Бер спектакль тарихы / Абай-бабай аланы
Сәхифәбезнең алдагы чыгарылышы «Әкият» татар дәүләт академия курчак театрының Ренат Харис әсәре буенча куелган «Абай-бабай аланы» спектакленә багышлана.
Комедия – 0+
Спектакльнең премьерасы 2009 нче елның 12 февралендә булды, 2022 елның 4 ноябрендә ул яңартылып куелды.
Автор: Ренат Харис
Режиссёр: Илдус Зиннуров
Рәссам: Валентина Губская
Композитор: Резедә Ахиярова
Заманча фәлсәфи эчтәлекле әкият кешеләрнең үз әйләнә-тирәсендәге һәр нәрсә өчен җаваплы булу темасын күтәрә. Мәгълүм булганча, зур күңелсезлекләр кечкенә генә шаяру-шуклыклардан башлана. Ә алары безнең тормышта җитәрлек. Ренат Харис әсәре буенча куелган «Абай-бабай аланы» спектакле бүгенге заман белән аваздаш. Әсәрнең төп геройлары – Нарый белән Барый әти-әниләрнең, укытучыларның өйрәтеп, эш кушып торуларыннан, бигрәк тә телефонда уйнаудан тыюларыннан туеп, урманга чыгып китәргә карар кылалар. Биредә алар Абай бабай аланына юлыгалар. Абай-бабай – күп еллардан бирле үз аланында берсе ак, икенчесе кара төстә тылсымлы шар формасындагы Яхшылык һәм Яманлык чыганакларын саклый. Бу шарларга беркайчан да бер-берсенә якынаерга ярамый, югыйсә кешелек дөньясына кайгы киләчәк! Чөнки Яманлык якында гына, җирне яуларга һәрчак әзер булып тора. Бабайның күп еллар йокламавын белеп алган Нарый белән Барый, аңа ярдәм итәргә теләп, аны бераз ял итеп алырга күндерәләр. Әмма Яхшылыкны саклап тору аларны тиз туйдыра – малайлар аның белән уйнап алмакчы булалар. Аларны кисәткән Ябалакны оясыннан алып, бәйләп ыргыталар. Ваемсыз балаларның җитди әйберләрне дөрес итеп кабул итмәве, артык наян булулары әздән генә аяныч нәтиҗәләргә китерми кала. Спектакльнең төп эчтәлеге әнә шулардан гыйбарәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк