Логотип
Якыннан килеп кара

KAZAN бию ансамбле "Бөек Ефәк юлы" театраль тамашасын тәкъдим итте (ФОТОрепортаж)

Тамаша эзлекле бер сюжетка колрылган. Бу ансамбльнең инде шундый икенче эше. Биюләрне сәхнәгә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәскәү режиссеры Валерий Архипов куйган. Программа өчен махсус к...

Тамаша эзлекле бер сюжетка колрылган. Бу ансамбльнең инде шундый икенче эше. Биюләрне сәхнәгә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәскәү режиссеры Валерий Архипов куйган. Программа өчен махсус кыйммәтле костюмнар тектерелгән, декорация, музыка һәммәсе дә энәсеннән җебенә кадәр уйлап, җиренә җиткереп тәкъдим ителгән. Тамашаның темасына килгәндә: “Бөек Ефәк юлы шәрыкъ дөньясы буларак безгә бик якын тема. Бу вакытларда Идел буе Болгар дәүләте гөрләтеп сәүдә иткән, илнең чәчәк аткан чагы булган”, – дип сөйләде концерт башланыр алдыннан ансамбльнең җитәкчесе Чулпан Закирова.

Шоу хуш исле чәчәкләр атып утырган бакчада ял итеп йөрүче Кытай принцессасының очраклы гына ефәк җебен табып алуы белән башланып китә. Бары тик ул гына ефәк тукыма ясау серләренә ия була. Бу хәбәр Рим империясенең Константинополь шәһәренә кадәр барып ирешә. Явыз император хан кызын урлап алып кайтырга боера. Тик шул чакта кыз үзенең сурәте төшерелгән ефәк яулыгын  ялгыш төшереп калдыра. Әлеге яулыкны Фарсы иленең хан малае табып ала һәм гүзәл хан кызына гашыйк була. Бары тик Сәмруг кош кына аңа Кытай принцессасы хакында сөйләп бирә. Егет хан кызын коткарырга юлга чыга.

 

Принц иң башта Көнчыгыш Төркистанга килеп чыга. Биредә аңа Хуҗа Насретдин һәм аның ишәге ярдәмгә килә. Соңрак егет Һиндстанга, аннан соң Гарәп илләренә, Төркиягә, Кавказга килеп эләгә. Һәм ниһаять Мисырга барып җитә. Тик Хан кызы яшеренгән Византия ярларына бары тик су юлы аша гына барып булганлыгын аңлый. Һәм ярдәм сорап Идел елгасы буенда яшәп яткан Болгар шәһәре башлыгына юнәлә. Биредә егеткә бер кораб мал төяп озаталар. Византия императоры шушы байлык бәрәбәренә хан кызын егеткә бирергә риза була. Шулай итеп гүзә принцессаны коткаруга ирешә. Ахырдан гөрләтеп туй итәләр. Ә егет кызны коткарыр өчен узган юл “ефәк юлы” дип атала башлый.

Концертның икенче өлешендә тамашачыга аерым номерлар тәкъдим ителде.

Ансамбльнең җитәкчесе Чулпан Закирова бу программа белән чит төбәкләргә чыгу тәлеге барлыгын да җиткерде

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/19.04.2017{/jlex}

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк