авыл мәктәбеннән башланды. Озын тәнәфесләрдә коридорда түгәрәк уен уйный идек. Менә шунда җырлый башладым мин. Ата-аналар җыелышларында да җырлаттылар. Шулай берсендә җырлап чыккач бер укытучы бик каты сүкте үземне. Мәхәббәт турындагы җыр булган икән ул. Шуннан кеше алдында җрлауга күңел тартмый башлады. Берничә ел шулай дәвам итте. Алтынчы класста чакта табигать белеме укытучым Асия апа Мингалимова, клубта «Кошлар көне» уздырырга йөри. Миңа җырларга куша. Мин карышам. Кара аны, чирегеңә икеле чыгарам, дип куркыткач кына ризалаштым. Рәхмәт моның өчен Асия апага! Сәхнәгә чыгарга ак күлмәк юк иде, җизниләрдән барып алды әни. Ник алай эшләгәнмендер, белмим, каушаудан буллдымы икән, җырны түшәмгә карап җырладым.

Бер кыз бала жыр чыгарган

Багышлап әнисенә... 

Менә шуннан башланды минем сәхнә тормышым. Бөтен концертларга, кичәләргә чакыралар иде. Аннары минем формалашуыма гаиләдәге мохит та нык йогынты ясады. Элек бит авылларда үзешчән сәнгать көчле булды. Клубларда зур-зур спектакльләр куела иде. Әтием бөтен геройларны уйнап чыкты, “Изге амәнәт”, “Башмагым”, “Зәңгәр шәл”ләрдә катнашты. Әнием дә җырлый минем. Алар кара-каршы жырлап мәҗлесләрдә табын күрке булып утыралар иде. Әби-бабайлар да җырчылар иде. Гомумән, авылның рухи тормышында нык катнаша торган гаиләдә үстем. Бер сүз истә калган. Клубта 1969 елны каршылыйбыз. Әтием - Кыш бабай, сеңелкәшем Рәмзия - Кар кызы, ә мин – Яңа ел кичәсен алып баручы. Залдан әзрәк капкан кешеләрнең әйткәне колакка кереп калды: «Һо, Хисмәтләр басты сәхнәне!» Шул елны мәктәпне тәмамладым. Артист булу теләге көчле иде. Киттем Казанга. Эзләп таптым консерваторияне. Җырлавымны бик озаклап тыңладылар. Соңыннан Зөһрә апа Бәйрашева әйтте: «Энем, 1 сентябрьгә килерсең, сине әзерлек курсына кабул итәбез», - диде. Канатланып киттем апаларга. Әни аларга күчтәнәч җибәргән иде. Җизни мине тыңлады да, кырт кисте «Ир кешегә нинди авыз күтәреп җырлап йөрү ул!» - диде. Икенче көнне үк үзе эшли торган РТИ заводының корым цехына урнаштырып та куйды. Бер смена эшләдем. Кичен абыйларга киттем. Аларга да авыл күчтәнәчләре тапшырасы бар бит әле. Абый корым цехына урнашуымны ишеткәч, кызып китте. «Син нәрсә, дурак! 18 яшеңнән! Бер елда кәкерәясең бит анда, бүтән бармыйсың!» - диде. Абый төзелештә эшли, сварщик. Ничек тә җаен тапты, мине, унсигезе тулмаган малайны, монтажчы итеп урнаштырды. Тулай торактан урын бирделәр. Казан университетының ике корпусын, цирк бинасын, Авиация заводының цехын төзүдә катнаштым. Аннары экспедитор итеп куйдылар. Исәбенә керсәм, үсәргә мөмкинлекләр бар иде. Тик күңел һаман сәнгатькә тартылды. Укытучылар клубында үзешчән сәнгатькә катнашып йөри башладым. Беркөнне эштән кайтып керсәм, тулай торакта ниндидер кызлар йөри. Мәдәният институты студентлары икән, диплом спектакле чыгарыр өчен егетләр-кызлар эзлиләр. Татарча сөйләшәләр, чибәрләр үзләре. Аларга ничек каршы киләсең?! Киттем мин төзүчеләр мәдәният йортына. «Су юлы» дигән спектакль куйдык. Берочтан шундагы вокал түгәрәгенә дә йөри башладым. Кирам Сатиев ак баяны белән уйный, мин Илһам абыйга охшатып җырлаган булам инде. Гөрләтәбез! Шулай берсендә мине Мәсгут абый Имашев ишетеп алган. «Әйдә мин сине Марсель Хәкимычка күрсәтеп карыйм әле», - ди. 

Алып барды театрга. Марсель абый урынында түгел иде, аның әтисе Хәким ага белән сөйләштек. Ул миңа шундук «Мишәр малае» дигән кушамат такты. Икенче килгәндә дә очрата алмадык, өченчесендә генә туры китердек. Марсель аганы беренче тапкыр шунда күрдем. Янында бер ят кеше дә бар иде. Миннән шигырь, проза сөйләтеп карадылар. Җырлый беләсеңме, диләр. Беләм, мин әйтәм. Теге таныш түгел кеше пианино уйный башлады. Соңыннан белдем, ул композитор Алмаз Монасыйпов булып чыкты. Җырларның озынын да, дәртлесен дә җырлаттылар. Шуннан марсель абый әйтте, бездәге хезмәт хакына риза булсаң, 1 нче сентябрьга театр училищесына килерсең, диде. Чыннан да мин төзелештә алган акчаны театрда эшләп төштә дә күреп булмый иде ул чакта. Шулай да хыялыма каршы килә алмадым. Марсель абый мине училищеның икенче курсына кабул итте. Асия апа Хәйруллинага рәхмәт, мине әдәби татар телендә сөйләшергә өйрәтү өчен нык тырышты. Шуннан соң теге Хәким абый таккан кушамат үзеннән-үзе онытылды.

 

-  Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгулар ничек булды?

 

-  Әле укыган вакытта ук безне Марсель абый күмәк күренешләрдә катнаштыра башлады. «Ташкыннар»да без Даниял Вахитов белән туй күренешенә керә идек. 1978 елда училищены тәмамлап, театрга чын актер булып эшкә кабул ителдем. 1979 елда Марсель абый Хәй Вахитның «Талак, талак!» спектаклен куйды. Мәрхүм Айдар Хафизов белән параллель уйнадык без ул әсәрдә. Шул ук елны тагын бер гаҗәеп хәл булды. Ринат абый Таҗетдинов гөрләп барган «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә үзе уйный торган Җәмил ролен, тотты да, миңа – әле яңа гына училище тәмамлап килгән яшь актерга тапшырды. Театр тарихында күрелмәгән хәл иде бу. Мондый фикер Ринат абыйның башына каян килгәндер дә Марсель абыйны ничек күндергәндер, белмим. Ничек кенә булмасын, мин аңа мең-мең рәхмәтле. 

 

-  Әсхәт абый, Син бик кызык кеше, әйеме. Карап торуга үзең типик актер, әмма нинди генә роль бирсәләр дә ул синең табигатеңә ярашып тора, бу рольне нәкъ менә синең өчен язганнардыр кебек тоела башлый.

 

-  Актерның мөмкинлеләрен, аның рольгә туры килү-килмәвен режиссер күрәдер. Әгәр роль дөрес билгеләнмәсә, актер әллә-ни уңышка ирешә алмый, дип уйлыйм.

 

-  Телевизион фильмнарда да шулай бит. Әсхәт Хисмәт үзен уйный дип карап утырасың, әмма ул ниндидер бер образ тудыра.

 

- Мин телевидениега да рәхмәтле. Әле училищеда укыган чакта ук мине режиссер Идмас ага Үтәгәнов «Яшьнәп узган яшьлек» телефильмында ак офицер роленә чакырды. Мин анда үземә яңа бер дөнья ачтым. Соңрак Идмас ага «Мырау батыр» спектаклендә роль бирде. Аннары Әхтәм Зарипов кечкенә рольләргә чакыра башлады. Соңрак киң полотнолы «Габбас хәзрәт» фильмы туды. Соңгы елларда Нурания Җамалиның «Китәм димә», «Яланаяклы кыз», «Җылы эзли җаннар» һәм башка фильмнарында катнаштым. Экран мине халыкка тагын да күбрәк танытты, чөнки хәзер бит татар телевидениесен бөтен дөнья карый.

 

-  Әсхәт абый, Сине дөньяда иң нык сөендергәне нәрсә ул?

 

Бер мисал китерим. Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» әсәре буенча Илдар Хәйруллин 6 серияле фильм төшергән иде. Беләсез, мин анда Акбай ролен башкарам. Күп еллар үткәч, бер туй мәҗлесен алып барырга туры килде миңа. Яшь парны табын түренә каршы алдык. Кияү утырды, кәләш басып тора. Бер-бер хәл булганмы әллә дип куркып киттем. Үскәнем нәрсә булды, дип сорадым. Ул миңа текәлеп карады да: «Һо! Акбай абый килгән, Акбай абый килгән!» - дип сөенеп кул чәбәкли башлады. Акбай абыйсын карап үскән кыз булып чыкты кәләшебез. Чыннан да, безне карап берничә буын балаларыбыз тәрбияләнеп үсте, аларның күңелендә татар рухы, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштык. Менә шул хезмәтнең нәтиҗәсен күрү – иң зур сөенеч.

 

-  Сезнең тагын бер зур сөенечегез бар бит әле – улыгыз Булат, виртуоз музыкант, яшьләрнең кумиры!

 

-  Чыннан да бу бик олы сөенеч. Мин үзем, күпме генә хыяллансам да, гармунга өйрәнә алмадым. Үҗәтлек җитмәде. Соңыннан нык үкендем, әлбәттә. Ә менә Булатны алты яше дә тулмастан музыка мәктәбенә бирдем. Мавыгып китте, музыка аның яшәү рәвеше булып калды. Училищены, консерваторияне уңышлы тәмамлады, хәзер инде зур музыкант. Бу - минем хыял тормышка ашты.

 

-  Әсхәт абый, 70 яшең тулган көнеңдә яшермичә әйт әле, син бу дөньяда кемнәргә рәхмәтле?

 

-  Укытучыларыма.

 

-  Кайсыларына?

 

-  Барысына да. Миңа бу дөньяда яшәү гыйлеме биргән әти-әниемә, әби-бабайларга, гаиләмә, авылдашларга, мәктәп, училище укытучыларына, бер сәхнәдәшләремә, режиссерларга, тамашачыларга, гомумән, минем тормыш юлында очраган, мин аралашкан һәммә кешегә рәхмәт! Мин аларның һәркайсыннан нинди дә булса белем алдым.

 

-  Әсхәт абый, Синең белән аралашу безгә дә бер дәрес булды. Биргән белемнәрең өчен рәхмәт. Озын-озак еллар дәвамында сәхнә күрке булып яшәргә язсын үзеңә!

- Амин!

 

Әңгәмәне Нәсим Акмал алып барды.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк