Логотип
Якыннан килеп кара

Кем син, Матурова?

Негатив кына түгел, хәтта янаулар килә. Кемнеңдер сөяркәләре, кемнеңдер дуслары һ.б. шундый форматтагы кисәтүләр белән еш язалар.

Татар эстрадасы тормышына көчле ташкын булып кинәт килеп кергән феномен, Инстаграм челтәрендә күп кенә артистларның җитешсезлекләрен ничек бар шулай әйтеп, эшчәнлегенә бәя бирүче исемсез блогер... Аны социаль челтәрләрдә Матурова буларак беләләр. Татар эстрадасы артистлары аны күзәтә, ләкин беркем дә аның кем икәнен белми. Татар эстрадасын тәнкыйть утында тотучы туры сүзле куркусыз блогер «Сәхнә» журналына махсус интервью бирде.

 

– Иптәш Матурова, сезгә ничә яшь?

– Мин карт та түгел, яшь тә түгел.

 

– Белемегез нинди?

– Белемем югары. Тик журналистлыкка укымадым.

 

– Моңа кадәр журналистика өлкәсендә эшләгәнегез булдымы?

– Бераз эшләп алдым, русча әйтсәк, «самородок» мин.

 

Артистлар тормышын өйрәнүегез төп эшчәнлегегез белән бәйлеме, әллә бу кызыксыну гынамы?

– Мин артистлар тормышын өйрәнмим, андый фән гомумән юк. Мин бары тик үз фикеремне шәхси стильдә ачып бирәм. Төрле вакыйгаларга, гаугаларга, ниндидер проектларга бәяләмә бирәм. Кемдер минем белән килешә, кемдер юк.

 

– Музыка нечкәлекләрен дә яхшы беләсез бугай, музыкаль белемегез дә бармы?

– Элвин Грей бер интервьюсында «миндә «слух» бар, махсус белем кирәкми» дигән иде бит. Димәк, ул «слух» дигәннәре миндә дә бар.

 

– Матурова проектының максаты нинди?

– Матурова – ул контент. Татар блогингында мондый форматтагы сәхифә алып баручы әле юк иде. Бу сәхифә кара юмор (сарказм), альтернатив фикер алышу урыны. Әлеге аккаунтта кешегә аның гамәлләреннән чыгып бәя бирелә, кешелеклелек сыйфатлары буенча. Гел артистлар турында гына язылмый бит: төрле социаль сораштырулар оештырыла, башка темаларга постлар куела. Язылучылар үз зарларын язып җибәрә. Күбесен хәл итәбез.

YouTube видеохостингында күп кенә блогерлар шундый сәхифә алып бара. Татарча андый сәхифә күргәнем юк иде. Ә татар эстрадасында күп җырлар рус, казах, үзбәкләрдән алынган бит. Европа, хәтта испан җырларының аранжировкаларын, стилистикасын урлаганнары бар. Клипларын әйтеп тә тормыйм, бар әйбер уйланылган, фантазия җитмидер, күрәсең. Әлбәттә кайбер җырларга кавер языла, аларны мин куймыйм. Кайберәүләрен язылучыларым җибәрә, «Матурова, кара ничек охшаганнар», – диләр.

 

Ни өчен исемегезне ачмыйсыз?

– Әлегә кирәк дип санамыйм. Вакыты җиткәч карарбыз әле.

 

– Артистлардан негатив җаваплар киләме?

– Негатив кына түгел, хәтта янаулар килә. Кемнеңдер сөяркәләре, кемнеңдер дуслары һ.б. шундый форматтагы кисәтүләр белән еш язалар. Тик күбесе рәхмәт әйтә. Кайберәүләр үзләре турында язарга сорап мөрәҗәгать тә итә, шулай ук пиар-реклама буенча киңәшләр сорап язучылар булгалый.

 

– Ни өчен Сез кемгәдер туры бәреп, шәхси аккаунтын билгеләп әйтәсез, ә кайберләрен билгеләмичә калдырасыз?

– Билгеләмәгән кешеләр мине «кара исемлек»кә керткән. Мине караучылар аларга мәгълүматны тиз арада җибәреп торалар, курыкмагыз – берсе дә күрмичә калмый.

 

– «Матурова» аккаунты ни өчен ябык һәм анда язылучылар нинди принцип буенча кабул ителә?

– Мин аны шәхси аккаунт буларак эшләдем. Мин халыкка танылган кеше түгел бит, шуңа ябып куйдым. Дөресен генә әйткәндә, юри эшләдем. Кайберәүләр ялган аккаунтлар ясарга мәҗбүр бит. Кабул итү принцибы шундый – реаль кешеләрне алам. Әлбәттә, буш аккаунтлар да очрый, ярар – укысыннар. «Күңелсез хакыйкать» дигән төшенчә бар. Кеше үзе турында һәрвакыт дөресен белергә тели, шуңа кереп укыйлар. 1-2 көн югалып торсам да, «син кая, инстаграмда күңелсез», дип яза башлыйлар.

 

– Матбугат чараларыннан хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр килгәне булдымы?

– Булды. Тик әлегәчә элемтәгә чыгасым килмәде. «Сәхнә» журналы абруйлы басма, шуңа сезгә җавап бирүне зур дәрәҗәгә саныйм.

 

– «Сәхнә» журналында татар эстрадасына бәйле шәхси рубрика алып барыр идегезме?

– Әлбәттә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп!Исемсез блогерны уку кызыграк та.Көтеп калам сәхифәне

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шул эйбэтме инде, кешедэн чуп эзлэп, гаеп табып, артистлардан колу? Мина,мэсьэлэн ошамый андый яшеренеп итэк астыннан ут йортуче анонимнар

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кем булды сон инде бу матурова,ир кешедер кебек

        • аватар Без имени

          0

          0

          Журналга ничек язылырга,каян укырга ул рубниканы