Логотип
Хәбәрләр

«Тәртип» радиосы кайта!

«Тәртип» халык радиосы 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында, Чаллыда 28 августта 90.2 FM дулкынында эшли башлый. Радионың эшли башлавы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды. 

Күпләр көткән яңалык: «Тәртип» халык радиосы киредән кайта! Ул 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында, Чаллыда 28 августта 90.2 FM дулкынында эшли башлый. Радионың эшли башлавы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды. 

Әлеге радио беренче тапкыр эфирга 2008 елда чыга һәм 2 генә ай эшли. 2014 елда аерым эфир ешлыгында эшли башлый, ә 2 елдан соң ешлыгын югалта. «Болгар» радиосында башта тәүлегенә 3, аннары 6 сәгать «Тәртип» тапшырулары буларак чыга. 

«Тәртип»нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләре буенча, әлеге вакытта радиога коллектив туплау бара. Ул «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында – Декабристлар урамы, 2 йортта урнашачак. 

Радио, нигезен саклап калып, бераз үзгәргән форматта эшли башлаячак. «Аның девизы да «үткән белән көткән арасында күпер салу» дип атала. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, шушы көткәнгә, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү», – диде Ризәлә Исмәгыйлева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк