Логотип
Хәбәрләр

Җырчылар яңа елга нинди бүләк сорый?

Илназ Бах белән Рәзил Камалов иллә дә бала караучы, сабый җанлы әтиләр булып чыкты. Монысына кыз кирәк! Гүзәл үзе ишетмәде ахры әле))

Алып баручы Булат Бәйрәмов кичә узган «Татарча солянка» концерты алдыннан җырчылар арасында сораштыру уздырган. «Сезнеңчә Яңа елга иң шәп бүләк ул нәрсә?» Хәзер җырчыларның җаваплары белән танышыйк.  

Рәзил Камаловка дүртенче бала кирәк икән. Әле генә Рәзиленә өченче малаен алып кайткан Рәфинә бу урында бераз шок хәлендә калды))) Бирсен Ходай!

Алинә Сафиуллинага машина кирәк. «Кыш бабае» колагына киртләп куйсын)))

Алсу Әбелханова җавапны озак уйлап тормады: «бриллианты» диде. Дөрес, мондый асылташлар һәрбер гүзәл ханымда булырга тиеш, берәү генә дә түгел!

Бер еллап элек газиз баласын җир куенына иңдергән Эльвира Фазлыева «бала» дип җавап бирде. Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт, тупырдап торган сабыйлар насыйп итсен, Эльвира!

Рузилә Хәертдиновага 13 нче айфон кирәк булып чыкты. Яңа ел үткәнче аның 14 нчесе чыга инде, Рузилә, алга карап эш ит)))

Резидә Шәрәфиева менә бүләкнең иң зурын, иң тәмлесен, нәкъ бәйрәмчәсен сораган –  каклаган каз! Резидә ханым үзе дә оста пешекче, яңа ел табынына каз какламый калмагандыр әле))

Илназ Бах белән Рәзил Камалов иллә дә бала караучы, сабый җанлы әтиләр булып чыкты. Монысына кыз кирәк! Гүзәл үзе ишетмәде ахры әле))

Зөлфирә Шәйдуллинага игътибар җитми, күрәсең)) Тормыш юлдашың Алмаз кебек романтик, шигъри җанлы булганда игътибарсыз яшәп булмыйдыр ла ул, Зөлфирә. Ә менә Мирзаяновка срочно чалбар һәм каеш бүләк ит!  

Гүзәлем дә аптырап калмады: тун кирәк! Алайса, карлы-салкын кыш та сорыйк, Гүзәлем. Салават-Кыш бабай тунын бүләк итәр итүен, ә менә яңгыр явып торса ни хәл итмәк кирәк?)))

Соңгы хәбәрләрдән беләбез, Илмира Нәгыймова машинасыз калды. Шуңа аның өчен иң кирәклесе бүген – машина. Ләкин бүләк итеп азапланма, Кыш бабай, Илмира «үзем алам!» ди. Кыш бабайларга ышанычы шулкадәр генә, күрәсең....)))

Ә без исә, «Сәхнә» укучылар һәм Зәйнәб Фәрхетдинова, бергәләп, Яхшы кәеф сорыйбыз һәм укучыларыбызга күтәренке кәеф бүләк итәбез!

2022 елда да «Сәхнә» журналы юлдашыгыз булыр дип ышанабыз!

Ә Булат Бәйрәмовка кызыклы сораштыру өчен рәхмәт!

Фото: солянка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк