Яр Чаллы театры яңа белгечләр кабул итте

Яр Чаллы татар дәүләт драма театры гаиләсе ишәйгән. Сезон ачылышы алдыннан театр яңа белгечләр кабул иткән.
Баш рәссам итеп Сергей Скомороховның укучысы Ләйсән Хөсәенова, ә музыкаль бүлек мөдире буларак Уфа композиторы Эмиль Әмиров билгеләнде. «Моңарчы ул театрда «Кыш бабайга бүләк» балалар спектаклендә (2017) һәм «Зәңгәр томан артында» лирик комедиясендә эшләде (2018)», – дип белдерде театр.
Труппага Казан театр училищесында Зөлфәт Закиров һәм Резедә Гарипова курсын тәмамлаган 3 шәкерт кабул ителде: Фирдүс Сафин, Физәлия Габидуллина һәм Винер Фәйзуллин. Моннан тыш Туймазы татар дәүләт драма театрында иҗат иткән Марсель Мөсәвировны шулай ук Яр Чаллы театры сәхнәсендә күрә алачакбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте