Логотип
Хәбәрләр

Я түләргә, я үләргә...

«Радиода еш тыңлатсыннар өчен, я түләргә, я үләргә кирәк»

 

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов белән сөйләшкәннән соң, күңелгә шушы сүзләре кереп калды: «Якты уйлар белән яшәгән, мәкерсез кешеләр күбрәк булганда гына дөньясы да яктырак була кебек». Бу әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.

«Инвестиция үз-үзен акларга тиеш»

– Раяз Фасихов исеме бренд кебек, килешәсезме?

– Без инде 15 ел эстрада сәхнәсендә, шуңа күрә бренд буларак формалашканбыз дип уйлыйм. Таныйлар, беләләр. Танылган һәркем үзен бренд буларак тәкъдим итә аладыр.

– Шулай да кайчан карама телевизордан я радиодан ишетелеп тормыйсыз кебек.

– Матди яктан бик күп көч кирәк. Башка бизнесны алсак та, әгәр акча сарыф итәсең икән, шушы инвестициянең, дип әйтик, кире керем кертүен көтәсең. Инвестиция үз-үзен акларга тиеш. Атнасына берничә тапкыр радиодан ишетелү дә хәйран гына тора. Менә шушы ротациягә түләнгән акча бер ел дәвамында кире кайтса, уңышлы инвестиция була. Зарланып утырасым килми, бу – бары тик бизнес кагыйдәсе. Акчаң булса, ишетеләсең һәм таныласың. Танышым бер фикер әйткән иде. Кем икәнен әйтмим. «Радиода еш тыңлатсыннар өчен, я түләргә, я үләргә кирәк», – дигән иде ул. Моны бернишләтеп булмый. Шулай да радиолар белән килешүләрем бар, уйнатмыйлар да түгел. Минемчә, гел ишетелеп торсаң, туйдыра башлавың да бар.

– Эльмира Сөләйманова үлеп китте. Исән чагындагы популярлыгы белән чагыштырсаң, үлгәч, күбрәк яздылар, күбрәк тыңладылар.

– Кеше киткәч, сагынабыз инде... Концертлар куябыз: 5 ел синсез, 10 ел синсез. Хәния апа Фәрхи үлгәч, и сөйләделәр, и чәйнәделәр. Эльмираны тыңлаучы, аны искә алучы тамашачы бар һәм булачак та. Урыны оҗмах түрендә булсын.

– Сез махсус популярлыкны арттыру өчен ниләр эшлисез, яки сез бүгенге дәрәҗәгездән канәгатьме?

– Кем генә үз дәрәҗәсеннән канәгать микән ул?! Тагы да популярлашуга, тагы да үз өлкәңдә оста булуга киртәләр юк бит. Радио белән телевидениедән кала, Интернет та бар бит. Танылуын арттыра алырлык яхшы сыйфатлы материал булган һәр кеше өчен популярлашу мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта әллә нинди мәйданчыкларда җырыңны, клибыңны урнаштырып, үз аудиторияңне арттыра аласың. Теләк һәм максат кирәк.

– Сез ел әйләнәсендә концерт куеп йөрүче артист түгел.

– Менә гастроль эшләрен, концерт куюларны кире кайтарырга уйлыйбыз. Бу инде күптәнге максатым. Җырлар яздырабыз, студиядә эшлибез. Ротацияләрсез дә булмас. Концерт туры белән башка шәһәрләрдә, төбәкләрдә йөреп чыккач, Казаныбызда да куярбыз. Планым шундый.

– Гастроль тормышын башлаганда җырчылар, гадәттә, авыллардан башлый. Сез берәр авыл клубында концерт куяр идегезме, яки сезнең планка – ул шәһәрләр генәме?

– Мин башта район сәхнәләрендә йөреп кайтырга уйлыйм.

– Концертларыгыз Казанда «Пирамида»да үтә иде дип хәтерлим. Бу арада бик күренмәде, ахрысы.

– Бер ике-өч ел Казанда концерт куйганым юк. Башта пандемия сәбәпле, аннан соң әти китеп барды... Хәзер менә махсус операция бара. Шушы вәзгыять мине эмоциональ яктан бик тетрәндерде. Кызганыч, салкын канлырак булып: «Эшләргә кирәк», – дип, бернәрсәгә дә игътибар итмичә, иҗат итүемне дәвам итә алмадым. Эмоциональ халәтемә югалтуларның, төрле кайгылы хәбәрләрнең тәэсире шактый. Мисал өчен, Алмаз абый Хәмзингә концерты алдыннан әтисенең вафат булуын хәбәр итәләр. Ә ул җырчы гына түгел бит, аның концерт программасы юмор белән үрелеп бара. Күз яшен учы белән сөрткән дә, артист маскасын киеп, тамашачысы каршына чыгып киткән. Мин алай булдыра алмыйм. Эмоциональ яктан йомшаграк мин.

– Холкыгызның шушы сыйфатын тәнкыйтьләүчеләр бармы?

– Ялкау, эшләмәскә сәбәп кенә эзлисең, диючеләр бар. Ничек инде, мин әйтәм, концертлар белән йөрисем, тамашачым белән күрешәсем килмәсен?! Минем кебек хыялый иҗат кешесенә сәхнәсез, иҗатсыз бик авыр. Аллаһ боерса, бик тиздән артист буларак тагы да югарырак баскычка менәчәкмен. Тамашачым да көтәдер дип уйлыйм.

– Концертларыгызда катнашачак төркем тупладыгызмы?

– Төркем инде тупланган. Музыкантлар белән җыелып, репетицияләрне башларга исәплибез.

– Төркемгә карата таләпчәнлегегез бармы?

– Бар, чөнки мин музыкантлар белән бер телдә аралаша алам. Алар белән бер-береңне аңлар өчен, белем кирәк, ә ул миндә бар. Хәтта билгеле бер җитешсезлек булса да, тиз арада миңа ничек кирәк булуын аңлатып бирәм. Һәм минем өчен төркемдә бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәттә булу мөһим. Кешелеклелек сыйфаты югалмаска тиеш. Якты уйлар белән яшәгән, мәкерсез кешеләр күбрәк булганда гына дөньясы да яктырак була кебек.

– Билетларыгыз сатылыр микән?

– Суелмаган малның санын бүлмәгез, диләр безнең якта. Эшләп карамыйча, берни дә әйтеп булмый. Дөрес итеп, эшләсәң, концерт оештыру катлаулы булмас, дим. Тормышлар, дөньялар гына тынычлансын иде. Шундый рәхәт яшәгәнбез икән дип уйлап куям кайчак. Күңелләргә тынычлыкны кайтарсын иде Аллаһ Тәгалә. Бигрәк тынгысыз бит бу арада күпләребез. Бу махсус операция һәр гаиләгә, һәр йөрәккә үтеп керде.

– Махсус операциядә булучыларга ярдәм йөзеннән концертлар куйдыгыз.

– «Бердәмлектә – көч» дигән концерт оештырдык, әйе. Билетлардан җыелган акчаларга кирәк-яраклар алып, егетләргә җибәрдек. Барыбыз да булдыра алганча тырышабыз, тик күңелдә тынычлык юк. Шом бар, димме соң. Әле менә, ишетеп-күреп торабыз, җирләр тетри, кешеләр үлә... Борчый. Бер гаепсез, бер гөнаһсыз балалар... Күңел тынычлыгыннан да кадерле нәрсә юк икән бу дөньяда. Аллаһтан шуны сорыйк.

– Сезнең бу адымыгыз җырчының социаль җаваплы булуы турында сөйли.

– Социаль җаваплылык һәркемдә булырга тиештер ул. Һәр кешенең үз эше. Авырлыклар, төрле каршылыклар кешене берләштерә. Районнар, авыллар, гаиләләр ярдәм итә. Кеше кайгысына битарафлык булмаска тиеш икәнен генә төгәл беләм. Шулай ук куркып качканнарны да гаепләмим. Аларны да аңларга була: шушы операциянең максатына төшенә алмаганнардыр. Һәркем үзенчә хәл итә. Ватанпәрвәрлек булырга тиеш инде ул, ни генә дисәң дә...

– Сезгә быел кырык тула. Яшь баруы сизеләме?

– Саннар гына бит ул! Тәҗрибә арта, күп нәрсәгә караш үзгәрә, тик олыгаю бер дә сизелми.

– Сорыйм инде... Әтиегез нидән китеп барды?

– Яман шеш үзенекен итте. Табиблар да, карарларын чыгарып, кайчан китәчәген әйткәннәр иде. Аңлыйсың да кебек, әзер идек тә кебек...Әмма, югалткач, барыбер ышанып булмады. Әле һаман да күңел ышанмый. Югыйсә, мин үзем дә әти кеше, көчле, ике аягында нык басып торучы ир-ат, әмма барыбер бик авыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк