Логотип
Якыннан килеп кара

Раил Шәмсуаров: "Безнең охшашлык – талантлы кешеләргә хас булган сәерлектер, бәлки"

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Раил Шәмсуаров: Хәсән Туфан бик олпат шәхес. Аны сәхнәдә җанландыру, бу образны тудыру – горурлык, дип әйтер идем. Ниндидер мизгелдә уңышлы...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Раил Шәмсуаров:

Хәсән Туфан бик олпат шәхес. Аны сәхнәдә җанландыру, бу образны тудыру – горурлык, дип әйтер идем. Ниндидер мизгелдә уңышлы гына булса, аның асылына төшенер өчен урау юллар аша үтәргә туры килде. Аның образын тулыландыруда, ачуда башка персонажларның да ярдәме зур. Режиссерның да өлеше күп, әлбәттә. Мин үземнең хәлемнән килгәнчә тырыштым, тәҗрибәмә таяндым. Һәрхәлдә, режиссер безнең образ белән охшашлыкны эзләгәндер. Безнең охшашлык – талантлы кешеләргә хас булган сәерлектер, бәлки. Мин Х.Туфанның түземлелегенә, холкының ныклыгына, сабырлыгына, өмет белән яшәвенә, сынмавына, тормышка оптимистик рухта карый белүенә сокланам. Билгеле, бу роль зур җаваплылык таләп итә. Бер мизгелгә үземне аның урынында күз алдыма китердем: күңелем тулды, хәтта күз яшьләрем бәреп чыкты. Мин бу образга рәхмәтлемен! Ул минем тормышка карашымны үзгәртте, уйландырды, тагын бер баскычка күтәрде, иҗат итәргә көч өстәде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк