Казанда Әлмәт театры гастрольләре

Гастрольләр башланыр алдыннан, традиция буларак, бина “хуҗалары” – Г.Камал театры артистлары “кунакларны” – Әлмәт театры артистларын сәламләде. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева үзләренең сигез премьера алып килүләрен хәбәр итте: "Алар төрле зәвыкка эшләнсәләр дә, барысы да чын татарча”, – диде ул.

Кичә кич Казан тамашачысы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Кар астында кайнар чишмә”  спектаклен карый алды. Спектакльнең режиссеры – Булат Хәйбуллин, рәссам – Нурия Габидуллина.  Рольләрне Рифат Әхмәдиев, Энҗе Сәйфетдинова, Татарстанның атказанган артисты Раушания Фәйзуллина һәм Эдуард Латыйпов башкардылар. Спектакльнең жанры – җитди комедия. Әсәрдәге тирәнтен хисләр көлкеле вакыйгалар аша сурәтләнә.

Спектакльдә гасырлар дәвамына сузылган “аталар” һәм “балалар” проблемасы тасвирлана.  “Ата-ана фатихасы – искелек калдыгы” дигән сылтау белән “балалар” – Тәзкирә һәм Әбүзәр өйләнешүләре турында өлкәннәргә язылышкач кына әйтергә карар кыла. Вакыйгага бер көн кала ачылган сер ата-аналарны борчуга сала. Улын ялгыз үстергән Кәримҗан да, кызын ялгыз баккан Әнисә дә яшьләрне гамьсезлектә, җавапсызлыкта гаепли. Буыннар бәхәсе аларны якынайта. Бу икәүдә әле салкын карларны эретердәй кайнар йөрәк тибә икән.

Казан тамашачысы Әлмәт театры артистларын бик җылы кабул итте. Спектакльләр әле дәвам итә. Бүген кич исә казанлыларны мавыктыргыч тамаша көтә.

“Кар астында кайнар чишмә” спектакле турында Миләүшә Хәбетдинова язмасын биредә укый аласыз: http://sahne.ru/sekhifeler/yakynnan-kilep-kara/yakinnan/1326

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/AzharShakirov/car{/jlex}

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1652
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тинчурин театрының журналистлар клубы кысаларында чираттагы лекция узды
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы