Логотип
Журналда укыгыз

Кеше характерын йолдызлар гына ача аламы?

Йолдызнамә темасын дәвам итеп, йолдызлыкларга хас сыйфатларны ачыкларга булдык. Бу чыннан да шулаймы, әллә кеше характерын йолдызлар гына ача алмыймы? Шушы йолдызлык астында туган артистларыбызны үзләреннән сорыйк. Бу санда кәҗәмөгезләрне тикшерәбез.

Йолдызнамә темасын дәвам итеп, йолдызлыкларга хас сыйфатларны ачыкларга булдык. Бу чыннан да шулаймы, әллә кеше характерын йолдызлар гына ача алмыймы? Шушы йолдызлык астында туган артистларыбызны үзләреннән сорыйк. Бу санда кәҗәмөгезләрне тикшерәбез.

Ир-ат кәҗәмөгез чыдам һәм ышанычлы, үз идеяләрен тормышка ашыра белә һәм стратегик фикерләү сәләтенә ия, булачак перспективаларны ачык күрә.

Астрологлар бу билге вәкилләренең эшләре тәртипкә салынган, диләр. Эш шунда ки, кәҗәмөгез темпераменты буенча меланхолик ‒ тыйнак, йомык. Тышкы салкынлыгы аңа вәзгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Мондый ир-атның тормыш юлы альпинистларның текә тау буйлап күтәрелүен хәтерләтә, әкрен генә ул югарыга омтыла.

Ир-ат кәҗәмөгезгә курыкмыйча яшерен серләрне сөйләргә мөмкин. Ул аны саклап калу гына түгел, әле берәр киңәш тә бирергә мөмкин.

Кәҗәмөгез беркайчан да башланган эшне ярты юлда калдырмый һәм моның өчен сәбәпләр эзләми. Бу сыйфаты аңа тормыштагы каршылыкларны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә.

Бу билге вәкилләре берничек тә ялганны кабул итә алмыйлар. Үз танышларын алар шул югары лыктан бәяли. Ялган һәм алдашу белән очрашкач, аларның күңелләре кайта. Үзләренә карата әйтелгән тәнкыйтьне алар тыныч кабул итәләр. Бу сыйфат бик сирәк кешегә хас.

Гыйнвар урталарында туган кәҗәмөгезләрдә җитешсезлекләр күбрәк дип әйтеп була... Аларның иң начар сыйфатлары ‒ салкынлык. Кәҗәмөгезләрне якыннан белмәүчеләр өчен эчләрендә ут булса да, алар салкын булып тоелырга мөмкин. Ир-атлар кеше фикеренә гомумән колак салырга яратмыйлар. Алар үзләренең хаклы түгел икәннәрен белсәләр дә, фикерләреннән кайтмаячаклар. Пессимизмга тиз бирешәләр, бу үз чиратында депрессиягә китерергә мөмкин.

Алар кул эшләренә өстенлек бирәләр, бакчаны яраталар. Бу билге вәкилләренә түземлек һәм эзлеклелек таләп итә торган шөгыльләр туры килә.

Ир-ат кәҗәмөгезләр үз хисләре турында ачыктан-ачык сөйләргә яратмыйлар, алар салкын канлы, аз сүзле һәм тыйнак. Аларның дуслары да дошманнары да күп түгел. Шау-шулы кичәләр һәм дискотекаларны алар яратмый, гаилә белән тыныч кына ял итүне кулай күрәләр.

Мәхәббәткә килгәндә, ир-ат кәҗәмөгезләр шәхси тормышларын җентекләп планлаштыралар, еш кына хисап буенча өйләнәләр. Әгәр барып чыкса, ул хатынын бәхетле итәчәк. Никах килеп чыкмаса, ул аерылышу турында беренче булып сүз кузгатмаячак.

Кәҗәмөгез ир-атлар үз гаиләсенең җитешлеген кайгырта. Алар чынлап торып якыннары янында гына ял итә ала. Хатыны һәм балалары янында булуны бернинди күңел ачуга да алыштырмаячак.

Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров 17 гыйнварда кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туган.

Ир-ат кәҗәмөгезләргә хас сыйфатларны аңа укыткач, ул аптырап калды, күбесе туры килә. Ләкин шулай да кайберләре белән килешеп бетмәде:

«Йолдызнамәне укып чыктым, барысы да миңа туры килә диярлек. Ләкин менә ялганны кабул итә алмыйлар дигәне белән килешмим. Мин алай ук катгый түгел, ялганлаган кеше гафу үтенә икән, зыян юк. Начар сыйфатлары салкынлык диелгән, чыннан да, салкын кеше мин, эчтән янсам да, тыштан салкын булып тоелам.

Чынлап та, кул эшләрен, бакчада казынырга яратам. Агачтан әйберләр ясыйм. Гаилә белән ял итәргә яратам дигән фикер белән килешәм, ләкин без Динә белән бер-беребезгә ябышып ятмыйбыз. Барасы килгән җиргә аерым булса да барабыз. Кеше инде безгә нишләп аерым йөрисез дип әйтә, без ир белән хатын гел бергә йөрергә тиеш дип санамыйбыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк