Логотип
Хәбәрләр

Зөлфирә Шәйдуллина якын кешесен сагына

Май ае җырчы Зөлфирә Шәйдуллина гаиләсенә зур сынаулар алып килде.

Май ае җырчы Зөлфирә Шәйдуллина гаиләсенә зур сынаулар алып килде. Күптән түгел Зөлфирәнең якын кешесе, дәү әнисе якты дөньядан китте. Инстаграм тасмасныда Зөлфирә сөекле дәү әнисенең истәлегенә җылы хатирәләр белән уртаклаша. Ә узган атнада Зөлфирәнең дәү әнисе бер тамашачының төшенә кереп, оныгына сәламнәрен ирештергән ди... Нинди генә могҗизалар юк бу дөньяда, укып карагыз әле, дуслар.

«– Хәтерлисеңме, әтинең май аеның иң матур көнендә китәм дигәнен. Син дә күптән түгел «Альфредның елында минем өчесен үткәрерсез» дигән булгансың. Шулай булды да бит! 7нче май! Әтинең елы, синең өчесе...

Сине янымнан җибәргәнче кулымны каты итеп кысып тотып тордың... Комада вакытта авырулар аңламый диделәр. Аңлагансыңдыр, дәү әни. Без генә синең киткәнеңне әле дә аңлап бетерә алмыйбыз... Тормышның чабуына ябышып, тешләреңне кысып, кулыңны учка җыеп, үзең теләгәнчә яши белдең! «Менә! Бу минем дәу әнием!», – дип, мактап сөйләрлек кеше булдың!

Ачуланышкан вакытлар да булды. Без бит икебез дә киребеткән! Шунда да бит, «Иң усалы син, ну яратам, чукынган!», дия идең.

Мин сине, башыңа ак яулык япкан (аның астында бер кем күрмәгән самый крутой прическасы булган), эчендә әле һаман да 30-35 яшьлек, синең өчен кызык булмаса да, но безнең куңелне күрер өчен «Хи-хи, уууй» дип көлүче, ачуың килгәндә «Чертуматыр» дип киресен эшләгән, безнең өчен белгән, белмәгән догаларын көне-төне укыган, әйтми генә төнлә кайтып төшкәндә «Ну сиздем кайтасыгызны» дип кочаклаган, балалары, бигрәк тә онык-оныкчыклары өчен җанын бирергә әзер булган, Дәү әнием итеп исемдә калдырам.

Бер дә таныш булмаган кешеләр аркылы сәлам хатын тапшыруың өчен мең рәхмәт сиңа! Сезнең белән дә бүлешәсе килде, фотолардан карагыз әле», – дип яза җырчы.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

- Хәтерлисеңме, әтинең май аеның иң матур көнендә китәм дигәнен. Син дә күптән түгел "Альфредның елында минем өчесен үткәрерсез" дигән булгансың. Шулай булды да бит! 7нче май! Әтинең елы, синең өчесе... Сине янымнан җибәргәнче кулымны каты итеп кысып тотып тордың... Комада вакытта авырулар аңламый диделәр. Аңлагансыңдыр, дәү әни. Без генә синең киткәнеңне әле дә аңлап бетерә алмыйбыз...Тормышның чабуына ябышып, тешләреңне кысып, кулыңны учка җыеп, үзең теләгәнчә яши белдең! "Менә! БУ МИНЕМ ДӘУ ӘНИЕМ!",- дип, мактап сөйләрлек кеше булдың! Ачуланышкан вакытлар да булды. Без бит икебез дә киребеткән! Шунда да бит, "иң усалы син, ну яратам, чукынгаН!",- дия идең. Мин сине, башыңа ак яулык япкан(аның астында бер кем курмәгән самый крутой прическасы булган), эчендә әле һаман да 30-35 яшьлек, синең өчен кызык булмаса да, но безнең куңелне курер өчен "хи-хи, уууй" дип көлуче, ачуың килгәндә "чертуматыр" дип киресен эшләгән,безнең өчен белгән,белмәгән догаларын көне-төне укыган, әйтми генә төнлә кайтып төшкәндә "ну сиздем кайтасыгызны" дип кочаклаган, балалары, бигрәк тә онык-оныкчыклары өчен җанын бирергә әзер булган, ДӘҮ ӘНИЕМ итеп исемдә калдырам?? Бер дә таныш булмаган кешеләр аркылы сәлам хатын тапшыруың өчен мең рәхмәт сиңа! Сезнең белән дә булешәсе килде, фотолардан карагыз әле?? Укыган догаларыбыз барып җитәр дип өметләнәм??Тыныч йокла, дәү әни?Без сине яратабыз??❤️

Публикация от Зульфира Шайдуллина (@zulfira_shaydullina)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк