Логотип
Якыннан килеп кара

“Югалган бәхет” табылды

  Фәрит Мөхәммәтшин: "Әтнә сәхнәсен дә күрәсем килде” Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистларының 19 ноябрь көнне Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Гүзәлем Әсә...

 

Фәрит Мөхәммәтшин: "Әтнә сәхнәсен дә күрәсем килде”

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистларының 19 ноябрь көнне Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Гүзәлем Әсәл” спектаклен караганнан соң, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы “Артистларның уйнаганын нәкъ менә үзәктә карыйсым килде”, – диде.

Ике көн дәвамында, 18–19 ноябрь көннәрендә  Әтнә халкы, республикадан кайткан кунаклар, туганнар-тумачалар, райондашлар "Гүзәлем Әсәл" спектаклен карадылар. Алар арасында  Әсәл ролен 1966 елда иң беренче булып Г. Камал сәхнәсендә  уйнаган  ТАССРның халык, Россиянең атказанган артисткасы Найлә Гәрәева,  1973 елда әлеге әсәрне сәхнәләштереп,  “Югалган  бәхет” исеме белән Мәскәү сәхнәсенә күтәреп, бөтенсоюз күләмендә узган фестивальдә беренче урын яулаган  Әтнә халык театрының мәртәбәле  режиссеры Гомәр абый Мәрдәнов та бар иде.

Бу юлы “Гүзәлем Әсәл”не Әтнә сәхнәсенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләүче Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, 50 дән артык спектакль сәхнәгә  куйган режиссер Илдар Хәйруллин куйды. Ә әсәрнең үзен  үзебезнең театр җитәкчелеге сайлады. Театрыбызның 100 еллык юбилеен каршылап, халык театры репертуарындагы спектакльләргә кабат әйләнеп кайтмакчы алар.   Спектакльнең рәссамы – РФ һәм Калмык республикасының  атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. Композиторы – Марат Әхмәтшин.

Кыргыз халык язучысы әсәре булса да,  спектакль Кыргызстанда бармый,  сәхнә бизәлешендә моңа кадәр куелган спектакльләрдәге декорацияләрдәге  таулар да юк. Инсценировкасы да татар мохитенә яраклаштырылмаган, режиссер әйткәнчә “кәләпүш кидерелмәгән”, татар да, кыргыз да түгел, нейтраль. Сәхнәдә, беренчен чиратта, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр өстенлек ала. Мәхәббәт өчпочмагы, аерылышу, хыянәт – шуңа да күңелгә тия. Ильяс (Фаяз Хөсәенов) белән Әсәл (Гүзәл Гафарова)  мәхәббәте тамашачыны үзе белән бөтереп алып кереп китә. Танышу, бер-берсенә вәгъдә бирү мизгелләре каршылыклы хисләр уята, кавышу, ярату хисләре дә күзгә яшь китерә. Ярәшелгән кызның әнисе (Сылу Бәйрәмова) теләгенә каршы килеп,  икенче кешегә ияреп китүенә дә тамашачы әллә ни игътибар итми. Чөнки бер күрүдә кабынган хисләр күңелне әсәрләндерә, ә әсәр язылган заманага әйләнеп кайтасы да, ул хакта уйлыйсы да килми әле. Бар да әйбәт булыр кебек, тик язмышны узып буламыни?!. Ильяс тормышына Хәдичә ( Зөһрә Мөхәммәтшина) килеп керә. Хәер, ул башта да бар иде, Әсәл белән танышканчы да Ильяс әлеге хатын белән иде. Диспетчер Хәдичәнең яратуы да тирән, үзәкне өзә торган. Зөһрә аның хисләрен шул дәрәҗәдә җиткерде, калтыратты, өшетте. Урыны белән елатты. Ильяс – дуамал, ул ике ут арасында. Әсәлне ярата ул, тик  ихтыяр көче җитеп бетми. Мин-минлеге борылмалы юллардан йөртә аны. Үзе исә Байтимергә (Айдар Вәлиев)  “Бәхетсезлегем дә, ялгызлыгым да сине очраткан көннән башланды”, – ди.  Ильяс, Әсәл, Хәдичә, Байтимер... –  аларның уенын караганда байтак кеше күз яшьләрен сөрткәндер. Байтимернең һәр сәхнәгә чыгуы күңелне айкады, тетрәндерде. “Фаҗигане йөрәге аша бирә белә, чын артист бу!” –дип бәяләде аны театр сәнгатен яхшы белгән Наилә Гәрәева да.    Сүз дә юк, классик әсәр бик көчле, уйнаучыларның да аңа тәңгәл, шул югарылыкта  булуы сөендерә.  Шул дәрәҗәдә тормышчан...

                       

“Кеше язмышлары диген...”

Шуңадыр тәнәфескә туктагач, олы кунагыыбыз  Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип уфтанып куйды.  Безгә еларга булсын, янәшәмдә утырган Наилә апа Гәрәева да урыны-урыны белән күз яшьләрен сөртә. Урыны-урыны белән  Әсәлнең сүзләрен кабатлап баруы да үзәкне өзде, ничә еллардан соң, онытмаган. Ара-тирә сәхнәдәге Әсәлгә  “Тукта, кая ашыгасың...син бит яратып китеп барасың...” дип әйткәләп, төзәткәләп тә куя.  Ул да түгел юкка чыга, ошатмады, дигән уй тынгы бирми. Чәчәк букеты күтәреп килеп утыргач, җан тантана итә. “Әсәл” не уйнавым белән бәхетле саныйм үземне, бүгенгедәй истә. Күлмәгем озын җиңле иде. Ул заман әхлагы бик кырыс, әти-әни ризалыгыннан  башка кияүгә чыгу, ирдән китү – фаҗига. Мин “Әсәл”не шундый чорда уйнадым. Заманалар үзгәрде, әхлак законнары да, кием дә башка. Ирдән китү дә ул дәрәҗәдә фаҗига түгел хәзер. Әмма тетрәнү бар, ярату бар, аны бер нишләтеп булмый. Язмышлар бар. Гүзәл мине яшьлегемә кайтарды, чәчәк бирми китә алмыйм, рәхмәтемне әйтәсем килде. Спектакльнең кабат сәхнәгә кайтуына да шатланам, уйналып торсын ул”, – дип хисләре белән бүлешә. Гомәр абый Мәрдәнов та хатирәләр чоңгылында. “Әсәлне Җәүһәрия уйнады. Мәскәүгә ул чакта безнең белән Марсель Сәлимҗанов үзе барды. Декорациядә – таулар. Башкала сәхнәсендә югалды ул безнең таулар. Марсельнең сабакташы шунда эшләгән булып чыкты. Сөйләшеп безгә Мәскәү театрының декорациясен алып бирде.  “Югалган бәхет” исемен дә Марсель Сәлимҗанов үзе тәкъдим иткән иде. Төрле исем белән уйналды бу әсәр. Әтнә театры Әсәлне кабат кайтарды. Бик көчле уйныйлар, бу кадәр үк булыр дип уйламаган идем.  Яңа килгән артистларга да сокланып карап утырам”,– ди. Үзебезнең режиссерыбыз Рамил Фазлыев та спектакльдән канәгать.

    

Бу үрнәк тә, бу мисал да, бу тәрбия дә...

"Хөрмәтле райондашлар! Фәрит Хәйруллович мине күптәннән аптырата иде инде. "Әхәт, күрсәт инде артистларыгызның Әтнә сәхнәсендә уйнаганнарын", - дия иде. Аллага шөкер, ул көн килде. Сүзне олы кунагыбыз Фәрит Хәйрулла улына бирәбез", - диде спектакль тәмамлангач сәхнәгә менгән районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе   Фәрит Хәйруллович артистларыбызны, тамашачыларны бүгенге бәйрәм - премьера белән котлап: "Мин дә сезнең кебек бик дулкынланып карадым спектакльне. "Мулла"ны Г.Камал театры сәхнәсендә сезнең куюда караганнан соң,  миндә шундый теләк туды. Бу Әтнә театрына барып, аның үзәгендә алар куйган спектакльне карыйсы килә, дидем. Аллага шөкер, теләк кабул булды. Премьерасында булдым. Безнең милли театрларыбыз Татарстанда бар инде, матур итеп яшиләр, татар тарихын өйрәнеп, сәхнәләштереп халыкка җиткереп торалар. Ләкин алар гафу итсеннәр, мин үзем Әлмәттән, Әлмәт театры 1942 нче елдан эшли, ә сезнеке 1918 нче елдан. Ничә еллар матур итеп халыкка хезмәт итәсез. Дәүләт театры булгач, аерым суверен бина алгач, ныклап эшлисез.Бүген шатланып карадым. Камал театры гомер- гомергә Әтнә театры белән бергә булды. Марсель Сәлимҗанов Әтнә театрына зур өметләр баглады, рәхмәтен әйтте. Анысы минем истә. Чынгыз Айтматовның бу әсәрен Г.Камал театры артисты Илдар Хәйруллин куюында карадык. Тормышта була торган хәл. Дөнья булгач язмышлар төрле. Бу берәүне дә битараф калдырмый торган әсәр.Уйлата, уйландыра үткәнен, киләчәген. Менә шундый фаҗигаларне күргәннән соң, тормышка икенче кузлектән карый башлыйсың. Бу үрнәк тә, бу мисал да, бу тәрбия дә.Яхшы тәрбия. Яшьләр дә килеп карасын иде. Тормышта хата җибәреп, менә нинди көнгә калырга мөмкинсең икән.Татарлар яшәгән төбәкләргә йөрергә насыйп булсын. Кайда күмәк татар, башкорт халкы яши, шунда йөрергә кирәк. Олы бәйрәм ясадыгыз, бик тату матур итеп яшисез, эшләрегез белән бик канәгать. Чип-чиста татар районы булгач, аерым вазыйфа сезгә, менә шушы татарлыгыбызны, телебез, гадәтләребезне саклап калып, сәхнәләштереп, гади тормышта бергәләп яшәргә насыйп булсын..."- диде Фәрит Хәйруллович.

Һәр артистның кулын кысып рәхмәт әйтте, ә Самат ролен башкарган Ихсан Исхаков янына җиткәч, "Бу егетне театрның булачак артисты, дип таныштырдылар, мин аны булган артисты дим. Булган инде бу!" дип кулын кысты. Премьера белән тәбриклим үзегезне!" - дип төгәлләде ул сүзен.

Котлаулар, рәхмәтләр...  Артистларыбызны алкышларга күмдек. Спектакльдән соң  артистлар белән фотога төшүчеләр дә байтак  булды,  китә алмый тилмердек.  Күңелдә һаман “Гүзәлем Әсәл” әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк