Логотип
Якыннан килеп кара

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» спектакле

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Гөлназ Галимуллина: Пьесаны беренче тапкыр укыгач, Ләйсәнне гади генә авыл кызы итеп кабул иттем. Ә менә эшкә керешкәч, моңа кадәр кү...

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Гөлназ Галимуллина:

Пьесаны беренче тапкыр укыгач, Ләйсәнне гади генә авыл кызы итеп кабул иттем. Ә менә эшкә керешкәч, моңа кадәр күрмәгәнне күрдем. Бу роль мине кире яшүсмер чакларыма кайтарды. Мин дә шундый ук хыялый, әкият дөньясында яши, дөньяга алсу күзлектән генә карый идем… Шул ук вакытта, хәзерге заманның гаделсезлеге, акчаның дөнья белән идарә итүе, бик күп каршылык­лар тудырды, күнелемдә көрәш башланды. Үзем Ләйсәнне тәнкыйтьләдем, шул ук вакытта хупладым да… Бу образ мине күпкә өйрәтте… Хыяллану, бернигә карамастан, үз теләгеңә омтылу, бер дә начар түгел бит. 
 
Спектакльләр күңел ачу яисә буш вакытыңны үткәрү өчен генә түгел. 
 
Сәхнәләштерелгән образлар яктылыкка, яхшылыкка омтылу тойгылары тудырса, димәк үзебездә дә тупаслыкларны, гаделсезлекләрне киметергә өмет бар!
Премьерадан фоторепортаж:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк