Логотип
Журналда укыгыз

Бәхет тормышка карашыбыздан тора

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина белән тормышындагы үзгәрешләр, ире Илсур һәм кызы Сәфинә белән мөнәсәбәтләре һәм хатын-кыз бәхете турында әңгәмә кордык.

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина белән тормышындагы үзгәрешләр, ире Илсур һәм кызы Сәфинә белән мөнәсәбәтләре һәм хатын-кыз бәхете турында әңгәмә кордык.

Икенче мөнәсәбәтләргә акыл белән карадым

– Дилә, күптән түгел туган көнегез булып узды. Ничек хис итәсез үзегезне?

– Кырык яшь ул рәхәт чор икән. Егерме яшь булганда миңа кырык яшьтәге кешеләр олы кешеләр кебек тоела иде. Кырык яшь – акыллы яшьлек. Кыяфәтең дә яхшы, җитдилегең дә бар, тормыштан туплаган тәҗрибә, белем, зирәклегең бар. Һәм шушы чор миңа бик ошый. Барысы да үзеңнән, күңел халәтеңнән тора.

– Хатын-кызның нурлар сибеп чәчәк атуында аның тормыш иптәше – яраткан иренең дә роле зур. Ирегезне ничек характерлар идегез?

– Әлбәттә, Илсур минем өчен ир кеше буларак терәк тә, мәхәббәтем дә, дустым та, укытучым да. Ул минем өчен бар яктан идеаль кеше. Ул үзем кебек эмоциональ, бу яктан без бер-беребезгә охшаган.

– Шулай да, беренче ирегез белән мөнәсәбәтләр ничек калды?

– Беренче ирем Марат Мухин белән тыныч аерылыштык. Марат та, мин дә конфликт яратмыйбыз. Шулай да, аерылу процессы минем өчен психологик яктан авыр булды. Ул вакытта әнием дә авырды, аны ел ярым карадым. Ир белән хатын уртага салып сөйләшергә, әйтәсе килгән сүзен эчендә йөртмәскә тиеш. Мин бар әйберне авыр кичерәм. Ул вакытта кичекмәстән психолог янына барырга кирәк икән. Ситуация аерылуга килеп җитсә, һичшиксез, психологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саныйм. Кайчак хатын-кызның күңелендә кешегә карата ачу саклана. Бу киләчәктә хәтта авыруга да китереп җиткерергә мөмкин. Шуның өчен кичекмәстән профессиональ ярдәмне кире какмаска киңәш итәм. Ни өчен ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында мәктәптә укыган вакытта ук сөйләмиләр икән, дип уйланам. Тормышка психологик яктан өйрәтү юк. Тормышка бернинди әзерлексез аяк басу – мәктәпкә белемебез булмаган килеш укытырга барган кебек.

– Марат та икенче тапкыр өйләнде. Шуннан соң Сезне кайбер тамашачылар корбан булып калгансыз икән, дип әйтә башлады. Моны ничек кабул иттегез?

– Әйе, шулайрак килеп чыкты шул. Ә чынбарлыкта мин Маратка караганда иртәрәк кияүгә чыктым. Монда ситуация безнең аерылышуыбыз турында әйтмәвебез аркасында килеп чыкты. Без аның белән пиар, хайп ясарга теләмәдек. Шуның өчен күп кешеләр, хәтта коллегалар, бу мәгълүматны белмәгәч, аптырап калдылар.

«Ирем — төгәл кеше, ә каенанам турында китаплар язып була»

– Кызыгыз Сәфинә аерылышуыгызны кабул итә алдымы? Ирегезгә карашы нинди?

– Сәфинә мин аерылганда кечкенә иде – ул аңламады да аны. Ә Илсур белән аларның мөнәсәбәтләре искиткеч. Илсур беренче никахыннан туган балалары һәм Сәфинә белән бертигез дәрәҗәдә аралаша, аермый. Ирем бик төгәл кеше.

– Килен-каенана мөнәсәбәтләре ничек?

– Каенанам турында китаплар язып була. Аның кебек хатын-кызлар тарихка кереп каладыр, мөгаен. Ул бик көчле хатын-кыз. Шул ук вакытта ул бик көчле ир кеше белән гомер итә. Каенанам зирәк, вакытында тыелып кала белә. Әти – әнигә, әни әтигә «ярар, ярар» дип торалар. Аларның дуслары да күп, үрнәк һәм сокланырлык гаилә дип әйтер идем. Әнигә сокланып туя алмыйм. Ут кеше ул! Бар җиргә дә өлгер. Хәтта ял иткәндә дә тик ятмый: берничә тапкыр бергә ял итәргә туры килде. Анда да, Сөбханаллаһ, тик тормый. Иртә таңнан торып, диңгезгә чыгып китә, экскурсияләргә йөрергә ярата. Ул Аллаһы Тәгаләдән бирелгән таланттыр. Аңа ярарга кирәк түгел, ул сине ничек бар, шулай кабул итә. Кысылмый, уртак тел таба ала, сүз чыга икән, ситуацияне тиз генә яхшы якка бора белә.

«Әтине авылга берүзен торырга җибәрәсе килмәде»

– Әтиегез классташыгызның әнисенә өйләнде. Моны сез тормыш сынавы дип кабул иттегезме?

– Киресенчә, мин сөендем генә. Әтинең ялгыз булуы мине борчый иде. Әнине югалткач, әти күпмедер вакыт минем белән яшәде, Казанда эшли иде, соңрак авылда берүзе тора башлады. Мин, иң беренче чиратта, аның бәхетле булуын телим. Классташымның әнисе Дания апа да ялгыз иде. Әти аңа үзе шалтыратып очраштылар да, озак та узмады, никах та укыттылар. Бергә торуларына өч ел була. Аллага шөкер, матур гына тормыш итеп яталар.

– Абыегыз Булат Нигъмәтуллин да җырчы. Бер әңгәмәдә Сез аны дус та, укытучым да, дип әйтәсез. Гаиләдә ике җырчы булу бер-береңнең көндәшлегенә китермиме?

– Юк, бөтенләй дә. Иҗат өлкәсендә бәхәсләшеп алу – нормаль процесс. Сүзгә киләбез икән, бер минуттан барысын да онытабыз. Икебез дә шундый. Без берберебездән өйрәнәбез.

«Беркайчан да үзеңне корбан итәргә ярамый»

– Дилә, үз кешеңне очратканыңны ничек белергә икән ул?

– Хатын-кыз иң элек үз-үзен тыңлап, шәхес буларак ныклап аягында басып торырга тиеш. Беркайчан да үзеңне корбан итәргә ярамый. Яраткан һөнәрең бар икән, гаилә хакы өчен, аны бергә алып барырга кирәк.

Үз-үзеңне яратырга кирәк, дип күп сөйлиләр. Бу – үзеңне минминлеккә куеп, борыныңны югары күтәреп, эгоист булып йөрү дигән сүз түгел. Бу – үз-үзеңне хөрмәт итү, үзеңне ничек бар, шулай кабул итү.

Үз кешемне очратсам иде, дип хыялланабыз. Чынлыкта исә, безгә үзебез кебек кешеләр магнит кебек тартыла икән...

Бәхет үзеңнән тора икән ул. Җитди, тормышта нык басып торган шәхес буласың икән, син теләсә кайсы ситуацияне кабул итә аласың. Кайгымы, бәхетме – син кабул итә белергә тиеш. Аллаһы Тәгалә безгә бер кичерә алмаслык сынау җибәрми. Син шундый вазгыятьтә калгансың икән, димәк, син аны кичерергә тиеш. Безнең бәхетебез ситуациягә һәм тормышка караштан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк