Логотип
Журналда укыгыз

Аның бер кайтуы ихтимал...

Мин шушы көтүченең чыбыркы үргәнен карап торып пьеса язарга өйрәндем.

Хәтер сандыгы

Кадерле укучыларыбыз, Яңа елның тәүге санында без журналыбызда яңа сәхифә ачып җибәрәбез. Аны без Татарстан радиосы белән берлектә әзерләргә булдык. Әлеге радио фондында бернинди матди берәмлек белән дә бәяләп булмый торган кыйммәтле хәзинә ята. Болар – әдәбият-сәнгать әһелләре белән әңгәмәләр. Алар үз вакытларында эфирда яңгыраганнар да, тарих өчен дип, архивка салып куелганнар. Танылган шәхесләребезнең уй-фикерләре, хис-кичерешләре, тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы кызыклы мәгълүмат саклана ул язмаларда. Быел без әнә шул хәзинәләр сандыгын ачып иң кызыклы әңгәмәләрне укучылар игътибарына тәкъдим итәрбез.

 

АНЫҢ БЕР КАЙТУЫ ИХТИМАЛ

Узган елның октябрь аенда күренекле драматург Ризван Хәмиднең тууына 80 ел тулды (1941-2017). Бу датаны билгеләп үтәргә һаман да шул короновирус кизүе мөмкинлек бирмәгәндер, дип фаразларга кирәк. Үз вакытында татар театрына яңалык алып килгән шәхес иде Ризван абый. Ул сәхнәгә “Синең урыныңа кайттым” спектакле белән килеп керде. Вакыты җиткәч, әсәрләре әле тагын бер кайтыр кебек тоела. “Иске йорт кешеләре”, “Кайтыр идем”, “Каен җиле”, “Китәм инде”, “Майның унбишләрендә”, “Көзнең соңгы яфраклары”, “Тигезәкләр” драма һәм комедияләре төрле театрларда куелып, тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте. Әдип кино сценарист, юмор остасы, публицист буларак та танылды. Татарстанның атказанган сәнгатъ эшлеклесе дигән мактаулы исемгә һәм Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булды.

Татарстан радиосы фондында Ризван Хәмид белән 2011 елның 12 ноябрендә булган әңгәмә саклана. Шушы язмадагы берничә фрагментка тукталырбыз. Ризван абыйны белгән кешеләр укыганда аның үз тавышы ишеткәндәй булсын дип, аудиоязма кәгазьгә редакцияләмичә диярлек күчерелә.

 

Мең еллык тарихлы театр

Мин үзем Башкортстанның Татарстан белән чиктәш районында туып үскән малай. Авылга төрле театрлар килә иде. Менә шунда спектакльләрен караганда ачуым килә иде. Кеше болай сөйләшми, юк кына нәрсәне шулкадәр зур итеп, пафос белән сөйлиләр. Әйтик, “Бәрәңгеңне пешердеңме, хатын?!” Трагик тавыш белән. Имеш, мәгънә ясый. Чүп сүз бит бу. Мәгънә юк. Бу инде драматургиянең дә көчсез булуыннандыр, чөнки татар халкы нинди фаҗигаләр кичерсә, аның драматургиясе дә, театры да шул ук хәлләрне кичерде. Бөтенләй беткәннән соң кабат терелгән театр бит ул. Конфликтсыз әсәрләр заманы да булды. Ә театр ничек инде конфликтысыз булырга мөмкин?! Драматургиянең нигезе – конфликт. Көрәш! Аннары безнең драматургия берзаман көчәеп киткәч, Мәскәү тәнкыйтьчеләре шаккатты. Каян килеп чыкты бу? – диләр. Килеп чыкмады, ул яңадан үзенең асылына кайта башлады.

 

Драматург гомер буе укый

Санап чыкканым бар, 23 ел укыганмын мин. Аңа өстәп мин әле даими укыйм бит. Әйтик, бер пьеса язар өчен кимендә 500 китап укып чыгам. Драматургның үзенчәлеге шунда – күп белү кирәк. Күп һөнәрләрем бар – ул да ярдәм итә. Малай чакта чаңгыны мин үзем ясый идем, дусларга да ясап бирдем. Чабатаны да күп үрдем мин. Аяк киеме тегүче булдым, тимерче булдым.

Эстәрлетамакта укыган вакытта дуслар белән шәһәргә чыктык. Озын гына буйлы, какча гәүдәле бер абзый нәрсәгәдер миңа игътибар итте. “Егет, кил әле, - ди. Күзгә карады да, - Синдә нәрсәдер бар”, - ди. Шуннан миңа карап торырга кушты. Үзе бер киоскка килеп кәгазь кисәге сузды да, сигарет алды. Сатучы кыз акча кайтара да кайтара. Туктале, минәйтәм, гәҗит бирдең бит син аңа. Әйттем бит, синдә нәрсәдер бар, ди. Мин аның күз буганын күргәнмен, башкалар күрмәгән. Абзый сатучының акчаларын кире бирде, мин, акыллым күрсәтер өчен генә эшләдем, диде.

Бу минем белән 2-3 мәртәбә очрашты. Һәм гипноз серләрен сөйләде. Мин кызыксынып киттем һәм чынлап торып гипноз белән шөгыльләнә башладым. Студент чакта Казахстанга стройотряд белән баргач, концертларда гипноз сеанслары да күрсәтеп йөрдем әле. Иллюзионист булып китә яздым. Тормышымны шуңа багышларга да әзерләнгән идем инде. Кызык ул, ләкин күңел барыбер ниндидер җитди эшләргә тартылды.

 

Чыбыркы

Пьесаны язганда ниндидер бер система кирәк. Син сюжет сызыгына кирәкле вакыйгалар, персонажлар эзлисең. Шулкадәр кызык персонажлар була, ул кешенең кыланышлары, сөйләгән сүзләре, көчле характер... Ләкин синең сюжетыңа бармый ул. Синең максатыңа табигый кереп китә алмый. Син андый персонажларны ике якта калдырып барасың. Пьеса язуны мин йомгакны сүтеп чыбыркы үрү дип күз алдына китерәм. Өчле, дүртле, җиделе, унлы... Безнең авыл көтүчесе, мәсәлән, унлы чыбыркы үрә торган иде. Үргәндә шул чыбыркының унысы да бер-берсенә үрелеп бара. Анда бит әле нәрсәләре генә юк, элмәкләре бар, башкасы бар. Чыбыркы турында фәнни хезмәт язарга мөмкин. Чыбыркыны үргәндә унысы да бара, ләкин ул бит нечкәрә бара. Һәм аның нечкә генә очы килеп чыга. Әгәр шушы очы булмаса, ул шартламый. Шартласын өчен аның артык өлешләре юкарып, киселеп бара. Пьса да әнә шулай. Кирәкмәгән персонажлар, вакыйгалар алып җташлана. Шул вакытта гына әсәр шартлаячак. Мин шушы көтүченең чыбыркы үргәнен карап торып пьеса язарга өйрәндем.

 

Сәхифәне Нәсим АКМАЛ әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ризван Хәмид - шәхес!