Вилдан Мисбахов: "Галимҗан образы хыялымда туды"
Уфа «Нур» Татар дәүләт театры артисты Вилдан Мисбахов: Галимҗан образы башта минем күңелемдә, хыялымда туды. Аннан төрле рольләр, образлар ярдәмендә тупланган тәҗрибәм аша «Башмагым» спектаклендә...
Уфа «Нур» Татар дәүләт театры артисты Вилдан Мисбахов:
Галимҗан образы башта минем күңелемдә, хыялымда туды. Аннан төрле рольләр, образлар ярдәмендә тупланган тәҗрибәм аша «Башмагым» спектаклендә гәүдәләнеш тапты! Уфа музыка училищесында укыганда укытучыларым: «тавышың бик көчле, мөмкинлекләрең зур, опера сәнгате буенча укуыңны дәвам итәргә кирәк», – дия иде. Ә мин драма театрын сайладым. Әмма остазларымның сүзләре күңелемдә уелып калды һәм мин гел: «Эх, шул икесен берләштергән берәр зур гына роль башкарсаң иде!» – дип хыяллана идем. Хыялым тормышка ашты. Режиссерлар артистны үтәли күрә диләр, Байрас Ибраһимов минем шул күңел авазымны ишеткәндер, күрәсең! Бу спектакль аша режиссер классиканың бер дә искермәвен дәлилли. Чын драма әсәре төрле заманда, төрле шартларда үз кабыгын, үз формасын таба. Яшьләргә халкыбызның асыл милли мирасы барлыгын җиткерү бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк