Бер спектакль тарихы («Рөстәм маҗаралары»)
«Рөстәм маҗаралары» узган гасырның 40 нчы елларында татар әдәбияты классигы Гадел Кутуй тарафыннан язылган беренче совет фантастикасы. 60 нчы елларда әдипнең улы – шагыйрь һәм тәрҗемәче Рөстәм Кутуй аны рус теленә тәрҗемә итә. Ул әсәрне язып бетерми, иҗади яктан эшкәртә генә.
«Рөстәм маҗаралары» спектакленең премьерасы 2022 елның декабрь аенда яшь режиссерларның «Һөнәр» бөтенроссия фестивале кысаларында куелды. Бу – Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрында Тимур Кулов куйган спектакльләрнең беренчесе генә түгел, моңарчы Тимур үзен режиссёр лабораториясендә куелган «Самат һәм Кара король» авторы буларак күрсәткән иде, соңрак, 2021 елда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, театрның аксакалы Нуриәхмәт Сафинның 75 яшьлек юбилеена багышлап, «Арыну» спектаклен чыгарды.
Спектакльләрнең язмышы бернинди мантыйкка да буйсынмый. «Рөстәм маҗаралары» да тиз генә, шома гына кабул ителмәде. «Һөнәр» фестивале экспертлары тарафыннан да шактый тәнкыйть сүзләре ишетелде. Бары тик Альбина Гайзуллина белән Булат Гатауллинның уйнавы гына югары бәя алдылар. Бу «беренче көн синдромы» булдымы, әллә премьера чиле-пешлерәк килеп чыктымы – әйтүе кыен. Ни генә булмасын, вакыт узу белән спектакль камилләште, бербөтен булып формалашты; соңрак «Алтын битлек» һәм «Арлекин» экспертларының югары бәясен алды.
«Рөстәм маҗаралары» узган гасырның 40 нчы елларында татар әдәбияты классигы Гадел Кутуй тарафыннан язылган беренче совет фантастикасы. 60 нчы елларда әдипнең улы – шагыйрь һәм тәрҗемәче Рөстәм Кутуй аны рус теленә тәрҗемә итә. Ул әсәрне язып бетерми, иҗади яктан эшкәртә генә.
Спектакльнең инсценировкасын яшь драматург Айдар Әхмәдиев язган. Сюжеты болайрак: унике яшьлек Рөстәм фронтка барырга хыяллана. Әбисенең абага чәчәге турындагы әкиятен тыңлап, абага чәчәк аткан төнне урманга бара да күренмәскә әйләнә. Аннары дошманга каршы сугышырга фронтка китә. Әлеге әсәр нигезендә Тимур Кулов кыю, истә калырлык спектакль куйган. Ул үзе мөстәкыйль әсәр буларак кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк