Логотип
Хәбәрләр

Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлый.

Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлый. Аның тәбрикнамәсен бәйрәм вәгазе вакытында РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин җиткерде.

«Рамазан ае тәмамланды. Россия мөселманнары күптән көтеп алган бәйрәмне каршы ала. Ураза бәйрәме изге гамәлләр белән, мохтаҗларны кайгыртып билгеләп үтелә», — диелә котлауда.

«Россиядә Ислам дәвамчылары ата-бабаларының күп гасырлык тарих, дини, мәдәни традицияләренә хөрмәт белән карый, буыннан буынга тапшыра. Мөселман оешмалары ил тормышында актив катнаша, дәүләт һәм иҗтимагый структуралар белән элемтәләрне ныгыта, хәйриячелек, мәгърифәтчелек инициативаларына игътибар белән карый», — дип билгеләп узган Россия Президенты. 

Владимир Путин барча мөселманнарга уңышлар, сәламәтлек, иминлек тели. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк