Логотип
Журналда укыгыз

«Чаллы театрның киләчәге зур булачагына ышанам»

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров белән әңгәмә.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров белән әңгәмә.

–Марсель, Сез Туймазы театрында 8 ел хезмәт куйган артист. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына ничек эшкә килеп урнаштыгыз?

– Мин Чаллы театрына сәнгать җитәкчесе Олег Мадиярович чакыруы буенча килеп урнаштым. Үзе белән сөйләшкәч, чакыруны кабул иттем. Өч көн эчендә Чаллыга да күчендек. Элеккеге эш урынында да барысы да аңладылар. Яр Чаллы шәһәрен дә якын итәбез. Биредә безнең туганнарыбыз яши, айга кимендә бер тапкыр булса да, аларны күрергә килеп китә идек.

Олегның талантлы һәм көчле режиссёр икәнен беләм, театрның киләчәге дә зур булачагына ышанам. Аллага шөкер, Туймазы театрында баш рольләрем күп иде. Ләкин Чаллыда иҗатым яңа үсеш алыр дип уйлыйм. Эшкә чакырып алуы да юктан гына түгел, димәк, миңа өмет баглыйлар. Хәзер җиң сызганып, тагын да яңа көч белән иҗат итәргә, үзеңне күрсәтергә генә кирәк.

– Туймазы театрында Сезнең үз тамашачыгыз бар, билгеле. Чаллы театры тамашачысының игътибарын яуларга авырмы?

– Туймазы тамашачысы мине үз итте. Мине театр артисты гына түгел, телевидение алып баручы буларак та беләләр иде. Урамда да күреп алсалар йөздән туксаны танып исәнләшеп китә иде (Елмая). Чаллы театрына килгәндә, без әле күптән түгел быелгы сезонны ачып җибәрдек, шуңа да белеп бетермиләр. Ләкин таный башладылар, анысы бар. Әйткәнемчә, хәзер ныклап эш күрсәтергә кирәк. Тиздән тамашачының игътибарын яулап булыр, Аллаһ боерса.

– Тамашачы Сезне театр артисты буларак кына түгел, ә җырчы һәм алып баручы буларак та белә. Яр Чаллыда эшләп килгән «Ключ» яшьләр театрында да уйныйсыз. Ничек барысына да өлгерәсез?

– Туймазыда яшәгәндә театр һәм телевидениедән тыш, җыр сәнгате белән дә шөгыльләндем. Үз җырлар җыентыгым, дүрт клибым бар. Пандемия башланганчы концертлар белән дә йөрдем. Әлбәттә, киләчәктә яңа җырлар яздырырга да уйлыйм. Әмма хәзер күбрәк театр дөньясында кайныйм. «Ключ» яшьләр театрында уйнарга мөмкинлек туды, рәхәтләнеп биредә дә иҗат итәм. «Хәрәкәттә бәрәкәт» диләр бит. Мин иртәдән торып эшкә чыгып китәм, төнлә өйгә кайтам мин дә, хатыным да моңа күнеккән. Күбрәк көч куйсаң, эшләгән эшеңнең җимеше дә татлы була.

– Моннан тыш, Сез умартачылык белән дә шөгыльләнәсез бит әле. Бу гади хоббимы, әллә өстәмә табыш чыганагымы?

– Әйе, һәр кешенең хоббие бар, минем – умартачылык. Мин моның белән 6 ел шөгыльләнәм, бабам да умарта тота. Төрле авылларда торсак та, яшьрәк чакта каникуллар вакытында аңа кайтып бу эшкә өйрәнеп калдым.Башта бер умарта булса, хәзер исә алар елдан-ел артып бара. Сер түгел, аның кереме дә бар, ләкин аның өчен җәй буе эшләргә кирәк. Беренче чиратта бу минем яраткан эшем. Һәрберебезгә тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып торырга кирәк. Ялларда җан-тәнем белән умартачылык эшенә биреләм мин шулай ял итәм.

– Бүгенге көндә Чаллы театры нәрсә белән мәшгуль?

– Без көне-төне Шамил Идиятуллин романы буенча «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакленең премьерасына әзерләнәбез (Г.В. интервью декабрь аенда алынды. Спектакльнең премьерасы 28 декабрьдә узды.) Бик зур, көчле, фестивальләрдә катнашырлык премьера булыр дип көтелә. Спектакль өстендә эшләү авыр һәм шул ук вакытта кызык та. Киләсе елга да театрның планнары зур. Гадәттә, театр елына 4-5 спектакль чыгарса, безнең театр 8 премьера әзерли. Белүегезчә, Чаллы театры яңа биналы булды, сәхнәнең мөмкинчелекләре дә зур. Шуларны күздә тотып сәнгать җитәкчебез яңа репертуар туплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк