Логотип
Хәбәрләр

Зөлфия Вәлиева тәмәке тарта башлаган: муляж яки чынбарлык?

«Бу сигарет тартуың белән поклонникларыңны куркытма. Мин сине шулкадәр ярата идем,әллә нишләп киттем»

Рольгә керү өчен нинди генә адымга бармый артист халкы.  Инстаграмда Кәрим Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиеваның «Ядәч.Исемдә» премьерасы башлану алдыннан тәмәке тартып төшкән фотосын күргәч, күпләр гаҗәпкә калды. Мин үзем, шәхсән, Зөлфия ханымның бу спектакльдә роль башкарасын белмәдем һәм «иҗат халкы шундый инде ул:күңел халәте бер болай, бер - тегеләй, Зөлфиянең дә тормышында күңелсезлек булган да, тәмәкегә ябышкан бу» дип уйладым һәм экранны сыпырып, алга үттем. Берничә минуттан карыйм: сәхнәдә «гопник» Рамон һәм үтә дә  якын тавыш һәм йөз. Зөлфия Вәлиева! Роль өчен! Образ! «Черт» итеп төкерүләренә кадәр охшаган, билләһи, шул «хадишкалар» белән гомер уздырган икән, диярсең! Халык ничек кабул итәр, муляждыр дим, төтене һәм исе чыга торган муляж да буламыни дим үзем.  Аннары бит әле тәмәке пропагандасы тыелган, ә сәхнәдә бу бөтенләй башка сыймаслык хәл.  Бу фотодан һәм образдан соң комментарийлар да озак көттермәде, билгеле. Зөлфия Вәлиева уенын  сәхнәдән генә түгел, сериаллардан күреп тә яратып өлгергән халык мондый Зөлфиягә әзер түгел иде, әлбәттә. «Зөлфия, җаным, бәгырем, бөтен сөйкемлелегеңне бетердең. Бу сигарет тартуың белән поклонникларыңны куркытма. Мин сине шулкадәр ярата идем,әллә нишләп киттем», «Фу, не позорься» дип язучылар да, минем кебек артист уенына  мөкиббән булып күзәтүчеләр дә бар иде.

Зөлфия Вәлиева үзе нинди тәэсирләр белән яши соң? Шул хакта бик тә беләсем килеп, үзенә мөрәҗәгать иттем. «Бу күренеш хакында озак уйландык. Сәхнәдә тыела, әлбәттә, моңа янгынга каршы хезмәт тә каршы килер иде. Әмма спектакль 90 нчы еллардагы Казан тормышын сурәтли, тәмәке тарту күренешен төшереп калдырсак, бөтен эчтәлек югалыр иде. Шул сәбәпле, электрон тәмәке эзләргә туры килде. Зәңгәр булып янып торган очын бутафорлар ярдәмендә буяп. ак кәгазькә төреп, чын тәмәке рәвешенә китердек. Тартырга өйрәнергә туры килде. Егетләргә җиңелрәк иде, әмма мин, дөрестән дә, тәмәке тарттым. Сәхнәдә – чынбарлык», -  диде  Рамон-Зөлфия. Димәк, сәхнәдә сурәтләнгән  күренешләр дә чын Казан тормышыннан алынган истәлекләр булып, геройларның шул чор мохитен менә шундый алымнар аша җиткерүе дә – чынбарлык.

Фикерләр бар һәм булачак, шулар арасында «сәхнә мондый ямьсез күренешләрне кабул итәме» диючеләр дә булыр.«Чын тормышны күрсәтәбез дип, артыгын кыланалар» дигән сүзләр дә ишетергә  туры килер. Әмма миңа бу спектакльдә «ихлас, чын» уен кадерлерәк иде. Шуңа бер тамашачыгыздан «бишле». Ә сез ни диярсез?

Уңышлар, Зөлфия ханым, афәрин, Тинчурин театры!

Фото Зөлфия Вәлиеваның шәхси аккаунтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк