Логотип
Журналда укыгыз

«Кеше төрле юнәлешләрдә үсәргә тиеш»

«Әкият» Татар Дәүләт курчак театры артисты Айвар Гыймаев белән әңгәмә.

«Әкият» Татар Дәүләт курчак театры артисты Айвар Гыймаев белән әңгәмә.

– Айвар, сез «Әкият» курчак театрында 2011 елдан бирле хезмәт итәсез. Үзегезнең беренче ролегезне хәтерлисезме?

– Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, курчак театрына эшкә кердем. Беренче рольне студент булган чакта ук «Прыгающая Принцесса» спектаклендә башкардым. Биредә мин Принц ролен уйнадым, һәм шуннан соң миңа Принц амплуасы берегеп калды. Театрда 10 ел эшләү дәверендә «Золушка», «Щелкунчик», «Принцесса Крапинка» һ.б. спектакльләрдә Принц ролен 7 тапкыр башкардым.

«Беренче Принц»ка әйләнеп кайтсак, бу минем өчен гадәти булмаган тәҗрибә. Ул вакытта мин әле курчак сәнгатендә берни дә аңламый идем. Әмма остазым Людмила Дьяченко җитәкчелегендә ролем уңышлы булып чыкты. Әлеге спектакльне без диплом эше буларак әзерләдек. Театрда эшли башлагач, «Прыгающая Принцесса» спектаклендәге ролем беренче иде, билгеле.

Г. Вәлиева фотосы

Фото авторы: Сергей Омшенецкий

– Тамашачы Сезне артист буларак кына түгел, режиссёр буларак та белә. Киләчәктә режиссёр буларак нинди жанрда һәм нинди әсәр  белән эшләргә теләр идегез?

– Әйе, минем исемлектә безнең театрда режиссёр-куючы сыйфатында ике спектакль бар, алар икесе дә кечкенә тамашачылар өчен. «Не хочу, не буду» һәм «Приключения пингвинёнка Пинка». Ул вакытта элеккеге баш режиссёрыбыз Зиннуров Илдус Насыйх улы үземне режиссёр сыйфатында сынап карарга тәкъдим итте һәм мин бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булдым. Беренче тәҗрибә уңышлы булып чыкты, тамашачы спектакльне ошатты.

«Приключения пингвинёнка Пинка» спектаклен безнең актриса Евгения Кладова белән берлектә куйдым. Бу эш төптәнрәк уйлап эшләнелде һәм тагын да яхшырак килеп чыкты.

Киләчәктә режиссёр буларак эшләү турында, әлбәттә, фикерләр бар. Үземне бәби-спектакльләрдә генә түгел, өлкәнрәк балалар өчен дә сынап карыйсым килә. Куелыш өчен конкрет әсәр юк, тик мин әлегә эзләнүдә. Изоляция вакытында театрның социаль челтәрләрендә артистларыбыз әкиятләр укыды. Мин дә инстаграм-аккаунтымда «Нинди әкият ишетергә телисез» дигән сораштыру урнаштырдым. Шулкадәр күп төрле вариант тәкъдим иттеләр. Бәлки, киләчәктә спектакльне сайлау өчен дә шулай ук эшләргә кирәктер? (Елмая.)

– Күңел түрендә яшәүче ролегез – нинди ул?

Хыялланып яшәү кирәк, әлбәттә, ләкин мин һәрбер рольгә шат. Курчак театрында рольләр күп. Кайвакыт хәтта спектакль дәвамында күләгәдә булган кеше, тамашачылар күрә торган персонажга караганда, мөһимрәк тә. Әйтик, «Shurale: Яңа фантазия» спектаклендә сәхнәгә мин кара киемннән генә чыгам. Камал театрыннан коллегаларыбызның эшебез турында бәяләмәләрен ишеткәч, мин бу спектакльнең «кара киемле кешеләр»сез гади генә булуын аңладым. Курчак театрында бу алым «кара кабинет» дип атала. Бу «кара киемле кешеләр» күләгәдә эшли, әмма иң тылсымлы күренешләр тудыра. Әлбәттә, һәр актёр төп рольләр уйнарга хыяллана. Мин баш һәм икенче пландагы рольләр уйныйм – барысына да шат.

– Ялгышмасам, Сез әле театрда тәрҗемәче буларак та эшлисез. Тәрҗемә барышында Сезгә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?

– Әйе, җитәкчелеккә Илгиз Газинур улы (Илгиз Зәйниев – бүгенге көндә курчак театрының сәнгать җитәкчесе – Г.В.) килү белән, бездә спектакльләрнең синхрон тәрҗемәсе үсеш алды. Тәрҗемәче тәҗрибәсе зур түгел, әмма без эшләргә һәм камилләшергә тырышабыз. Текст ягыннан иң зур күләмле спектакльләрнең берсен – «Әлдермештән Әлмәндәр»не тәрҗемә итәм. Без барыбыз да бу спектакльнең өлкәннәр аудиториясе өчен куелганын беләбез. Мин сәхнәдә актёрлар белән синхрон рәвештә текст әйтергә тырышам, бу рус телле тамашачыга татар тамашачысы белән бергә Туфан Миңнуллин тарафыннан язылган шаяртуларны аңларга ярдәм итә. Сәхнәдәге хәрәкәтне күзәтеп, актёрларны ишетергә өлгерергә һәм текстны артык хис-кичерешләрсез укырга кирәк – кыенлыгы шунда. Синхрон тәрҗемә нейтраль булырга тиеш. Хисләр сәхнәдән килә, бу эчке тавыш кебек.

Фото авторы: Сергей Омшенецкий

– Сез артист, режиссёр һәм тәрҗемәче булуыгыздан тыш, профессиональ радио-алып баручысы да. Бу өлкәдә алга таба да үсәргә ниятегез бармы?

Мин федераль радио мәктәбен тәмамладым. Дипломны алдым, әмма бу өстәмә керем өчен түгел, күбрәк үз-үзеңне үстерү өчен. Бу өлкәдәгә үз эшләренең осталары белән таныштым, радио студиясен дә күрергә насыйп булды. Мин моны яхшы тәҗрибә дип саныйм.

– Һәрбер кешегә нәрсә эшләп карарга тәкъдим итәр идегез?

Һәр кеше төрле юнәлешләрдә үсәргә тиеш. Әгәр дә сезгә эштә нәрсә дә булса кирәк булмаса, бу тәҗрибә бик мөһим. Минем исемлектә артист яки режиссёр булып эшләве генә түгел. Мин шәһәрнең төрле мәйданчыкларында да шулай ук җырладым; ут тамашасы белән мавыктым; студентлар язында куелышларда катнаштым, армиядә хезмәт иттем. Кызыксынулар төрлерәк булган саен, тормыш күңеллерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк