Логотип
Журналда укыгыз

Безнең эстрадада курку хисе бар

Ландыш белән аралашу һәрвакыттагыча җиңел һәм рәхәт булды. Кеше белән сөйләшкәч, үзеңә рәхәтлек алган чаклар була бит?.. «Сәхнә» журналының бүгенге кунагы, Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова да шундыйлардан.

Ландыш белән аралашу һәрвакыттагыча җиңел һәм рәхәт булды. Кеше белән сөйләшкәч, үзеңә рәхәтлек алган чаклар була бит?.. «Сәхнә» журналының бүгенге кунагы, Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова да шундыйлардан.

«Китүем турында хәбәр иткәч тә, аяк чалулар дәвам итте»

– Ландыш, һаман бер балык башы, димә. Теге «Барс Медиа» эшчәнлеге турындагы видеоңны чыгаруга кайдан көч алдың?

– Көч үзеннән-үзе килә. Аннан соң дөресен сөйләдем, шуңа күрә курыкмадым. Түзәр чама калмагач, әллә ниләр эшлисең. 

– Ник нәкъ менә шушы вакытны чыгардың аны? Белүемчә, сез сөйләгән хәлләр, ягъни гаделсезлек, бу компаниядә күптәннән хөкем сөргән.

– Җитәкчелек алмашынды, Алинә. Мин «Барс Медиа»га мине танытканы өчен рәхмәтле. Җырчыларның күбесен нәкъ менә «Барс» җырчы итте. Әмма соңгы елларда, Динә Гәрәева җитәкче булып сайлангач, гомумән, эшләргә ирек калмады: моннан кысалар, тегендә юлны ябалар.

– Әгәр, еллар үткәч, «Барс» сине кабат үзләре белән эшләргә чакырса?..

– Кире кайту – ул алар белән янә эшли башлау. Әгәр дә аларның шартлары уңай булса, тагын бер әйтәм — җитәкчелек башка булса, компания үзе нормальләшсә, уйларга була... Әмма хәзер юк.

– Иҗат юлың башында танылу җиңелрәк булыр дип уйламаган идеңме? Ә бәлки сиңа танылу җиңел бирелгәндер...

– Бернәрсәне дә алдан уйламадым, барысы да үз агымы белән барды. Әле мин популяр булу теләге белән янганда, танылу җиңелрәк иде дә, шуңа күрә сәхнәгә тиз арада чыктым. «Барс» та безнең белән тырышып эшли иде, алар безне артист буларак үстерүгә чын мәгънәсендә күп көч түгә иде. Ә хәзер барысы да үзгәрде. Хәзер, беләсеңме, гомумән, дөньясы да башка.

– Теге елларда җиңелрәк иде, димәк?

– Әлбәттә! Хәзерге җырчыларга авыррак дип уйлыйм. Мин килдем, җырлау сәләтемне тикшерделәр һәм эшләргә алындылар. Ә хәзер киләсең дә, монда акча тыгасы, тегендә акча кертәсе... Үзеңнең җырлавың өчен түләүне мин аңламыйм, гафу итегез.

– «Татар радиосы»нда ротациядә җырларың бармы?

– Юк.

– Әгәр дә акча түләсәң, алар алыр иде микән?

– Мин акча бирмәс идем. Хәзер бәяләрен дә белмим. 

– Алар белән контрактта булган вакытта иҗат ителгән җырларның авторлык хокуклары кемдә?

– Мин ул җырларны хәзер дә башкарам. Алар минеке, минем өчен язылган! Клипларны да үз акчама төшерә идем. Китәргә дип гариза язгач, бу хакта сүз әйтештереп караганнар иде. Инде китүем турында әйткәч тә, нигә миңа аяк чалуны дәвам итүләрен аңламадым. Әмма закон буенча ул җырлар минеке, һәм мин аларны башкарам. Хәзер сүз әйтүче юк! «Барс Медиа» бу видео-га берничек тә җавап бирмәде. Әйтер сүзләре булмаган, күрәсең.

– Бер сүз дәшмәделәр шул. Югыйсә сине нахак сүз сөйләүдә гаепли алалар иде.

– Әйе, ә яла ягу – административ хокук бозу. Судка бирә алалар иде. Алар бит: «Бу – ялган, нахак сүз», – диде. Фейклардан комментарий язып утырудан башка эшләре булмады.

– Алар нинди максат белән сине һәм башка җырчыларны кыскан микән? Тыныч кына эшләп була бит.

– Әйтә алмыйм, белмим. Беркем дә бу соравыңа җавап бирә алмас. Алинә, син үзең дә беләсең, күпме җырчы китеп бетте. Компаниядә тынычлык, бер-береңне аңлау булганда гына, бергә эшләп буладыр. Ә монда үзләренә кеше ошамый икән, аны тизрәк исемлектән сызып аталар. Алай эшләп булмый! Компаниядә хәзер җырчылар бик аз дип беләм.

– Иркә белән күрешсәгез?..

– Бу вакыйгалардан соң әле күрешкәнебез юк. Әгәр очрашсак, исәнләшермен микән?! Белмим. Әмма мин беркем белән дә талашмадым, сугышмадым. Һәм хәзер дә андый теләгем юк.  

«Тышкы кыяфәткә карап кына, кеше турында әйтеп булмый»

– Гайбәттән өстен калыр өчен, нишләргә кирәк?

– Мин һәрвакыт әйтә килдем: «Ничек булганын мин һәм гаиләм белә, калганнар белми». Белер-белмәс сөйләүчеләр һәрвакыт булган һәм булачак. Мин андый сүзләргә битараф!

– Әле яшьрәк чагыңда кыска итәкләр, ачык күлмәкләр кия идең. Шулай ук сүгүчеләр булгандыр.

– Беләсеңме, тышкы кыяфәткә карап кына, кеше турында фикер йөртеп булмый. Озын итәкле, күлмәкле кызларның нинди булуларын мин беләм... Шуны аңларга кирәк: миңа ул елларда 20 яшь иде, һәм мин эстрада, шоу-бизнес сәхнәсенә чыга идем. Бөек сәнгать белән эстраданың аермасы бар. Әгәр аякларым кәкре булса, билгеле, кыска итәкләр кимәс идем. Ә мин сәхнәгә яшьләргә туры килгән җырлар белән чыктым. Һәр җырга төрле образлар уйланып табыла иде. Безнең эстрада болай да артта кала, чөнки бездә курку, оялу хисе бар. Әлбәттә, чама булырга тиеш, сүз юк. Әмма: «Моны кисәм, ни диярләр икән?» – дип иҗат итеп булмый. Кеше башкалар фикере белән генә яшәргә тиеш түгел.

– Ландыш, популярлыгыңны югалтудан курыкмыйсыңмы?

– Бернәрсә дә эшләмичә, өйдә утырганым юк. Һәрвакыт эшләп торсаң, популярлык югалмас ул. Без бит инде элегрәк чыккан җырчылар, исем дә бар. Мин беркайчан да: «Менә болай итәм, тегеләй итәм», – дип популярлык артыннан чапмадым һәм чапмыйм да. 

 «Нәрсә буласы алдан язылган»

– Нәрсә ул «мәхәббәт», Ландыш?

– Ансыз яшәп булмый. Мәхәббәт, дигәч, мин ир белән хатын арасындагы хисне генә күз алдымда тотмыйм. Мәхәббәт һәрнәрсәгә булырга тиеш. Хәтта Аллаһ та бу дөньяга безне – бәндәләрен яраткан, дип сөйләшәбез. Кешеләргә мәхәббәтле булырга, аларга ышанырга кирәк. Кайберәүләр: «Кешегә ышанырга ярамый», – ди. Кешеләргә ышанмыйча яшәп булмый. 

– Язмыш алдан язылган микән? Әллә без аны үзебез язабызмы?

– Нәрсә буласы алдан язылган дип уйлыйм. Теләсә нәрсә эшләсәң дә, Аллаһ язганча була. Бу – минем фикер. Әйе, без еш кына сайлау алдында калабыз. Әмма язмышыңдагы кискен борылышлар, төрле очрашулар инде язылып куелган. Туу һәм үлү сәгатьләребез дә билгеле. 

– Кайгыларны авыр кичерәсеңме?

– Бала кайгысыннан куркам. Мин элек тә бала җанлы кеше идем. Хәзер менә, Аллаһ боерса, дүртенче балабыз бу дөньяга аваз салачак. Һәм Аллаһы Тәгаләдән куркам. Мин Аңа үземчә якын. 

– Танышларың арасында Аллаһның булуына ышанмаучылар бармы?

– Бар, бу аларның эше. Беркайчан да беркемне дә өйрәтмим. Сорасалар гына, киңәш бирә алам. Миңа да: «Менә шулай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк», – диючеләр бар. Барысын да тыңларга кирәкми. Минемчә, кешене өйрәтергә ярамый. 

– «Ник болай иттем инде?!» – дип уфтанган чакларың буламы?

– Юк, чөнки нинди дә булса адым ясар алдыннан, мин уйлыйм. Беләсеңме, мин бүгенге көн белән яшим. Хәлләргә, вәзгыятькә реаль күзлектән, эмоцияләргә бирелмичә карарга тырышам. Нидер булды икән, димәк, шулай булырга тиеш. Аллаһ шулай язган! Башны диварга бәрсәң дә, бернәрсәне дә үзгәртә алмаслык хәлләр була.

– Бозымнарга ышанасымы?

– Язмыш ышандыра. Әнием каты авырган иде. Төрле кешеләргә барып карадык, әбиләргә. Әмма ярдәм итүчеләре булмады. Язмыш юкка гына сынамый инде ул. Һәр сынау безне нәрсәгәдер өйрәтә. Хәзер әнием исән-сау, шөкер.  

«Балаларымның телефоннары да юк»

– Кеше сезнең гаиләгезгә көнләшеп карыйдыр?

– Сизмим, артык уйланырга вакытым да юк. Әмма күз тиюләргә ышанам. Шуңа күрә балаларымны да кечкенә чакларыннан күрсәтмәдем. Ләйләгә ике яшь тулганда, аны төшерә башладым. «Әйдәгез, Ләйләгә аерым аккаунт булдырыйк», – диләр. Кирәкми, балаларымның телефоннары да юк.

Әнвәрнеке дә юкмыни?

– Юк, ә нигә ул аңа? Мин аны мәктәпкә илтәм, дәресләре беткәч, барып алам. Аларның уен уйнарга вакытлары да юк. Дәресләр әзерлибез, буш вакыт булса, урманга, табигать кочагына барабыз. Әле хәзер дәресләрнең дә кайберләре компьютерда. Бер кирәксез уеннарның файдасы юк дип уйлыйм. Балаларның кайберләре зомбига әйләнә – телефонны алгач, сине ишетми дә, күрми дә.

– Әнвәрнең сыйныфташларының телефоннары бардыр. Кызыкмыймы?

– Кызыга, әмма сорамый. Бераз үскәч, кирәк булганда, алып бирербез.

– Ничек уйлыйсың, балалар белән «секс» темасына сөйләшергә кирәкме?

– Кирәктер, Алинә. Без үскәндә, бу хакта безнең белән сөйләшүче булмады. Ләйлә үсә төшкәч, аның белән дусларча әлеге темага сөйләшермен дип уйлыйм. 

– Бишенче бала табар идеңме?

– Аллаһ бирсә, табар идем. Ирең әйбәт икән, нишләп тапмаска?! Мин Фәриткә ышанам, ул – минем өчен дус. Гаилә, балалар – бу дөньядагы иң зур бәхет! Яши белсәң, яшәү, гомумән, рәхәт. Аның тәмен тоя белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк